Рус Акташы-Азнакай автоюлында ремонт эшләре башланды
Татарстанда юлчылар Рус Акташы-Азнакай төбәк автомобиль юлын ремонтлый башладылар.
Эшләрне «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча башкарачаклар, дип хәбәр итә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Азнакай районында 65,4 км дан 68 км га кадәр автомобиль юлы участогында эшчеләр Европа стандартлары нигезендә яңа ГОСТ буенча эшләнгән югары сыйфатлы асфальтобетоннан яңа катлам җәячәк.
"Белгечләр трассаның нигезләрен торгызачаклар һәм беркетәчәкләр, ике яктан 1,5 метр юл кырыйларын ныгытачаклар. Хәзерге вакытта булган асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре бара", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Рус Акташы-Азнакай юлы ике хәрәкәт полосасыннан тора һәм аның киңлеге 7 метрны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа