Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәрләренең суд приставлары белән бергә уртак рейдлары уза

Рейд барышында бер атна эчендә 13 автомобильгә арест салынган.

Әлмәттә суд приставлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда түләмәүчеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Бу хакта РФ Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр автомобильләрнең дәүләт номерлары буенча хуҗаларының бурычларын билгеләргә мөмкинлек бирүче «Юл приставы» комплексыннан файдалана.

"Әйтик, рейд чаралары барышында бер атна эчендә 13 автомобиль  алынды. Аларның хуҗалары салым түләүләре, алиментлар, кредит оешмалары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар туплаган", – диелә анда.

Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсендә  үз бурычларыгызны вакытында тикшерергә һәм түләргә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса