Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә яшәүче 10 яшьлек кыз суда батучы баланы коткарган

Руфинә Уренцова ял вакытында шәһәр пляжларының берсендә батып баручы баланы күреп судан чыгарган.

Әлмәттә ун яшьлек укучы Руфинә Уренцова шәһәр пляжында баланы, ә Лаеш районының Урта Девятово мәктәбе укучысы Евгений Савельев өч яшьлек баланы җирле чишмә янында коткардылар», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Ике яшь геройга "Сосновый бор" лагеренә путевка белән бүләкләделәр. Алар анда 10 августта китәчәк.

Моннан тыш, җәйге чорда республика бюджеты хисабына авыр тормыш хәлендә булган өч йөздән артык бала лагерьда ял иткән. Бюджет юлламалары белән шулай ук коронавирус белән эшләгән медикларның балаларын да тәэмин итәчәкләр.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, беренче җәйге сменада Татарстан лагерьларында 14 меңнән артык бала ял иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса