Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт шоферларын инвалидлар өчен урыннарда парковка өчен 450 000 сумга штрафка тартканнар

Автомобиль йөртүчеләрнең гамәлләре административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.19 статьясына туры килә.

Инвалидлар өчен урыннарда тукталган Әлмәт шоферларына  450 000 сумга якын штраф салынган. Бу ЮХИДИ статистикасы. Автомобиль йөртүчеләрнең гамәлләре административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.19 статьясына туры килә. 

Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: «Инвалид» билгесе куелган транспорт чараларын йөртүчеләрнең инвалидлыкны билгеләү фактын раслаучы тиешле документлары булырга тиеш.

Югыйсә штраф яный. Автоинспекторлар тематик рейдларга чыга башлаганнан бирле, тиешле булмаган урыннарда тукталырга яратучылар санының берничә тапкыр артуын ачыклаган. Инспекция мәгълүматлары буенча, бүген штрафлар саны 90га җитә. Июль азагында 20 тирәсе булган.

"Инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда тукталыш  кагыйдәләрен бозган өчен  5000 сум күләмендә штраф каралган, шул ук вакытта хокук бозучының транспорт чарасы тоткарлана", – дип хәбәр итте Әлмәт муниципаль районы ЮХИДИ идарәсе начальнигының урынбасары Андрей Лиманский.

Ә транспортны конфискацияләү һәм соңгысын штрафстоянкага китерү машина хуҗасына тәүлегенә 1000 сумнан артып китәргә мөмкин. 

"Инвалид" билгесен законсыз файдаланган өчен 5000 сум күләмендә штраф каралган. Законсыз куелган билге конфискацияләнергә тиеш", – дип ассызыклады район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Лиманский.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса