Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мин ахыр ноктаны куймадым...

Ефәк яулыклы укытучы-шагыйрә Энҗе Һилалетдин кызы Мөэминованың тууына 100 ел.

1961 елда «Ефәк яулыгым» исемле шигырьләр җыентыгы әдәбият мәйданына яңа шагыйрә килүе турында аваз сала. 

Энҗе Мөэминова диюгә, минем күз алдыма кояшлы сентябрь, бакчадан гына өзеп алган кашкарыйлар тоткан, сумкаларын аркаларына аскан малайлар, сумка тоткан ак алъяпкычлы кызлар һәм безне каршы алган укытучы апа күз алдына килә. Анда шатлык, анда бераз оялу… һәм җыр.

Безне сөйде, безгә белем бирде,

Рәхмәт аңа изге эше өчен...

Бу җырны җырлап ничә буын бала мәктәп ишеген ачып керде икән?! Саны юктыр. Әйе, еллар буе күңелләрдән китмәслек сүзләр иҗат итәр өчен аерым бер үзенчәлекле талант кирәктер шул. Энҗе апа татар әдәбияты тарихында балалар шагыйрәсе булып үз урынын тапкан кеше. Юк, укытучы-шагыйрә булган өчен генә түгел. Балалар белән эшләү генә сине балалар шагыйре итми. Син алар югарылыгына күтәрелергә, дөньяны алар күзлеге аша күрергә, гали дәрәҗәдә гади һәм тапкыр булырга кирәк. Энҗе апада шул сыйфатларның барысы да бар иде.

Башкалада яшәп иҗат итүче балалар шагыйрьләре Шәүкәт Галиев, Әминә Бикчәнтәевалар югарылыгында, авылда яшәп иҗат итү - ул инде күп нәрсә турында сөйли. Табигатьтән бирелгән талантка тырышлык та өстәлә.Габдрахман да бит әле ул вакытта бүгенге түгел иде...

Без гадәттә поэзиягә тел, әдәбият, музыка,рәсем сәнгате якынрак дип уйларга күнеккәнбез. ӘЭнҗе апаның иҗатында шигърият белән математика бер булып, бәйләнеп килә. Баксаң, шул икесен бергә янәшә яшәтү, алар янына хатын мәхәббәтен, ана назын, оныкларга әби җылысын да кушсаң, үзе бер сәнгать әсәре була түгелме соң?

Гомумән, Энҗе апаның иҗаты башкаларныкыннан рифма-ритм ягыннан да, төзелеше, калыбы ягыннан да, тематик яктан да шактый аерылып тора. Туган ил, Ватан, батырлык, сугыш кырында мәңгелеккә ятып калган яшьтәшләренең язмышы, толлык газабы - менә аның иҗат кыйбласы шул иде. Сугыш бүтән кабатланмас дигән зур өмет, нык ышаныч белән иҗат итте ул. Бүгенге сугышны да ул үзенчә бәяләр, иҗатында күптән чагылдырыр иде. Сугыш йоткан мәхәббәте тагын баш калкытмый калмас иде. «Минем өлешкә туры килде мәхәббәтнең хәбәрсез югалганы...» - дип язган иде бит ул.

Шигърияттән тыш, Энҗе Мөэминова чын публицист та иде. Төбәгебезнең бик күп күркәм кешеләре, хезмәт батырлары, ихтирамга лаеклы аналар турында язмалары район, республика вакытлы матбугатында даими басылып килде. Ул тормышның үзәгендә кайнап яшәде. Аның һәрвакыт кешеләргә әйтер җылы сүзе, акыллы фикере, төпле киңәше бар иде.

Язмыш аңа бар нәрсәне дә өеп биргән: ятимлек ачысын, сугыш чорының авырлыгын, ахыр килеп дөнья яктысын күрү бәхетен дә ала. Тик болар бәрабәренә тәкъдир аңа иҗат бәхетен насыйп итә. Әйтерсең, ул иҗат белән, шигърият белән мөлдерәмә тутырылган иде. Ул бөтенләе беләниҗаттан гына торган кебек. Аның рухи көче бөтен язганыннан саркып тора. Шигырьләрен укыганда да колакта Энҗе апаның үз тавышы ишетелә кебек. 

Без аның белән күзгә-күз моннан нәкъ 30 ел элек, аның 70 яшьлек юбилей көннәрен бәйрәм иткәндә очрашкан идек. Кичүчат мәктәбендә китапханә белән берлектә укучылар, укытучылар белән бик матур очрашу булган иде. Затлы, эчкерсез, чын күңелдән аралашу, сөйләшү иде ул. Сагышлы, эчке бер моң тулы күзләрне мин әле дә хәтерлим. Парта артыннан сугышка чыгып киткән яшьтәшләре турында сөйләгәндә аның тавышлары үзгәреп китә иде. Татар әдәбиятында гомере буе әлеге темага тугры калган хатын-кыз шагыйрьләр башка юктыр.

Аннан соң әле тагын берничә тапкыр очрашырга, сөйләшергә насыйп булды безгә. Ә беренче очрашуыбызның истәлеге булып, минем аңа багышлап язылган шигырем калды

Бирелгән гомерне һәрберсе

Уздыра үзенчә көн күреп.

Кемнәрдер уздыра әрәмгә,

Берәүләр - сүзләрдән җыр үреп.

 

Җыр үрә, кушып бар илһаман,

Кайгысын, шатлыгын, хисләрен.

Көн буе балалар, ир, гаилә,

Дәфтәрләр көтәләр кичләрен.

 

Ак халат киясе хыяллар

Тузылып таралды җил белән.

Тик әрәм узмаган гомерең,

Энҗедәй җемелди - мин беләм.

 

70 яшь - ул әле күп түгел,

Бары тик ун тапкыр 7 яшь.

Кешеләр!

Мин әле яшәүдән туймадым,

Мин ахыр ноктаны куймадым,

Тормышның кызыгын җуймадым, - 

дип, көлеп,

Бар җиһанга эндәш. (Кичүчат, 1994 ел.)

Ә без аны барыбер «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җыры итеп искә алабыз. Мин хәтерлим әле бүгенгедәй... Сез дә шулай хәтерлисездер. Ышанам.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса