Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Бәхет ул гаиләдә

Нәрсә соң ул бәхет? Аны һәркем үзенчә аңлый. Кемдер бай тормышта яшәүне, букчаң тулы акча булуны, зур урыннар биләүне бәхеткә исәпләгәндә, икенчеләр, җырдагыча әйткәндә, бала-чагаңның сиңа хәсрәт китермәвен, өйдә җылы түрең, ныклы нигезең, җанның һәрчак тыныч, сау-сәламәт булуны олы бәхеткә саный. Мәмәт авылында гомер кичерүче Гозәеровлар гаиләсе икенчеләр төркеменә өстенлек...

Нәкъ менә шушы гаиләне мисалга китерүебез очраклы түгел. Мәмәттә авылдагы үрнәк гаиләләр белән кызыксынгач, безгә биредә аларның күп булуын әйттеләр. Барысына да йөреп чыга алмыйбыз, берсенә аерым тукталыгыз дип сорагач, "Клара Гозәероваларга барыгыз. Бар яклап та тырыш, тату, мактауга лаек гаилә ул", - диделәр.

Менә без Гозәеровларның капка төбендә. Тырышлыклары тыштан ук күренеп тора. Йорт-җир, каралты-кура карап туймаслык. Өйдә үзара аңлашу, гаилә учагын сүндермичә саклаучы кеше булмаса, мондый бәрәкәткә ирешүе ай-һай. Гозәеровларның да бар андый "хәзинәләре". Ул - әниләре Клара апа. Бүген гаиләдә алты кеше: төпчек улы Айдар, килене Гүзәлия һәм өч оныгы. Тормыш иптәше Асаф абый белән 45 ел яшәгәннәр. Әгәр исән булса, моннан өч ел элек алтын туйларын билгеләп үткән булырлар иде. Язмыштан узмыш юк шул. Өч улларының уртанчысы авариягә очрап һәлак булган. Ул чактагы кичерешләрен ана үзе генә белә.

- Шөкер, улларыбыз инсафлы, эшчән булып үстеләр, алар өчен кызарырга туры килгәнне хәтерләмим. Олы улыбыз Илшат хокук саклау органында эшләде, хәзер лаеклы ялда. Әтиләре дә бик эшчән, бар яктан да булган, үткер иде, - ди Клара апа. Мәктәптә җиденче сыйныфны тәмамлау белән сыер савучы булып эшли башлаган кыз булачак ире белән фермада танышкан. Башта Асафның туган авылы Сәмәрканд бистәсендә яшәгәннәр, Мәмәткә өй җиткереп, 1985 елда күченгәннәр. "Тормышымнан бик канәгать. Бәхетле ана, бәхетле әби мин. Улым да, киленем дә "әнием", оныклар "әбием" дип өзелеп торалар. Иң мөһиме, картлыгыңда бәхет булудыр ул. Тормыш җитеш. Газ өйгә кергән, су агып тора. Авылда яшәр өчен шулкадәр әйбәт. Без үскәндә уты да, газы да юк иде. Учакка ягып ашарга пешерә идек, мичкә белән су ташыдык. Хәзер оҗмахта яшибез. Хәтта мунчада да газ. Авылда эшсезлек булу дөрес түгел ул. Эшләгән кешегә биредә дә рәхәтләнеп тормыш көтәргә була. Иренмәскә генә кирәк " - 73 яшьлек хезмәт ветераны Клара Гозәерова әнә шулай дип шөкерана кыла.

Бер гаиләдә ике ана. Икесе дә әлеге бөек исемне югары йөртә. Килен кайнана туфрагыннан ярала диләр. Хак сүзләр, ахрысы. Гүзәлияне кайнанасы мактап бетерә алмады. Гүзәлия социаль хезмәткәр булып эшли. Авылда ярдәмгә мохтаҗ булган алты өлкәнгә хезмәт күрсәтә. Аның шушы вазифада унбер ел эшләве сабыр, кешелекле, игътибарлы, эшкә кайнанасы кебек батыр булуын күрсәтә. Башкаларга булыша алуына ул үзе генә түгел, Клара апа да сөенә.

Гаиләдәге мәрхәмәтлелекне, эшчәнлекне күреп, балалар да шундый булып үсә. Айнур тугызда, Илнур сигездә, Гомәр икенче сыйныфта укый. Мәктәптән кайту белән хуҗалык эшләренә тотыналар. Мондый бердәмлек булмаса, әлбәттә, шуның кадәр мал-туар асрау җиңел булмас иде.

- Ике үгез бар, 20 каз, 27 үрдәк суйдык. Күпчелек балалар эшли, мин күбрәк өйрәтеп торам, кулдан килгәнчә булышам. Җәй буена малларга азык әзерлиләр. Киленем дә трактор да, мотоцикл да йөртә. Эшкә нык уңган. Андый киленнәр аздыр ул хәзер, - ди Гозәеровлар гаиләсенең иң өлкәне. Сөйләшә торгач, 15 баш умарталары барлыгы да ачыкланды. Бакча турында әйткән дә юк. Өстәлдәге ит-сөт, яшелчә-җимеш һәм башкалар - барысы да үзләренеке. Клара апа мәчеткә йөрергә дә вакыт таба. Абыстайга йөреп гарәпчә өйрәнгән, хәзер Коръәнне үзе дә укый ала. "Еллар тыныч, балалар исән-сау булсын, сабыйлар әти-әниле килеш ятим үсмәсен. Тормышта түзем булырга кирәк, яшь гаиләләр бер-берсен хөрмәт итеп, юл куешып яшәсеннәр. Бәхеткә юл әнә шуннан башлана" - Клара Гозәерованың теләге әнә шундый.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250