Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Юкәле авылының чәчәкләр ханбикәсе

Районыбыз авыллары буйлап сәяхәт иткәндә бик күп булдыклы, шул ук вакытта гади һәм тыйнак кешеләр белән танышырга туры килә.

Әлмәт җирлегенең иң урманлы, иң болынлы куенына сыенып урнашкан Юкәле авылында гомер кичерүче сөйкемле ханым Айгөл Раил кызы Гарифуллина нәкъ менә шундыйларның берсе.

Дөресен әйткәндә, Айгөл миңа махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм туплап җибәрүдә эш алып баручы иң актив авыл волонтерларының берсе буларак таныш иде. Быел инде әлеге ханымның чәчәкләр үстерү белән мавыгып китүе турында ишеткәч, түзмәдем, аның янына кунакка барып, фидакарь белән якыннан танышып кайтырга булдым. Чәчәкләр яраткан кешенең күңеле матур, уйлары якты, күңеле саф, эшләре файдалы була диләр. Чыннан да, шулай булып чыкты да. Хуҗабикәнең йорты да үзенә охшаган - күз явын алырлык төзек һәм матур, ишегаллары чиста, йорт эче зәвык белән җиһазландырылган. Бакчалар каралган, җимеш агачлары шау чәчәктә, каралты-кураларда бер көтү тавык-чебеш язгы кояшка куанып, яшел үлән чүпләп маташа. Бу күренешне күздән кичергәч, ирексездән, үземнең дә авылга кайтып яшисе, баштанаяк авыл мәшәкатьләренә чумасы килеп китте. 

- Мин Әлмәттә туып-үстем, шәһәр кызы. Монда Юкәлегә килеп төпләнүебезгә биш кенә ел әле. Авылда бик рәхәт, тыныч, мөмкинлек табып авылда яшәргә тырышсагыз, жәлләмәссез, кызлар, - дип каршы алды безне Айгөл үзе дә.

Сөйләшү эчкерсез, җылы үтте. Айгөл Гарифуллина - күпбалалы ана. Тормыш иптәше Рөстәм белән бергә берсеннән-берсе матур, тәртипле, акыллы өч малай тәрбияләп үстерәләр. Зурысы 2022 елдан бирле МХО зонасында хезмәт итә. Уртанчысы Казанда университетта укый, ә төпчеге быел татар-төрек лицееның җиденче сыйныфын тәмамлый. Бер оныгы бар, тиздән икенчесе туарга тора икән. 

- Оныкларымның әтиләре МХОда булганлыктан, киленебезгә ныклы терәк булырга тырышабыз. Икенче оныгыбыз туганда мин һичшиксез аның янында булачакмын, беренче оныгым туганда да шулай иттем. Сабыйның дөньяга килүе зур куаныч бит ул, - ди Айгөл. 

Чәй өстәле артында Айгөл Гарифуллинаның телне йотарлык кузгалак пирогын авыз иткәннән соң, «һөнәре буенча пешекче түгелме икән бу?» дигән уй баштан йөгереп узган иде, чыннан да, шулай булып чыкты. 

- Әйе, гомерем буе пешекче булып хезмәт куйдым, аннан соң мөдир дә булдым әле. Мәскәүдә гирудотерапия белгечлеге буенча укып кайтып, шушы юнәлештә дә эшләп алдым бераз. Ә менә чәчәкләрне шулай күпләп үстерү теләге узган ел гына уянды әле миндә. Дөресен әйткәндә, улым МХОга киткәч, озак кына җаныма тынычлык таба алмый азапландым. Беренче көннәрдән үк авылдашларым, бөтен гаиләм белән бергә гуманитар ярдәм әзерләү эшенә алынсак та, күңелемне ниндидер моңсулык биләп торды.  Әлеге халәтемнән чыгу өчен танышым миңа чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнергә киңәш итте. Башта икеләндем, аннан тәвәккәлләдем. Алланың рәхмәте белән, бу эш чыннан да бар борчу-кайгыларны юып алгандай булды. Дус кызларым белән бергә җиң сызганып эшкә керештек. Тормыш иптәшем, күршеләрем тырышлыгы белән теплица төзедек, ә инде узган елның декабреннән рассадалар үстерә башладык. Бүген теплицада 25 төрдән артык чәчәк рассадасы бар, яшелчә рассадалары җитәрлек. Бакчамда гына да 50 төргә якын гортензия үстерәм, - дип эшчәнлеге белән таныштырды уңган хуҗабикә. 

Иркен бакчаларга күз йөртеп чыкканнан соң, алма, чияләр арасында рәт-рәт тезелеп киткән умарталарга игътибар иттем. Сораулы карашны күреп алган Айгөл үзе тиз генә җавабын да бирде.

- Менә умарталар безнең эш түгел инде. Умартачылык белән кайнатам шөгыльләнә, - диде ул, елмаеп. 

Авыл йөзен кешеләр билгели диләр, хак икән. Гарифуллиннар кебек тырыш, уңган, эчкерсез кешеләр булганда авыл да гөрләп яши, тормыш та күңелле, җай була әле. Эшләгән эшләрегез, йөргән юлларыгыз гел уң булсын, Айгөл, үзегезгә дә, гаиләгезгә дә иминлек, уңышлар, күңел тынычлыгы телибез. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса