Истән чыкмый чабаталы яшьлек
Нинди генә кешеләр юк та безнең Әлмәтебездә, нинди генә язмышлар юк! Андыйларны күрәсең дә шаккатасың.
Чиксез сокланудан хөрмәтле якташларыбыз өчен тау күчереп куярлык көч-дәрт тоеп, яңача яши башлыйсың - безнең илнең үткәне данлы, киләчәге якты икән, бары тик шундый каһарманнарга була гына. Тайсуганда яшәүче тыл ветераны Илгизә апа Вәлиева да шундый көчле кешеләрнең берсе.
Картаямени соң йөрәк?!
Йөрәкнең һәрвакыт 18 дә типкәнен яши-яши аңлыйсың. Беренчедән, өстәлә барган елларны тоймый яшәгән үзеңнән, икенчедән, инде күптән олпат яшькә җитсә дә, карашларыннан һаман да яшьлек дәрте ташып торган кешеләр белән аралашкан вакытта. Менә бит йөзенче дистәне ваклап баручы Илгизә апа да йөзен еллар буразналауга карамый рәхәтләнеп хәтер диңгезендә йөзә, без - яшьләрне көнләштерерлек итеп бүгенге сәясәтне дә бик дөрес итеп аңлатып бирә. Ә инде кулына гармунын алса, утырган урыныңда тик кенә торам димә - җилтерәтеп биетә дә, татлы сагышларга чумырып, еракларда калган бала чагына да, яшьлек елларына да кайтара ул сине. Ә анысы инде безләрнең күз алдына да китерергә мөмкин булмаган репрессия чорына, Бөек Ватан сугышына бәйле әрнү.
Илгизә апа Вәлиева 1924 елда Тайсуганда туган. Нәсел тамыры Бикчура ханга барып тоташкан Мөнир ага һәм Фәхриямал апаның дүрт балалы гаиләсендә өченчесе була ул.
- Әнием Октябрь революциясеннән соң ук наданлыкны бетерүдә көч түккән, беренче күмәк хуҗалыкларны, совет властен урнаштыруда башлап йөргән көрәшчеләрнең берсе булган. Әтием дә тирә-як авылларда балаларга белем биргән. Габдрахманда волость секретаре, «Кызыл Татарстан» газетасының актив хәбәрчесе булган. Шуңа да карамастан 1937 елда аңа да «халык дошманы» ярлыгы тагылды, Колымада 10 ел утырып, биш елга хокуксыз булып кайтты, - дип сөйли Илгизә апа ныклы тормыш позициясенең әти-әнисеннән күчкән олы бүләк икәненә ишарәләп.
Аңлавыгызча, безнең геройның әтисе дә, әнисе дә укытучылар. Укымышлы нәселдән булган туташ та (әби-бабаларыннан башлап, бүгенгә кадәр әлеге нәселдән 16 укытучы чыккан) киләчәген халыкка тугры хезмәткә багышларга - табиб булырга хыяллана. Тик барысын да уйламаганда-көтмәгәндә башланган сугыш хәл итә.
- Яхшы укыдым мин. Сигезенче сыйныфка Габдрахман мәктәбенә кердем, шунда ук комсомол сафларына кабул иттеләр. Мәктәпне тәмамлаган өлкән иптәшләребез өчен куаныч китергән көнне фашист Германиясе илебезгә яу чапты. Сабан туе иде. Атлар җигеп Әлмәткә мәйданга киттек. Төш вакытына сугыш хәбәрен җиткерделәр. Төнлә үк фронтка чакыру да башланды - кемдер повестка алып, кемдер үзе теләп, икенче көнне үк сугышка агылды. 10 нчы сыйныфта уку өчен шартлар җиңел булмады, - дип искә ала бер генә сыйныфташ егетен дә тере килеш кабат күрә алмаган Илгизә апа.
Черек бәрәңгеле, чабаталы еллар
Шулай итеп, ил тоткасы булган ирләрне тол хатыннар, ятим кызлар алыштыра. 18 яшьлек кичәге мәктәп укучысын да Бишмунчада башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр. Ашарларына - черек бәрәңге һәм кычыткан шулпасы, киярләренә - әтиләреннән калган иске-москы һәм чабата кигән балаларны кеше итү, югалту давылларына егылмый калырга ярдәм күрсәтү була аның максаты.
- Мәктәп эшеннән тыш төннәрен күтәрәмгә калган атлар янында кизү тору, «Танклар колоннасы»на, «Самолетлар эскадрильясы»на акча җыю, сугышчыларга җылы киемнәр әзерләү дә безнең өстә. Шул ук вакытта тылда калганнарның рухын төшермәскә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әлбәттә, концертлар куябыз. Авыр елларда бик тә ярап куйды миңа тальяным, - ди укытучы.
Эх, тальян моңнары!..
Илгизә апаның тальянда уйнарга өйрәнүенә энесе Илкам этәргеч бирә. Төпчекләре әтиләреннән күрептерме, 6 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнгән була. Авыл һәм район дәрәҗәсендә даны таралган Илкам заманында хәтта Заволокинның «Играй, гармонь» тапшыруына да эләгә. Гомумән, Бикчуриннар гаиләләре белән сәхнәне, сәхнә аларны үз итә (сүз уңаеннан, «Карабаш сандугачы» Бәширә Насыйрова - Илгизә апаның икетуган сеңлесе). Әти-әнисе авылларда үзешчән театр оештырып йөрүчеләрдән була, олы абыйсы Үзбәккә исә, гомумән дә, олы артист язмышы юраган булалар... Аларыннан күрмәкче, Илгизә дә бишенчедә укыган чакта ук ярыйсы гына сыздыра торган була инде.
- Кичләрен, бәйрәмнәрдә гармун уйнап колхозчы апаларның, яшьтәшләремнең кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтә, вакытлыча булса да оныттыра алсам, шуңа шатлана идем. Бөек Җиңү көнен дә Бишмунчада каршыладым, анда да кулымнан гармуным төшмәде, - ди тыл ветераны.
Бакчада - алмалар, илдә - балалар
Шулай итеп, язмышы гомерлеккә мәктәп, балалар белән бәйләнә Илгизә апаның. Әллә ничә йөз укучысы тормышта үз урынын табып, илгә лаеклы хезмәт итә. Еш кына кулга алып карый торган истәлекләр папкасында алардан килгән күпсанлы котлау открыткалары, рәхмәт хатлары, илебезнең төрле почмакларында яшәп Илгизә апалары белән горурланучы якташларыбызның газета битләрендә бастырылган хатирәләре әле дә булса кадерле ядкарь итеп саклана.
Химия-билогия фәннәре укытучысы балаларына биргән белемнәрне тәҗрибәдә ныгытканны ярата. Шул максаттан Тайсуганда алма бакчасына нигез салына. Биредә берничә дистә сортлы алма агачлары ел саен мул уңышлары белән сөендереп кенә тора. 1964 елда әлеге бакчаның 1200 сумлык табыш биргәнлеге хакында мәгълүмат әле дә саклана. Алма янына кыяры да, помидор-кәбестәсе дә ишелеп уңа. Җитен, фасоль, ногыт, физалис ише әлегәчә күрелмәгән сый-нигъмәтләр дә үсә тора. Ул чәчәкләрнең төрлелегенә хәйран калырлык! Шул рәвешле, укытучылар һәм балаларның уртак хезмәт җимешләре эшкә дә өйрәтә, тәмле итеп ашата да. Халык телендә «Тайсуган Кырымы», «Фәнни лаборатория» буларак йөрүче бакча авылның да, уку-укыту мөдиренең дә, аның коллективы һәм укучыларының да данын еракларга тарата.
Иремне юрап китердем
Башлангычтан югары сыйныфларга математика укытырга билгелиләр Илгизә апаны. Бер елдан соң ул Тайсуган егете Әхмәт белән тормыш корып, әле Сахалин якларын да урап кайта. Сугышка чаклы ук армиягә алынган авылдашын Илгизә белми дә диярлек, шулай да ничектер алдан фотосын күреп калган була. Күрә дә «Чыксаң - шундыйга чык инде ул кияүгә!» дип әйтеп тә куя, шунда ук оныта да. Озакламый авылга кәләш сайларга кайткан егет белән таныша, кавышып яши башлагач кына хәләл иренең фотосын күреп, кайчандыр әйткән сүзләре исенә дә төшә.
- Ирем әле ул чакта хәрби хезмәттә, аңа ияреп җир читенә киттем мин дә. Дөрес, бик озак яшәмәдек анда, туган як тартты. Кабат Тайсуганга кайткач та башта Бөгелмә укытучылар әзерләү институтының химия-биология факультетына читтән торып укырга кердем, соңрак Казан педагогия институтын тәмамладым, - ди РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.
Ә үзе юрап китергән Әхмәте белән алар 51 ел гомер кичерәләр. Өч ул, бер кыз тәрбияләп аякка бастыралар. Олылары Ленар - инженер, Илдарлары - хәрби, Ирекләре - төзүче, Ландышлары - укытучы һөнәрен үзләштерә. Тормыш юлында Илгизә апага беренче төркем инвалид булган ирен карап-тәрбияләп соңгы юлга озату сынавын да, ике улын җирләү ачысын да кичерергә туры килә...
- Күз яшемнең кипкәне дә юк, ана кешегә балаларын сагынып яшәү бигрәкләр дә авыр шул, - ди бүген Ландышы тәрбиясендә яшәгән ана.
Илгизә апаның күпкырлы сәләтләренә тагын берсе бар - ул шигырьләр яза. Аның әсәрләре заманында безнең газета укучыларын да сөендереп торган. Каян агыла торгандыр - бер аралашкан кыска гына вакыт эчендә дә ул һаман саен шигъри тәлгәшләрен өлгертеп кенә торды.
Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа