Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Дан сиңа, совет солдаты!

Төрле якта мина тавышлары яңгырый... Югарыдан бертуктаусыз пуля яңгыры коя... Иске Оскол станциясе янында чолганышта калган илебез солдатларын дошман 2 сәгать дәвамында сыный.

Совет солдаты бирешәме соң! Туган ил хакына, аның бердәм халкы, туганнары, дуслары, сабый чаклары куркыныч сугыш елларына туры килгән газиз балалар хакына алар барлык авырлыкларга да түзә, гомерләрен аямыйча дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Әлеге хәлиткеч бәрелештә дә фашист илбасарларының юлы киселә. Яшел яшьлек елларында җир җимертеп хезмәт куярга, тормыш корып, нәсел дәвам итәргә тиешле бер төркем ир-егетләр беренче тапкыр дәһшәтле сугышка нәкъ шушы Иске Оскол станциясендә 1943 елның 18 мартында ургылып килеп керә. Алар арасында якташыбыз, Яңа Елховой авылы егете Шаһит Летфулла улы Гарифуллин да була. Менә ничек искә ала ул вакыйганы ветеран:

- 3 ай дәвамында яшь сугышчылар курсы узганнан соң безне тимер юл вагоннарына утыртып, Арзамас каласы аша Обоянь шәһәренә озаттылар. Иске Осколга якынлашканда бертуктаусыз шартлаулар ишетелә башлады, станциянең дөрләп януы әле дә күз алдында. Без аны-моны уйларга өлгермәдек, кинәт кенә тукталган поезддан җиргә коелдык. Сугыш тәмен тәүге тапкыр шунда тойдым. Тирә-юньдә тынлык урнашкач кына, башларны күтәрдек. Андагы мәшхәрне сөйләп бетерерлек түгел: якындагы башнялар ауган, вагоннар чәчелгән, җир өсте үле гәүдәләр белән тулган, күпме офицер һәм солдат башын салган. Дошман поездны шартлату ниятен башкарырга ашыкмаган булса, үлүчеләр санының чиге булмас иде. Безнең бәхеткә, диверсант приказны иртәрәк биргән. Ул исәпләгәнчә, поезд станция янында урнаштырылган сугыш кирәк-яраклары төялгән эшелоннарга якынлашып, шартлауларга эләгергә тиеш була. Биредә без үзебезнең төркемдәге 3 дустыбызны югалттык (ветеран тирән көрсенеп куйды). Җимерелгән тимер юл рельсларын төзәтеп, кабат юлга кузгалдык. Билгеләнгән пунктка килеп җиткәч, безне - яшь солдатларны фронтның төрле юнәлешләренә җибәрделәр.

Шаһит Гарифуллинны разведкага сайлап алалар. Дошман тылына бару өчен, билгеле булганча, физик һәм мораль яктан нык булган, таныш түгел җирләрдә югалып калмый торган, каты характерлы, тәмәке тартмаучы, сакчыл кешеләр кирәк. Әнә шундыйлар сафына алына якташыбыз. 206 нчы укчылар дивизиясендә хәрби хезмәт үтеп, 10 көн эчендә разведка серләрен үзләштергәч, аны басып алу төркеменә билгелиләр. Биредә ул Урмышлы авылы егете белән бергә утлар-сулар кичә. Аларның разведкада күргәннәре үзе бер тарих. Немец фашисты белән күзгә-күз очрашу, "тел" кулга төшерү җиңелләрдән бирелми. Әмма кушылган заданиеләрне төгәл һәм чиста башкарып чыга совет солдатлары. Курсктагы вакыйгалардан соң Днепр елгасын кичүне, биредә дусларын югалту ачысын тоюны, "ура" кычкырып дошманны чигенергә мәҗбүр итүләрен дә язмабыз герое күңеле белән шул елларга кайтып, уфтанып, уйчанланып хәтергә алды.

Беренче сугыш ярасын Шаһит абый Канево янында ала. Черкасск өлкәсе Золотоноша шәһәрендәге госпитальдә 2 ай дәвамында дәваланганнан соң, ул Сталинград фронты корпусына алына. 6 ай буена кече офицерлар курсы узып, взвод командиры урынбасары-өлкән офицер булып, Ш.Гарифуллин кабаттан фронтка китә. Әлеге көнне бүгенгедәй хәтерли Шаһит абый. 1944 елның 22 июне була ул. Сазлыклы урыннарда фашист илбасарларын тар-мар итүләр, җиңүне якынайту өчен җил-давыллы яңгырда, карлы буранда, чыдап булмаслык эсседә көнне-төнгә ялгап алга барулар берсе дә эзсез узмый, һәр солдатның күңелен, тәнен камчылый, мәңге җуелмаслык булып йөрәкләргә кереп оялый. Дәһшәтле сугыш салган яраларны дәвалау чарасын табуы гына, ай-һай, авыр. Шаһит абый исә аны мәхәббәттә күрә. Сугыш елларында ук үзенең сөйгән ярын очратып, бәхет һәм өмет-ышаныч бүләк итүчесен гомере буена кадерләп яши. Яшьләр 1944 елда Рязань өлкәсендәге Спасск шәһәрендә таныша. Бирегә егет Ярцево каласында икенче тапкыр яраланып, кыр госпиталенә җибәрелгән була. Зинаида Ивановна белән алар очраклы рәвештә генә очраша һәм озак та үтми өйләнергә карар кыла.

Язмыш шулай кушкандыр, дәваланып, аякка басканнан соң, Шаһит абый үзе дә көтмәгәндә Рязань хәрби училищесына укырга керә. Кече батальонда бер ел белем алганнан соң, яхшы күрсәткечләр белән аерылып торганга күрә ул өлкән батальонга күчерелә һәм лейтенант званиесе алып училищены тәмамлый. Илебездә Җиңү көнен бәйрәм иткән мизгелне үзгә бер хис-кичерешләр белән сөйләде язмабыз герое. Мәйданга җыелып, бар халыкның әлеге бөек көнне туганнарча уртаклашуы, җырлап-биеп бәйрәм итүе, чыңлы гармун тавышлары - онытырлыкмы соң! Көттереп килгән, маңгай тире белән яуланган, меңләгән гомерләр өзелү хисабына ирешелгән Җиңү яме һәр йортка, һәр гаиләгә үтеп керә һәм мәңгелеккә берегә. Ачлык-ялангачлык, газаплаулар, югалтулар аша узганга күрә өлкән буын тормышның кадерен, бәрәкәтен тоеп яши шул. Менә шушы сыйфат җитеп бетми безнең буынга. Ветеран да яшьләрнең тормыш кадерен белмәүләренә борчылуын белдерде. Ә бит үрнәк алырлык шәхесләребез байтак.

Шаһит абыйның сугыштан соңгы еллары, эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Ул училищедан соң, КГБга хезмәткә күчә. Брянскта 6 ай контроль-пропуск пунктында, аннан соң Брестта чик буе отрядында застава начальнигы урынбасары, соңрак застава начальнигы булып эшли. Вакытыннан алда аңа биредә майор званиесе бирелә. Эшләү дәверендә ике тапкыр "СССР дәүләт чикләрен саклаудагы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә. 1969 елда Шаһит Гарифуллинны тантаналы рәвештә, зурлап лаеклы ялга озаталар. Ләкин Шаһит Летфулла улы кул кушырып утыра торганнардан түгел, шуңа да ул яшьләрдә хәрби рух тәрбияләү максаты белән берничә ел Куйбышевтагы электр-техник институтының хәрби кафедрасында укыта. 1972 елда якыннарының, туганнарының чакыруы буенча һәм үзе дә туган якны өзелеп сагынганга күрә, якташыбыз Әлмәткә кайтып төпләнә. Калабыздагы "Радиоприбор" заводында югары вазифаларда, соңрак ветераннар советы рәисе булып хезмәт куя. Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннар советында да 2 ел эшли әле ул. Кызганычка каршы, Шаһит абыйның терәге - тормыш иптәше моннан 12 ел элек якты дөньядан киткән. Бүген Шаһит абый балалары, оныклары бәхетенә сөенеп гомер кичерә.

"Җиңү көнен ел саен дулкынланып көтәм", - ди ул. Тормышындагы исәпсез-хисапсыз шатлыклы мизгелләренең иң зурысы аның өчен - 9 май. Күп еллар элек бөтен дөньяны ярып мина тавышлары яңгыраган булса, бүген, шөкер, илебезнең һәр почмагында бәйрәм котлаулары яңгырый, хөрмәтле ветераннарыбыз адресына рәхмәт сүзләре әйтелә, якты кояш җылы нурларын коя. Совет солдаты бәйрәм итә! Дан сиңа, ветеран!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250