Әлмәттә иң тәртипле машина йөртүчеләргә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды
Статистика буенча, быелның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 286сы тән җәрәхәтләре алган.
Автоинспекторлар һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе хезмәткәрләре гадәти булмаган рейдка чыктылар. Машина йөртүчеләрне бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшыру өчен туктаттылар. Алар барысына да түгел, ә иң тәртипле йөртүчеләргә һәм аларның балаларына гына тапшырдылар. Әлмәттә «Бала – төп пассажир» профилактик акциясе узды. Ул " Игътибар-балалар!" республика акцияләре кысаларында үткәрелде. Шул рәвешле машина йөртүчеләргә балаларның иминлеге – аларның җаваплылыгы турында искә төшерәләр.
23 августтан 5 сентябрьгә кадәр республикада " Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында машина йөртүчеләрне балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга тикшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа