Җәяүлеләр кичүе аркылы чыккан әлмәтлене машина бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле тән җәрәхәте алган.
Әлмәттә машина йөртүче югары тизлек белән җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдерә.
Ханым юлга чыга, автомобильләрнең берсе аны юл биреп үткәрә, ул хәрәкәтен дәвам итә. Юл уртасына килеп биткәч, аны югары тизлектә килүче икенче машина бәрдерә.
34 яшьлек хатын-кызның юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бот сөягенә зыян килгән. Аны хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа