Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын бер машина йөртүче хөкем ителде

Ир-атка 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде һәм ул тагын 2,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Әлмәт шәһәр судында исерек шофер эшен карадылар.

Хөкем ителүче Александр Лисин, тикшерү барышында белдергәнчә, беркайчан да автомәктәптә укымаган һәм машина йөртү таныклыгын кулда тотмаган. Ә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән.

"2020 елның 5 сентябрендә  административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм 10 тәүлеккә административ кулга алынган", – дип хәбәр итте прокурор.

Бу аның законны беренче бозуы булган. Икенчесе  бер елдан соң булган. 4 июльдә хөкем ителүче эштән соң ял итәргә булган. Төшке аштан соң 400 миллилитрга якын аракы, ә кичен 3 литр сыра эчкән. Төнлә машинасын ишегалдына куярга карар кыла. Ишегалдыннан чыкканда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Шулай итеп, аңа карата 264.1 җинаять маддәсе буенча эш кузгатыла. Җинаять эшен А. Лисин  судтан аерым тәртиптә карауны сорады, ягъни, тикшерү вакытында хөкем ителүченең шәхесе генә тикшереләчәк.

"Суд урында эшне карауның аерым тәртибен туктатырга карар итте", – дип билгеләп үтте судья.

Суд тикшерүеннән соң һәм фикер алышудан соң, суд карар кабул итте. Ир-атка 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләделәр һәм тагын 2,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса