Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгында Чаллы-Әлмәт трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләделәр

Фаҗига бүген, 20 гыйнварда иртәнге сәгать 8дә Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 27 чакрымында булды.

1984 елда туган Hyundai Solaris шоферы Чаллы ягыннан Зәй ягына бара.

Күпмедер вакытта ул КамАЗны узып китә башлый, тик үз полосасына "каршы яктан" әйләнеп кайткач, автомобиль йөртүче идарәне югалта һәм машина каршы якка хәрәкәт итүче Scania фурасына килеп бәрелә. Шуннан соң Hyundai шулай ук үз  юнәлешендә хәрәкәт итүче КамАЗ белән дә бәрелешә.


"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Хендай" автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Хәзерге вакытта вакыйга урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, бу хәлнең шартлары ачыклана", диелә ведомство хәбәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса