Әлмәттә машина йөртүче үсмерне таптатып, һәлакәт урыныннан качкан
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле «Татнефть» медсанчастенә озатылган.
7 июньдә 17.40 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы 98 нче йорт янында, "Нефтьче" мәдәният сараеның парковка мәйданчыгында машина йөртүче артка таба хәрәкәт иткәндә һәм 2010 елда туган җәяүлене бәрдергән, шуннан соң ачыкланмаган автомобильдә һәлакәт урынын калдырып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia