Әлмәттә Лада автомобиле чокырга төшеп киткән
Күптән түгел бу урында ремонт эшләре алып барылган булган.
Әлмәттә 8 нче март урамындагы 11 нче номерлы йорт янында чокырга Лада Калина төшеп киткән. Күптән түгел ремонт эшләреннән соң траншеяны грунт белән каплаган булганнар. Машина узып барганда грунт юылып, машина чокырга төшеп утырган. Машина йөртүчегә урамда узып баручылар автомобильне тартып чыгарырга ярдәм итә алмаган.
Автомобиль хуҗасы 112 номерына шалтыратып, юл-патруль хезмәтен чакырырга мәҗбүр булган. Полиция хезмәткәрләре әлеге очракны юл-транспорт һәлакәте дип рәсмиләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia