Эшләп ашасаң тәмлерәк
«Эх, авылның бөтен яме басу-кырлары гөрләп торуда, абзар тулы мал-туарда бит ул», - ди районның «Аппак» (элеккеге «Восход» колхозы) хуҗалыгында озак еллар хезмәт куйган Николай Ульянович Дмитриев.
Мал табибы һәм ферма мөдире булып эшләгән Илтән-Бута фидакаре кебек тәҗрибәле белгечләр районда бүген бармак белән санарлык калды инде. Сиксән алтынчы яше белән барса да, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны бүген дә үз кыйбласына тугры - аның һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы бар. Олыгайдым дип тормый, чын керәшеннәрчә сүзен дә өздереп әйтә белә, кирәк чакта мактавын да мулдан яудыра. Дмитриевларның матур, тату гаиләсен Аппакта һәм Илтән-Бутада гына түгел, районда һәм аннан да читтә бик яхшы беләләр, хөрмәт итәләр.
- Ишле гаиләдә үстем. Сугыш башланып, әтием фронтка киткәч, әнием җиде бала белән калган. Биш елдан соң авылга исән килеш кайткан әти озын гомерле булмады, ике ел узгач бакыйлыкка күчте. Без һәм безнең белән бергә бар нужа кабат әнием җилкәсенә өелде. Хуҗалыкта күпләп мал асраганлыктан, кечкенәдән үк кара эштә булдык, терлек тә карадык, тиресен дә тазарттык. Мин алты классны тәмамладым. Унҗиде яшем тулгач, колхозда көтү көтә башладым. Бик яхшы эшләгәч, мине Алабуганың ветеринарлар һәм фельдшерлар әзерләү училищесына укырга җибәрделәр. Аны тәмамлагач, 1960 елдан башлап хуҗалыкта шушы юнәлештә эшли башладым. 1975 елны миңа ферма мөдире вазифасын да өстәделәр. Ул вакытта 12 сыер савучыга 700 ләп мөгезле эре терлек туры килә, ел дәвамында бер сыердан 3000 ләп литр сөт савып алалар. Савым күрсәткечләре югары, маллар көр, каралган - карап торуы да рәхәт иде. Мин моны ник әйтәм, бу иң беренче чиратта минем таләпчән булуымның нәтиҗәсе бит. Әйе, характерымдагы әлеге сыйфат шәхси тормышыма да тәэсир итми калмады. Булачак хатыным - Багряж-Никольск кызы Марусяны татарча сөйләшергә өйрәтүем дә шуннан булгандыр (көлә). Бүген ул русчаны миннән начаррак белә, чын. 62 ел матур гына гомер кичерәбез менә. Марусям уңган-булган хатын булып чыкты, үзе гомере буе фермада эшләде. Маруся белән бергәләп туксан бишләп төп агач аударып алып кайтып, аны буралап йорт төзеп кердек хәтта. Верандалы зур йорт авылда иң беренче безнеке булды. Инде яңа йорт салып керсәк тә, искесен сүтәргә теләмим, шулкадәрле кадерле, якын ул миңа. Марусям белән бүген дә бер-беребездән аерыла алмыйбыз, бик яратам хатынымны, аңардан башка өстәл артына ашарга да утырганым юк. Кадерле кешем белән биш бала - ике ул, өч кыз үстердек, бүген балаларның икесе Аппакта яши, икесе - Әлмәттә, тагын бер улыбыз 2001 елдан бирле Германиядә тора. Оныклар, оныкчыклар да бар, - диде Николай Ульянович.
Аның әйткәннәрен Мария Николаевна җөпләп куйды.
- Николай тынгысыз җан булса да, холыксыз булмады, беркайчан кул күтәрмәде. Хезмәт хакын тиененә кадәр биреп барды. Төс-кыяфәте, киенүе, үз-үзен тотышы - бар җире дә килешле булды, шуңа яраттым, - дип өстәде ул.
- Шулай, дөрес әйтә. Үзем дә яраттым Марусямны. Рәхмәт аңа. Эшләү дәверендә 14 хуҗалык җитәкчесе кул астында эшләргә туры килде. Яшермим, төрлесе булды. Йортта ышанычлы, минем яклы кешем булгач, бик рәхәт иде. Аннан һәрбер заманда хөкүмәт политикасы да төрлечә барды бит. Иң яхшы чор - Сталин һәм Брежнев чорында булгандыр дим. Ә менә хуҗалыклар, маллар, фермалар бетү бик аянычлы булды. Күпме көч, күпме тырышлык куелган иде бит барысына да. Ә менә бүгенге көннең сәясәтен, ил башлыгының уй-фикерләрен тулысы белән хуплыйм. МХО башлангач, әле үземнең дә илебез иминлеген сакларга китәсем килде. Менә шундый кеше инде мин, эшсез утыру минем өчен түгел - сиксән яшькә кадәр хезмәт куйдым бит, авырып китмәсәм әле дә эшли идем. Илтән-Бута өчен дә янып-көеп йөрим. Иң аянычлысы - авылда яшәргә теләүчеләр аз калып бара. Ничек тә булса бу проблеманы чишәсе иде, юлларны гына булса да тәртипкә китерәсе иде. Тагын бер мөһим әйбер - гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән хезмәт ияләрен дә онытмасыннар иде, без бик аз калып барабыз бит инде, хөрмәтләсәләр дә ярыйдыр. Яшьләргә исә әйтер сүзем бер генә - ялкау, бур һәм алдакчы булмасыннар, - дигән теләкләрен җиткерде Николай Дмитриев. Һәр әйткәне дөрес, һәрбер фикере төгәл ветеранның. Без исә фидакарь хезмәт иясенә һәм аның тормыш иптәшенә сәламәтлек, бәхет, тигез гомер теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа