Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле әлмәтле хөкем ителде

Әлмәт шәһәре прокуратурасы 46 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта узган елның 29 июнендә хөкем ителүченең исерек хәлдә булуы, салонында 5 пассажир булган «ВАЗ-213100» маркалы автомобиль белән идарә итүе ачыкланган, шул исәптән балалар өчен махсус җайланмасыз утырган 2018 елгы кечкенә бала да булган.

"Казан-Оренбург" автомобиль юлының 236 километрында әлмәтле автомоблиь белән аек булмаган хәлдә идарә итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыгып сулга борылганда, каршы як полоса буенча хәрәкәт итүче «ГАЗ-32213» маркалы автомобильгә юл бирми. Нәтиҗәдә, һәлакәттә гаепләнүченең машинасы кюветка барып каплана.

Кечкенә пассажир һәлакәт урынында вафат була, салонда булган тагын ике кеше авыр тән җәрәхәтләре ала.


Шул ук вакытта элек хөкем ителүче 1 елга һәм 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Суд утырышы барышында ул үз гаебен тулысынча таныды, кылган гамәлләре өчен үкенүен күрсәтте.

 Аңа, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, колония-поселениедә 6 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса