Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә җәяүлеләр кичүендә өч баланы таптата язган машина шоферы җаваплылыкка тартылган

Балалар белән шулай ук профилактик әңгәмә үткәреләчәк, аларга юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.

"2022 елның 12 апрелендә 15.44 сәгатьтә, Шевченко урамы буенча 98 нче йорт каршында "Опель Астра" автомобиле белән идарә итүче шофер светофорның тыелган сигналына үтеп, көйләнә торган җәяүлеләр кичү юлы буенча светофорның рөхсәт итү сигналына юл аркылы чыгучы өч балигъ булмаган җәяүлегә  өстенлек бирми. Оператив-эзләү чаралары барышында машина йөртүче билгеләнде һәм административ җаваплылыкка тартылды", - дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегендә. Балалар белән шулай ук профилактик әңгәмә үткәреләчәк, аларга юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.

 

Реклама

 

Фото: социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса