Эш агачының җимеше татлы була
Эшкуарлык - теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел.
Тәвәккәл, булдыклы, үз-үзенә ышанучан, киләчәкне күрүче хыялыйлар, ярдәмчел кешеләр генә хезмәт куя ала бу өлкәдә.
Яшерен-батырын түгел, авылларыбызның төп булышчылары, җиребезнең матурлыгы һәм уңайлылыгы өчен зур өлеш кертүчеләр, яңа эш урыннары булдыручылар, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр дә алар. Авыл җирлегендә нинди генә проблема килеп чыкса да, техника кирәк булса да,шул эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Югары Мактама авыл җирлеге бу уңайдан бик бәхетле, чөнки биредә «Интех-Лес» җәмгыяте бар.
- Бу чыннан да шулай. Авылыбызны яшелләндерүдә, бәйрәмнәргә спонсорлык ярдәме күрсәтүдә яки техника бүлеп бирүдә дисеңме - бер тапкыр гына да «юк» дигәннәре булмады. Әлеге җәмгыятьнең директоры Магарлам Ариф улы Микаилов депутат буларак та үзеннән зур өлеш кертә, - диде авыл җирлеге башлыгы.
Әйе, «Интех-Лес» ҖЧҖ питомнигында булган бар, биредәге бакчаларда үскән алмалардан әзерләнгән витаминлы, экологик чиста сокны да татыган бар, әлбәттә.
Җәмгыятьнең бүгенге көн тормышы белән кызыксыну мине кабат шушы питомникка алып килде. Иксез-чиксез киңлекләрдә алма агачларының шау чәчәктә утырганын күреп куандым, груша-сливалар, алычалар да суыкны яхшы гына кичергән, яфраклары ямь-яшел, куе күренде. Яшеллек арасында контраст булып уттай кызарып утырган фундук агачын да күргәч, бераз гаҗәпләндем. Магарлам Микаилов үзе дә биредә, әтисе Ариф ага белән бергә үсентеләрне тикшереп, нәрсә турындадыр сөйләшеп, үзара фикерләшеп торалар иде.
- Әти белән киңәшләшмичә бер генә эшкә дә тотынган юк. Ул агач-үсентеләр буенча төп белгеч. Ә болай тарихка килгәндә, «Интех-Лес» җәмгыяте «Татнефть» компаниясенең тырышлыгы белән 2009 елда ук оештырылган иде инде. Аны оештыруга атаклы Мичурин исемендәге фәнни үзәк белгечләре җәлеп ителде. Алар белән үзара дуслык элемтәләре кордык. Кем уйлаган, безнең якларда менә шушындый фундук та үстерергә мөмкин булыр дип. Күргәнегезчә, ул үзен бик яхшы хис итә, чикләвеген дә мулдан бирә. Унөч гектарны җимеш бакчасы, биш гектарны питомник үзе алып тора. Моннан тыш әле илле гектарлап мәйданны яшь бакча били. Биредәге агачлар да җимеш бирә башладылар. Шул рәвешле сезонга 200 ләп тонна уңыш җыябыз. Аның күп өлеше эшкәртелеп, сез яратып эчә торган сокка әверелә. Үзегез хәтерлисездер, былтыр алма уңышы бик аз булды, шуңа күрә сок та шулай ук аз җитештерелде. Быел инде без җитештерү күләмен максималь рәвештә арттырырга планлаштырдык. Питомникның үзендә елына 40 меңләп алма, чия, слива, груша, алыча, черешня үсентеләре җитештерәбез. Әлбәттә, тәҗрибә участокларыбыз да бар, анда без үсентеләрне сыныйбыз, безнең як климатына туры килү-килмәвен карыйбыз, бар да яхшы булса, күпләп үрчетәбез.
Әле умарталар да тотабыз бит, бал җитештерәбез. Республика һәм Әлмәт җирлеге биләмәләрен яшелләндерүгә күп көч куябыз. Ел саен проблемалы участокларга меңләгән гектарда агач утыртыла. Нарат, триплоидлы усак, карагай, чыршы үсентеләрен үрчетеп тапшырабыз. Гомумән, тулы тормыш белән яшәргә тырышабыз, төрле бәйгеләрдә, ярминкәләрдә дә катнашабыз. Җиләк-җимешләр өлгерә башлау чоры безнең өчен урак өсте инде ул. Уңышны җыеп алу, эшкәртү өстендә 60 лап кеше хезмәт куя, аларның 95 проценты җирле авыл халкы. Чыннан да, территория зур, эше бик җаваплы. Мондагы үсенте-агачларның һәрберсе безгә балаларыбыз кебек якын, һәрберсе өчен янып-көеп торабыз инде, - диде Магарлам Микаилов.
Яшел үсемлекләр дөньясын ихлас күңелдән яратмаган кеше питомникта эшли алмас иде. Агач-үсентеләрне карап-тәрбияләп тору зур түземлек, физик көч таләп итә. Яз башыннан кышка кергәнчеһәр көнне иртәдән кичкә кадәр эш бара биредә. Мондый катлаулы, ләкин шул ук вакытта игелекле хезмәт белән шөгыльләнүче кыю, тәвәккәл эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә иминлек телибез. Эшләрегез уңышлы булсын, чәчәк атсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа