Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Калайчы көне» генә булса икән...

Агымдагы елның 10 аенда шәһәрдә һәм районда 113 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 кеше үлгән, 147 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Ноябрь ае исә гадәттә «калайчы көне» белән аерылып тора. Аңа китергән факторлар явым-төшем, һава температурасының үзгәрүе аркасында асфальт өслегенең бозлануы гына димәс идем. Иң беренче чиратта ул руль артындагыларның аңлылыгына - машина тәгәрмәчләрен вакытында алыштыруларына бәйле. Әмма еш кына югары тизлектә йөрергә яратучылар, игътибарсыз шоферлар гаебе белән калайчыларның гына эше артмый шул. Күп вакыт юл-транспорт һәлакәтләре аянычлы тәмамлана.

3 ноябрьдә 16.20 сәгатьтә Миңлебай авылының Ф. Кәрими урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. ЛИФАН-215800 автомобиле руле артындагы 2002 елгы егет юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, тиешле тизлекне сакламыйча, 1984 елгы җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле шулай ук кагыйдәләрне бозып, транспорт чаралары хәрәкәте уңаена юл кырыеннан бара торган була. Нәтиҗәдә хатын-кыз вакыйга булган урында җан тәслим кыла.

Шушы ук көнне Әлмәттә дә җәяүлене бәрдерәләр. Кичке ун тулганда Ленин урамындагы 11 нче йорт каршында ВАЗ 111840 (Калина) автомобиле руле артындагы 2000 елгы егет көйләнелми торган җәяүле кичүен узганда аннан чыгып килүче 1962 елгы җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүчене медсанчастька озаталар. Ул шул ук төндә реанимация бүлегендә аңына да килә алмыйча җан бирә.

7 ноябрь көнне 19.30 да Яр Чаллы - Әлмәт юлында 1993 елгы ир-ат идарә иткән КАМАЗ 43118 автомашинасы Рус Акташына таба барганда борылышта каршыга килүче KIA CEED автомобиленә өстенлек бирми. Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машинаның 1988 елгы шоферы имгәнүләр белән медсанчастьның кабул итү бүлегенә китерелә. Аңа амбулатор дәвалау бил-геләнә.

Шулай ук 7 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә Р. Фәхретдин урамындагы 24 нче йорт каршында Рено Дастер автомобиле шоферы (1978 елгы) тиеш булмаган урында юлны аркылы чыгып килүче 1992 елгы җәяүлене бәрдерә. Имгәнүләр алган ир-атны медсанчастьның нейрохирургия бүлегенә салалар.

8 ноябрьдә көндезге унберләр тирәсендә Әлмәт - Чупай автоюлыннан килеп боҗралы юл чатына кергәндә КАМАЗ 6520-63 автомобиле хәрәкәт уңаена юл читенә төшеп каплана. Сәбәбе - руль артындагы 1961 елгы ир-атның тизлек режимын сакламавы. Нәтиҗәдә аның гомере өзелә.

12 ноябрьдә иртәнге алтыда Әлмәт - Мөслим юлында яшь кешенең гомере өзелә. 2001 елгы егет ВАЗ-211440 автомобилендә Әлмәткә таба килгәндә куркынычсыз тизлекне сакламый. Нәтиҗәдә руль белән идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм КАМАЗ-780542 белән (шоферы 1979 елгы) бәрелешә. ВАЗ шоферы урында ук үлә.

13 ноябрьдә кичке дүр-тенче яртыларда Казан – Оренбург юлында TOYOTA LAND CRUISER автомобилен йөртүче (1988 елгы) тизлек режимын сакламыйча, каршы хәрәкәт полосасына чыгып, LADA GFL110 VESTA (шоферы 1992 елгы) белән бәрелешә, аннары LADA VESTA автомобиленә зыян китерә (шоферы 1977 елгы). Нәтиҗәдә LADA GFL110 VESTA руле артындагы 1992 елгы хатын-кыз урында һәлак була. LADA VESTAның 1997 елгы пассажиры мед-санчастьның реанимация бүлегенә китерелә.

14 ноябрьдә иртәнге тугыз тулып килгәндә Түбән Мактама - Актүбә юлында юл-транспорт һәлакәте була. СУЗУКИ SX4 автомобиле (руль артында 40 яшьлек хатын-кыз) Азнакайдан Әлмәт юнәлешендә зур тизлектә барганда кюветка төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә баш миенә, күкрәк читлегенә зыян килгән ханымны медсанчастьның кабул итү бүлегенә китерәләр.

Юлларда сак булыгыз! Шуны онытмасагыз иде: сезне өйдә якыннарыгыз көтә!

 

Гөлфия Ханова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса