Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

“Нечкәбил” бәйгесендә тавыш биреп, якташыбызны яклап чыгыйк!

Быел республикакүләм "Нечкәбил" бәйгесендә Әлмәт данын Диләрә Гыймранова яклаячак.

Нечкәбил - хатын-кыз матурлыгын, гаилә төшенчәсен һәм аналарның назын ачып сала торган иң зур бәйгеләрнең берсе. Ел да Әлмәт районыннан да биредә катнашучы көчле рухлы гүзәл затлар табыла. Быел исә бәйгедә Р. Фәхреддин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова катнаша. Әйдәгез, аның өчен http://www.nechkebil.ru/voting?layout=category сайтына кереп тавыш бирик. Тавышны һәр көнне бирергә була.

Диләрә Гыймранова кебек тырыш, сәләтле һәм намуслы хатын-кызларны бөтен республика белергә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса