15 яшьлек яшүсмер мотоциклда велосипедчыны бәргән [+ФОТОЛАР]
Велосипедтагы 30 яшьлек егет үлгән.
"Иж Юпитер" мотоциклын иярләгән яшүсмернең таныклыгы булмаган, өстәвенә ул исерек хәлдә дә булган. Мамадыш районында төнге 12 ләр тирәсендә дусты белән урам әйләнгән яшүсмер тизлекне арттыру нәтиҗәсендә юл читеннән баручы велосипедчы өстенә менә. Зыян күрүче урында ул вафат була. Руль артындагы яшүсмернең үзенең дә баш сөягенә, күкрәк читлегенә каты зыян килә. Пассажир дустының табан асты сына. Икесе дә хастаханәгә озатыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа