Шагыйрь-төзүче
Бар иде ди Чупай тау, Ташлары бигрәк затлы.
Кими тау күз алдында,
Үсә шәһәр күп катлы.
Бар иде ди Чупай тау,
Бөркет ял иткән кунып.
Эзләмәгез, тапмассыз,
Күчте ул шәһәр булып.
Шагыйрь Әдип Маликовның 1956 елда иҗат иткән «Ташчы» поэмасында сурәтләнгән данлыклы Чупай тавы инде булмаса да, төрле өлкәләрдә зур уңышлар казанган ул-кызларны тәрбияләп үстергән Чупай авылы, шөкер, бүген дә яши. Шушы авылның асыл улларыннан берсе - әлеге затлы Чупай ташларыннан үз куллары белән булачак нефтьчеләр каласын төзүдә катнашкан Рәис Кашапов.
Язмыш җилләре аны кайларда гына йөртмәгән. Башлангыч мәктәпне туган авылы Чупайда, җидееллыкны күрше Мәмәттә тәмамлаган үсмер белемен арттыру турында хыялланса да, ил өстенә килгән зур афәт барлык уй-хыялларын челпәрәмә китерә. 12 яшендә тормыш арбасына җигелергә, фронтка киткән әтисе урынына гаилә турында кайгыртырга туры килә.
Үсмер егетнең сугыш елларындагы тырыш хезмәте тиешле бәясен ала: район башкарма комитеты рәисе аңа медаль тапшыра.
Әмма белем алу теләге һич тә сүрелми. Тик кая барырга? Халык хуҗалыгын торгызу өчен авыл яшьләрен завод-фабрика училищеларына чакыру хәрәкәте киң җәелдерелә. Чупай авылы егете Рәис Кашапов та тәвәккәлләп еракка - Кемерово өлкәсенә юл тота. Ярты елда тиешле белем алып, Прокопьевск шәһәрендәге шахталарның берсендә эшли башлый. Шахтер һөнәренең михнәтләрен үз җилкәсендә татый яшь егет. Бәхеткә, тормыш тоташ караңгы төсләрдән генә тормый, күңелле мизгелләр дә була. Биредә Рәис Кашапов үзенең мәхәббәтен очрата. Роза исемле чибәр кызга өйләнеп, алты дистә елдан артык матур гомер кичерәләр, берсеннән-берсе уңган һәм тырыш балалар үстерәләр.
Туган ягында «җир мае» алына башлау турындагы хәбәр ерак кузбасс якларына да барып ирешә. Гаилә башлыгы озын-озак уйлап тормыйча, төенчекләрен җыеп, хатыны һәм кечкенә кызы белән туган якларына кайтып төшә.
Әле Әлмәтнең кала түгел, ә сала чагы. Тик инде ул элеккеге кебек түгел: авыл умарта күчен хәтерләтә. Илнең төрле почмакларыннан төрле һөнәр ияләре килеп урнашкан.
Әлмәтнең республикабызда зур сәнәгать үзәкләренең берсенә әйләнүе өчен нефтьчеләр генә түгел, бик күп төрле һөнәр ияләре зур өлеш кертте. Бораулаучыларга, нефть чыгаручыларга, скважина «табибларына» эшләр өчен тиешле шартлар булдыру да мөһим. Рәис Кашапов Әлмәт каласын төзегәндә беренче башнялы кранны монтажлаучыларның берсе булуы белән чиксез горурлана. Әлеге кранны Бөгелмәдән алып кайталар. Көйләвен көйлиләр, тик аны эшләтү өчен рөхсәт кәгазе юк. Казанга мөрәҗәгать итеп карыйлар, җавап - юк. Ниһаять, ут-күрше башкортлар ярдәмгә килә. Уфадан белгечләр килеп, махсус курслар үткәрәләр. Иң мөһиме - кулга төзелеш краннарын файдаланырга рөхсәт бирүче таныклык алына. Бу моннан нәкъ алты дистә ел элек - 1953 елда була.
Үзе салган беренче объектны - клуб бинасын ветеран бүген дә хәтерли.
Туган авылы Чупай янындагы кыйммәтле төзелеш турында революциягә кадәр үк билгеле булган. Кечкенә генә таш артеле үзләре өчен кирәкле күләмдә таш кискән, эшкәртеп амбар-келәтләр, йортлар да салган. Сугышка кадәр төзелгән Әлмәт район башкарма комитетының бинасы да әлеге Чупай ташыннан төзелгән.
Ә инде узган гасырның 50-60 нчы елларында Әдип Маликов сурәтләгән затлы таш шәһәр булып күчә. Әлмәттә алар бүген дә бик күп, дөрес, хәзерге вакытта аларның күбесен танырлык түгел, чөнки капиталь ремонт вакытында тышкы кыяфәтләре үзгәртелде.
Әлмәтнең төзелеш оешмаларында эшләп, бай тәҗрибә туплаган Рәис Кашаповны 70 нче еллар башында Чулман буендагы борынгы Алабуга каласында оешып килгән механикалаштырылган эшләр идарәсенә җитәкче итеп җибәрәләр. Бирегә вакытлыча - эшләрне оештырып җибәрү өчен генә килгән булса да, бөтенләйгә төпләнеп кала. Гүзәл табигать: калын кара урманнар, ямьле Чулман буйлары, ямь-яшел болыннар, гаҗәеп күңелле кешеләр аны әсир итә. Алабуга да аны үз итә. Борынгы каланың яңа урамнарында да йортлар Чупай ташыннан салына.
Күпме иҗат кешесенә илһам биргән бу калада Рәис кашаповның да иҗат белән ныклап мавыгып китүе бер дә гаҗәп түгел. Ул «Чулман» әдәби-иҗат берләшмәсенең активистларыннан берсе. Рәис абый белән танышуыбыз да аның иҗаты белән бәйле. «Татнефть»нең «Рухият» рухи яңарыш фонды Татарстанның нефть районнарында яшәүче, Язучылар берлегендә әгъза булып тормаган шагыйрьләрнең күмәк җыентыгын әзерләгән чорда аның белән аралашырга туры килде. 2001 елда нәшер ителгән «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» дип аталган җыентыкта дүрт чулманлының, шул исәптән Рәис Кашаповның да шигырьләре урын алган.
Шигъри җанлы төзүче-инженерның беренче иҗат җимешләре Алабугада «Чулман язлары» җыентыгында басыла. Аннары якташларына багышланган язмаларын «Авылым яме» исемле китапка туплап чыгаралар. Берничә елдан «Якташларым яктысы», «Язмышлар кочагында» дигән китаплары да дөнья күрә. «Бу гаҗәеп интеллектуаль акылга бай, искиткеч тирән тарихлы авылның кешеләрен бер җиргә туплап, бер китап итеп чыгармасаң, бик зур гөнаһ булыр иде. Рәис Кашапов тулы бер институт эшләргә тиешле олы күләмле эшне башкарып чыккан», - дип яза «Язмышлар кочагында» китабына кереш сүзендә язучы Рахмай Хисмәтулла.
Туган ягына мәхәббәтен Рәис ага җыр аша да ирештерә. «Кайтам инде» шигыренә адашы - Әлмәтнең күренекле композиторы Рәис Нәгыймов матур көй яза. Әлеге җырны тәүге тапкыр Чупай авылында үзешчән җырчы Марсель Шәймөхәммәтов башкара. Туган авыллары турында шундый матур җыр иҗат иткәннәре өчен чупайлылар авторларга чиксез рәхмәтле.
Наилә Ганиева
Фотолар Рәис Кашаповның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа