Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Ватан » һәм «намус» сүзләре кадерле төшенчә

Армия сафларында Әфганстанда хезмәт иткән, хәрби бурычларын намус белән үтәгән батырлар турындагы язмаларыбызны дәвам итәбез.

Әфганстанның таулы-ташлы, утлы юлларын гади-дус халыкка ярдәм итәбез дигән ышаныч белән үткән якташыбыз Андрей Бочкарев шушы көннәрдә редакциябездә кунакта булып китте.

Әлмәттә туып-үскән егет 7 нче мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамлап, училищега укырга керә. Биредә егет эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Училищеда яхшы укыганы өчен Андрейны юллама белән Мәскәүнең индустриаль-педагогик техникумына укырга җибәрәләр. Озак та үтми, 1985 елда Андрей Бочкаревны армия сафларына алалар һәм ул башка егетләр белән бергә Ташкентның укыту частена эләгә. Монда инде ул ярты еллап радистлыкка укый.

- Ташкентта хезмәт иткәндә үк безне Әфганстанга әзерләгәннәрен белә идек - шулай булып чыкты да. Ташкенттан Кандагарга очтык, аннан Лашкаргахка килдек. Биредән инде безне үзебезнең частька - Фарахрудка алып киттеләр. 1986 елдан алып 1987 елга кадәр хезмәтем шушында үтте. Ташкенттагы кызу һава торышына өйрәнеп беткәнлектән, Әфганстандагы челләгә тиз яраклаштык. Дусларым Алексей Лукин, Сергей Бессонов белән гел бергә булдык, бәлки шуңа да авырлыклар сизелмәгәндер дип уйлыйм. Мин үзем спецназга - җиденче махсус билгеләнештәге батальонга эләктем. Безнең төп бурычыбыз - Гыйрак чикләреннән үтеп кергән кораллы кәрваннарны кулга төшерү иде. Караңгыда юньле кеше йөрми, үзегез аңлыйсыз, ә боевиклар нәкъ менә шул вакытны сайлый. Без аларга каршы БТРларга төялеп 20 егеттән торган төркем булып оешып чыгабыз, я булмаса безне «вертушка»ларга төяп билгеле урынга «ташлыйлар» иде. Әлбәттә, җиңел түгел - кызу, авыр, бар боеприпасларны, азык-төлекне, суны үзебездә ташыйбыз бит әле. Шулай көн артыннан көн үтә торгач, ничектер күнегелде. Хәзер инде әфган җирләрен, анда гомер итүчеләрне күздән кичереп, биредәге тормыш белән дә танышу өчен вакыт таба башладык. Әфганстандагы контраст күренешләрне күреп гаҗәпләнә идек - җирне халык агач сукалар белән сөрә, ә янәшәдәге Фарах шәһәрендә Союзда дефицит булган япон аудиотехникасына кадәр сатып алырга була. Безнең батальон торак пунктлардан читтә урнашкан, аны көне-төне саклый идек.

Техниканы кертеп кую өчен траншеяларны да үзебез казыдык, ашарга да үзебез пешердек. Күпчелек консервланган ит, маринадланган, порошоклы бәрәңге белән туклансак та, үз пекарнябызда пешкән ипинең хуш исле тәме әле дә тел очында тора. Яшәү шартлары сизелерлек авыр иде - мунча булмаганлыктан, кышын да, җәен дә елгада юындык. Төрле хәлләр булды инде. Без, 18-19 яшьлек әзмәвердәй егетләр, энергия ташып тора, хезмәт тә итәбез, үзебез арасында сугышып та алабыз, аннан яңадан дуслашабыз. Офицерлар бик яхшы иде, алар һәрвакыт безгә дустанә мөнәсәбәттә булдылар. Үзәк өзгеч, үкенечле хәлләргә дә тарыдык. Без задание үтәргә чыкканда күпчелек маскировка өчен әфган формасын кия торган идек. Шулай бервакыт берничә егет үзләре белән трофей булган гранатометны алып чыктылар да тикшереп карарга булдылар. Атып та җибәрделәр - ул шунда ук шартлап, төрле якка чәчелде. Егетләребез коточкыч яралар алдылар, берничәсенең кул-аяклары өзелде... Частебызныбомбага тоту өчен куелган йөзләгән снарядларны да берничә мәртәбә  зарарсызландырырга туры килде. Ә бервакыт БТРда барганда без ут астына эләктек, яраланучылар булды, мин исә контузия алып котылдым. Әлеге мизгелләрне оныту мөмкин түгел. Аннан соң безнең частька атаклы җырчылар да килеп чыгыш ясый иде бит әле. Мин үзем Лев Лещенко концертын карадым. Ә менә Розенбаум килгәндә хәрби заданиедә булырга туры килде. 

Хезмәтемне тәмамлагач, 1987 елны демобилизацияләнеп, башта Мәскәүгә, аннан Әлмәткә кайттым. Мин кайтуга инде Мәскәүдәге техникумны япканнар иде, кызганыч, укуымны дәвам итә алмадым. Шул үзем сайлаган эретеп ябыштыручы һөнәре буенча гомерем буе эшләдем. «АКСМ» предприятиесе минем өчен зур тормыш һәм тәҗрибә мәктәбе булды. 24 яшем тулганда өйләндем, тормыш иптәшем Любовь Николаевна белән 34 ел бергә матур гына яшәп ятабыз менә. Кызым һәм улым бар. Улым һәм киленем безгә оныклар бүләк иттеләр, шуларга куанып гомер кичерәбез. Дача сатып алдык, хәзер инде күп вакытны шунда үткәрәбез. Пенсиягә чыккач татынып торганым юк, әле дә эшлим. Бүгенге көндә «Намус» предприятиесендә хезмәт куям. 2009 елдан башлап «Хәрби туганлык» оешмасында. Соңгы елларда махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итү юнәлешендә эшлибез. Шулай, тормыш дәвам итә. Әле менә соңгы вакытта иҗат белән шөгыльләнәм - рәсем ясыйм. Монысы инде күңелем халәте дияр идем. Тормышта һәркемнең үз юлы, үз кыйбласы бар. Минеке менә шундый булган. Беләсезме, мин беркайчан да әллә нинди баш катырырлык четерекле сорауларга җавап эзләмәдем, сәяси проблемаларга кереп китмәдем. Мин - гади солдат, Ватаным куйган бурычны намус белән, җиренә җиткереп үтәдем, шул гына. Бүгенге яшьләргә дә үз илләренең чын патриотлары булып үсүләрен телим, - дип тәмамлады сүзен Әфган ветераны. 

Сугыш авырлыкларын күргән, үлем белән кара-каршы очрашкан, иң якын сугышчан иптәшләрен югалтып, күңелләрендә гомерлек юксыну, сагыш йөрткән, бүгенге көндә үрнәк тормыш корып, тыйнак кына яшәп ятучы шушындый батыр йөрәкле шәхесләрнең даны мәңгелек. Андрей Бочкаревка һәм кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан барлык якташларыбызга да бары тик исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм матур тормыш теләп калабыз. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса