Гөлсинә Шәмсиева: "Үземне яратырга өйрәнә алмадым "
Бүген редакция кунакханәсендә - Әлмәт район үзәк шифаханәсе баш табибы Гөлсинә Шәмсиева.
Газета укучыларыбызга аның белән ике сәгать дәвамында барган эчкерсез, рәсми булмаган әңгәмәдән иң кызыклы өлешләрне тәкъдим итәбез.
- Гөлсинә Әнәсовна, табибә булу теләге Сездә кайчан туды?
- Балачакта ике хыялым бар иде. Алар миңа тормышка ашмас кебек тоелды. Чөнки табибә һөнәренә укуның авырлыгын, зур җаваплылык таләп итүен белә идем. Икенче хыялым прокурор яисә хөкемдар булу иде. Бүген ике теләгем дә тормышка ашты дип әйтә алам. Мин озак кына баш табибның клиника-эксперт эше буенча урынбасары булып эшләдем. Эксперт - ул медицинаны һәм законнарны үз эченә сыйдырган белгечлек. Хәзер дә эшем кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән. Җитәкче булу җаваплылыкны тагын да арттыра, законга таянып эшләмичә һич мөмкин түгел.
- Тормышка ашырасы килгән тагын нинди хыялларыгыз бар?
- Дөресен әйтергә кирәк, бу тормыштан мин барысын да алдым - югары квалификациям, "Татарстанның атказанган табибы" исеме бар, медицина фәннәре кандидаты булдым. Алай да бер хыялым бар әле - немец телен белүем өстенә инглиз телендә дә сөйләшергә өйрәнәсем килә. Мин сәяхәт итәргә яратам, инглиз теле миңа чит илдә булганда үземне кызыксындырган сораулар бирү, аларга җавап алу, бер сүз белән әйткәндә, анда да үземне кеше итеп тою өчен кирәк. Кайберәүләр башкаларда булган нәрсәгә ия була алмауларына кайгыра, үз-үзен кая куярга белми башлый. Мин көнче кеше түгел. Көнчелек ул хроник авыруларга, депрессиягә китерә. Күңел гармониясе белән яшәргә кирәк.
- Ә Сез ничек яшисез?
- Әйләнә-тирәдәгеләргә карамыйча яшәргә тырышам. Мәктәптә яхшы укыдым, алтын медальгә тәмамладым, барлык җәмәгать эшләрендә, бәйгеләрдә катнаштым. Биюгә йөрергә дә вакыт таптым. Миңа фәннәр җиңел бирелә иде. Күзем белән проблема булу сәбәпле геометрия белән генә дуслык булмады. Шуңа күрә бераз йөргәннән соң руль артына да утырмый башладым. Машина дип җан аткан хатын-кызны гомумән аңламыйм мин. Яхшы машина - ул ир-атларның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече. Хатын-кызлар машинада горур гына утырырга, аларны ишек ачып кертергә, йөртергә тиешләр дип исәплим.
- Халык медицинасына ничек карыйсыз?
- Өшкерүләргә, әфсен-төфсенгә ышанмыйм. Астрологик фаразлар миңа туры килми. Гороскоп буенча мин Балык, безнең сиземләү көчле. Алдаячакларын алдан белеп торам. Тоемлау хисе эшемдә дә булыша. Мин кешенең кәефенә карап та аның сәламәтме-юкмы икәнлеген сизә алам. Үләннәр белән дәвалауга карата шуны әйтә алам, алар тардицион медицинага комачау итми. Үләннәр күп төрле. Алар һәрвакытта да бер-берсенә туры килми. Шуңа күрә аларның барысын да бер чәйнеккә салып кайнатырга ярамый. Үлән чәйләрен дә белгечләр белән киңәшләшеп эчәргә кирәк.
- Хәзер телевизорда нинди генә медицина программалары юк. Газета-журналлар да киңәшләр жәлләми. Чынлап та тикшерелмичә, читтән торып кына дәваланып буламы?
- Мин моны үз-үзләрен таныту өчен эшләнә дип исәплим. Теләсә нинди даруны табиб рецепты белән алырга кирәк. Югыйсә рецепттан тыш кына җибәрелә торган булганга кешеләр унар ел буе анальгин эчә, аннан ашказаны җәрәхәте белән киләләр һәм аның нилектән килеп чыгуына шаккаталар.
- Бүгенге хатын-кызларның үз чәчтарашлары, тегүчеләре бар. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Үз-үзен хөрмәт итә торган хатын-кызның үз гинекологы һәм тегүчесе булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, табиблар һәркемгә дә җитми. Сәламәтлегеңне кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Сер түгел, күп эчәбез, артыгын ашыйбыз, үзебезгә шулай итеп зыян салабыз, аннан табиблар начар дип сүгәбез. Егерме ел тәмәке тарткач, әлбәттә инде, ашказаны җәрәхәте яки үпкәдә яман шеш барлыкка килә. Тәртипсез җенси тормыш алып барсаң, венерик авырулар эләктергәнеңне көт тә тор. Бүген сакланыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бала табасы килмәүчеләргә дә әллә никадәр чаралар бар. Гомумән, бала табуны алдан планлаштырырга кирәк дип исәплим. Иртә никах - ул культуралылык җитеп бетмәү нәтиҗәсе. Әниләр кызларына җенси тормышны иртә башлауның нәрсәгә китерүен аңлатмыйлар. Хәзер кызлар ничек кияүгә чыга: озын тырнаклар, тик аш пешерә, ир-ат күлмәкләрен үтүкли белмиләр. Ә бит ир-ат йөрәгенә юл аның ашказаны аша салына. Хатын ирен һәрвакыт яңа пешкән аш белән каршыларга тиеш. Әгәр хатын-кыз кияргә әйбер тапмый икән, димәк, аның яңа киеме юк. Ә ир-атның кияргә кием тапмавы аның үтүкләнгән чиста күлмәге булмауны аңлата.
- Сез тәмле ашау һәм дөрес туклануның кайсына өстенлек бирәсез?
- Ябыгу өчен без ашауны киметтек. Дөрес туклануга килгәндә, мин теләсә нәрсә ашый торган кеше түгел. Ипи белән чәй эчә алам. Кунакка барыр алдыннан һәрвакытта да ашап барам. Дөрес туклану өчен боткалар ашарга кирәк, бигрәк тә иртә белән. Шулай ук иртән йогырт, эремчек белән каймак ашау да файдалы. Аерым туклануга өстенлек бирмәсәм дә, сәламәтлек өчен файдалы ризык кына ашыйм. Борчак ашы, борщ яратам.
- Ә Сез борчак ашын ничек пешерәсез?
- Бөтен борчакны кичтән үк юып, әзрәк сода өстәп бүрттерергә салып куям. Иртән суны түгеп, башка су салам. Ул шулпа әзер булганчы шулай тора. Ит пешәр-пешмәс хәлгә килгәч кенә шулпага борчакны өстим. Ул пешкәч кишер һәм суганны кыздырмыйча шул килеш салам. Аннан бәрәңге. Тонык шулпа яратмыйм, шуңа да башлы суган һәм хуш исле борчак борыч салам.
- Гүзәл затларыбыз матур булсын өчен алар өстәлендә нинди ризыклар булырга тиеш?
- Хатын-кызларның өстәлендә капкалап алу өчен һәрвакыт күрәгә, караҗимеш, йөзем, чикләвекләр булу зарур. Әйткәнемчә, аларны күпләп ашарга кирәкми. Көненә 3 чикләвек җиткән. Шулай ук елына ике тапкыр - грипп вакытында һәм яз көне поливитаминнар эчәргә кирәк. Чөнки теләсә кайдан кайтарылган яшелчә-җимеш белән генә организмны микроэлементлар белән тәэмин итеп булмый.
- Хатын-кызларга гүзәл булу өчен тагын нинди киңәш бирер идегез?
- Йокыдан тору белән "Мин нинди матур!" дип әйтергә кирәк. Үзеңне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнү зарур. Дөрес, мин шәхсән үземне яратырга өйрәнә алмадым. Миңа стерва диләр. Мин моны мактау сүзе, комплимент дип кабул итәм. Әлеге сүзнең шәхес булуны, сәламәт акылны үз эченә алуын кайдадыр укыган идем.
- Холкыгызның көчле сыйфатлары дип кайсыларын атар идегез?
- Мин җаваплы кеше. Булдыра алмыйм икән, шунда ук юк дим. Вәгъдә итеп тә үти алмасам, авырый башлыйм. Башкаларга һәрвакыт булышам. Шифаханә өчен сорый беләм. Кайчакларда сорап та ярдәм кулы сузмаска мөмкиннәр. Үтенечсез ярдәм күрсәтүләр дә булгалый. "Татнефть" ААҖ безгә инфекция шифаханәсен ремонтлауда, җиһазлар алуда ярдәм күрсәтте. Шифаханәгә хәзер шаккатмаган кеше юк. Хәзер беренчел-кан тамырлары үзәге төзү өстендә эшлибез. Сәламәтлек саклау идарәсе җиһазлар сатып алуга акча бүлеп бирде. Реконструкциягә, төзелеш эшләренә дә акча кирәк шул әле.
- Авыруларның да төрлесе очрыйдыр?
- Алар белән сөйләшә белергә кирәк. Әгәр табиблар җитәрлек һәм һәрберсенең аерым кабинеты булса, әлегә алар белән тәэмин ителеш 60 процент кына, берәр смена гына эшләсәләр, авырулар талон белән генә килсә шикаятьләр дә тумас иде. Хәзергә табиблар берничә участокка хезмәт күрсәтә. Кайчакларда өлкәннәргә игътибар, аралашу җитми. Яртысын стационардан чыгарып та булмый, дәваланганда алар янына туганнары килә, игътибар күрсәтелә. Ә өйдә ялгызлары.
- Табиблар санын арттыру өчен нинди чаралар күрелә?
- "Авыл табибы" программасында катнашабыз. Аның буенча авылларга сигез табиб килде. Яшьләргә бюджет һәм ярымбюджет нигезендә уку өчен максатчан юллама бирәбез. Килешү нигезендә, алар укуларын тәмамлагач бирегә кайтырга тиешләр. Башка төрле чаралар да күрәбез.
- Шәһәрдә бер генә терапия бүлеге бар. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Элек ул икенче катта урнашкан иде. Невралгияне икенче катка күчерү һәм анда беренчел-кан тамырлары үзәге төзелү сәбәпле, терапия бүлеге хәзер беренче катка күчерелде. Шулай итеп, койка саны да урын җитмәү аркасында алтмыштан кырыкка калды. План буенча ул 60 булырга тиеш. Әлеге эш мин җитәкчелек итүгә алынганчы башланган иде. Без баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен интенсив терапия палаталары ясыйбыз. Шулай ук мобиль МРТ-аппарат урнаштыру өстендә дә эш бара.
- Җитәкче кәнәфиен кабул итеп алгач, теләсәгез дә, теләмәсәгез дә Сез игътибар үзәгендәге хатын-кызга әйләндегез.
- Мин игътибар үзәгендә булырга, фотоларга төшәргә яратмыйм. Безне өстәгеләрне узып башыбызны алга тыгарга өйрәтеп тәрбияләмәделәр. Мин әле җитәкче буларак үземне тулысынча күрсәттем дип әйтә алмыйм. Сабыйны да йөрәк астында тугыз ай йөртәләр, ә биредә зур дәвалау үзәге. Билгеле булганча, җитәкчелек итүгә быелның 6 мартында гына алындым.
- Димәк, әле алда да сөйләшер сүзләр булачак. Уңышлар сезгә.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа