Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Ул безнең дә киңәшче

Аңарда тәрбияләнүчеләр һәрберсе үзен шәхес итеп тоя, яшьләре шактый кечкенә булуга карамастан зурларча фикер йөртә. Бу, һичшиксез, тәрбияченең хезмәт җимеше.

Һәр баланың үзенә генә хас булган күңел кыллары аша йөрәгенә юл яру мөһим. Ә ул кыллар гади генә түгел, аз гына саксызлык күрсәттеңме, өзелүен көт тә тор. Үз эшенең осталары әлеге кылларда шулкадәр яхшы уйный ки, хәтта дистәләгән кыл бер уен коралына берләшеп матур бер көйне көйли башлый. Тәрбияче көе ул. Күкләрдән бирелгән бу сәләтне бернинди акчага сатып алып та, сатып та булмый. Ул көйне уйнар өчен зур тәҗрибә дә, киң күңеллелек, олы йөрәк тә, балаларны чын күңелдән ярату да кирәк. Ә безнең 48нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Талип кызы Биктимеровада әлеге сыйфатларның барысы да бар. Кичен өенә кайтып барган сабыйның: "Мине бит әле Әлфия Талиповна кочакламады", - дип өзгәләнүе үзе күп нәрсә турында сөйли түгелме?
11нче сыйныфны тәмамлагач, педагогия институтында белем эстәп, хезмәт юлын мәктәптә башлап җибәрә ул. Язмыш аны балалар бакчасына алып килә. Яңа уку елына кадәр генә дип эшкә керешкән Әлфия Талип кызын кечкенә балалар шулкадәр әсир итә ки, балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган 20 ел гомер сизелми дә үтеп киткән. Хәер, ул язмышының мондый борылыш алуына үкенми. Тырышып хезмәт куя, сабыйларга зур тормышка тәүге адымнарын ясарга ярдәм итә. Аның тормыш девизы да юкка гына "Тырыш хезмәт кенә барысын да җиңәргә сәләтле" түгел ич. Олпат тәрбияче буларак, кечкенәме, зурмы - балаларның уңышлары, җиңүләренә куана белә, моның белән исә ул алар күңеленә шәфкатьлелек, изгелек орлыклары сала, бер сәбәпсез булган курку хисен җиңеп чыгарга булыша. Һәр бала күңеленә юл табып, аның теләкләре, кызыксынулары белән исәпләшү шәхес тәрбияләү юлында мөһим чара дип саный ул.
Уңышларның барысы да хезмәттәше Марина Михайловна Рудницкая белән иңгә-иң куеп эшләү нәтиҗәсендә ирешелә.
Һәр сабыйның язмышын йөрәге аша уздырган тәрбияче өчен югары технологияләр заманында компьютерның балаларны "йотуы"да - борчулы мәсьәлә. Бу исә кечкенәләрнең үзара тыгыз аралашуына киртә дигән сүз. Биредә аларга ата-аналар ярдәмгә килә ала. Өлкәннәр балалар белән уртак уеннар, сорауларына җавап би- рү рәвешендә ешрак аралашсалар, күбрәк китаплар укысалар, киләчәк буын тәрбиясендә шактый гына саллы адым булыр иде дип саный ул. Үз эшендә өстенлекле юнәлеш итеп балаларның үсешенә ата-аналар белән хезмәттәшлек итү аша ирешүне куя.
Әлфия Талип кызы балалар өчен генә түгел без, ата- аналар өчен дә тәрбия үрнәге. Ул киңәшче дә, авыр вакытта ярдәмче дә, юл күрсәтүче дә, ахыр чиктә дус та. Мондый тәрбиячеләр булганда киләчәгебез иманлы, инсафлы балалар кулында булачагына шик юк.
Хезмәттәшләре, балалар бакчасы җитәкчелеге тарафыннан зур ихтирам казанган тәр- биячебезгәгә җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да булган эшендә иҗади уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләп калабыз.
Ләйлә Зәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250