Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын бер әлмәтле хөкем ителде

Ир-атны шәһәрнең  Совет урамындагы 210-нчы йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан.

Әлмәттә җәмәгать судьясы 7 сентябрьдә К. Р. Рамазановка карата административ хокук бозу турында эш карады, дип хәбәр итә районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе.

Хөкем ителүче август аенда 2.56 сәгатьтә  исерек хәлдә машина руле артына утырган. Совет урамында 210-нчы номерлы йорт янында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Хокук саклаучылар ир-атка административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр.


Эшне караган вакытта Рамазанов исерек килеш руль артына утыруын һәм гаебен таныган. Шулай ук бу  тикшерү акты һәм шаһитларның язмача аңлатмалары белән раслана.

Суд ирне гаепле дип тапкан. Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Карарга Әлмәт судында әлеге карар кабул ителгәннән соң 10 көн эчендә шикаять бирергә мөмкин.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса