Әлмәттә 268 машина йөртүчене штраф түләмәгән өчен җаваплылыкка тартканнар
Машина йөртүчеләргә штрафларны вакытында түләргә киңәш итәләр.
2021 ел башыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге закон белән билгеләнгән вакытта административ штраф түләмәгән өчен 268 машина йөртүчене җаваплылыкка тарткан. Бу хакта бүлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Исегезгә төшерәбез, административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штраф түләү срокларын бозган өчен җаваплылык каралган», –дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Валерий Гыйздәтуллин.
Административ штрафны вакытында түләмәгән өчен ике тапкыр түләнмәгән административ штраф суммасы күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф яный.
Шулай ук унбиш тәүлеккә кадәр административ арест яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр кулланылырга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа