Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Безнең күңелләрдә ул исән...

Нәкъ бер ел элек, 24 апрельдә «Әлмәтнефть» идарәсенең «Ветеран» хоры җитәкчесе Расиха Җәмикъ кызы Җәләтованың йөрәге тибүдән туктады

Язның кояшлы бер көнендә көтмәгәндә язмыш аның гаиләсен, туганнарын ачы хәсрәткә салды, безне, хорда катнашучыларны, авыр хәлгә, бәхетсезлеккә дучар итте. Күпләр өчен тормыш туктап калгандай булды, йөрәкләребезне зур югалту ачысы биләп алды. Бер мизгелдә без аның елмаюлы йөзеннән, төпле киңәшләреннән, кешеләрне чиксез яратуыннан, хөрмәт итүеннән мәхрүм калдык, әле бүген дә үзебезне ятим итеп тоябыз. Әмма Расиха Җәмиковнаның якты истәлеге безнең күңелләрдә яши.

Ә бит киләчәккә хыялларыбыз зурдан иде. Бик күп күркәм чараларны оештыру планнары җитәкчелек тарафыннан хупланган, вазифалар бүленгән, концерт программасы белән чыгыш ясаячак сәхнә мәйданчыклары тәгаенләнгән, ялны оештыру даталары, хорда катнашучыларның юбилейлары белән бәйле истәлекле вакыйгалар билгеләнгән иде. Яңадан-яңа идеяләр белән рухландыручы буларак, ул Җиңү бәйрәме көннәрендә ветераннарны тантаналы шартларда хөрмәтләү турында хыялланды. Күпме әйтелмәгән фикерләре, эшләнмәгән эшләре, тормышка ашмаган планнарыкалды…

Бүген инде коллектив «Татнефть» - Забота»структур подразделениесенең «Нефтяник» хорыисеме астында яшәвен һәм эшләвен дәвам итә. Расиха Җәмиковна тарафыннан нигез салынган традицияләргә тугры калып, хорда катнашучы 30 кеше барыбыз да аның планнарын һәм хыялларын тормышка ашыруга бөтен тырышлыгыбызны куябыз. «Татнефть» - Забота» структур подразделениесе начальнигы Н.В. Овечкина, «Татнефть» ААҖнең Әлмәт территориаль башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Р.Р. Шәймәрданов, «Татнефть» ААҖнең Әлмәт территориаль ветераннар советы рәисе Н.А. Бочкарев, шулай ук хорыбызның грамоталы музыкаль җитәкчесе А.Ю. Юнысовлар һәр гамәлебезгә хәерхаһлы булып, һәрьяклап ярдәм кулы сузалар. Иң мөһиме - бүген коллективыбызга гаҗәеп яхшы белгеч, «Әлмәтнефть» идарәсенең мактаулы нефтьчесе Р.Л. Зиннурова җитәкчелек итә. Без аларның барысына да чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу бит аларның булышлыгы, теләктәшлеге бәрабәренә Расиха Җәмиковна җитәкчелегендә булдырылган хор яши һәм киләчәктә дә яшәячәк дигән сүз.

Хорда катнашучыларның концерт номерлары белән чыгыш ясау осталыгын тагын да арттыру өчен алар бөтен шартларны да тудырсалар да, барыбер дәбезгә хезмәт эшчәнлегенең барлык этапларында кешеләрне үз артыннан ияртеп бару хокукыннанбик оста файдалана белгән, гаҗәеп яхшыҗитәкчебез Р.Җ. Җәләтова җитми. Әле башлангыч сыйныфларда пионервожатый булып эшләгәнвакытта да ул үзенең уйлары, уеннары, биюләреһәм йөрәкләргә үтеп керә торган, үзәк өзгеч моңлыҗырлары белән мәктәп балаларын үзешчән сәнгатькә җәлеп итә алган. Һәм укучылар аңа ияргәннәр. 60 нчы еллар уртасында «Әлмәтнефть» нефтепромысел идарәсенә нефть кудыру буенча оператор булып эшкә килгәч тә ул нәкъ шундыйбула. Белемгә омтылуы көчле булу белән башкалардан нык аерылып тора. Идарәдә «Барлык нефтьчеләргә - урта белем» дигән чакыру яңгырауга, нәкъ менә Расиха Җәмиковна кичке мәктәптә урта белем алырга теләүчеләрне үз тирәсендә туплый. Аның оештыру осталыгы бәрабәренә эш буенча күп кенә иптәшләре соңрак югары уку йортларын да тәмамлап, грамоталы белгечләр булып китәләр. Ул үзе дә тормыш кыенлыкларына бирешмичә, Мәскәү нефть институтын отличие белән тәмамлап, базар икътисады өлкәсендә әйдәп баручы белгеч булып җитешә һәм «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе коллективында хезмәт эшчәнлеге дәвамында икътисади үзгәрешләр процессына уңышлы кушыла. Нәтиҗәдә ул бүлек начальнигы урынбасары вазифасында хезмәт куйган план-икътисад бүлеге алдынгы тәҗрибә мәктәбе статусына ия була. Компьютер технологиясен тәүлекләр буенча тырышып үзләштерә торгач, ул беренчеләрдән булып цехларда нефтьчеләрне икътисади белемнәргә якынайтуга алына һәм хезмәткәрләр соңрак производство белән идарә итүнең икътисади этәргечләре йогынтысы көчен көндәлек хезмәтләрендә тоялар. Расиха Җәмиковнаның бу юнәлештәге тырышлыгы югары бәяләнә - ул «Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы» дигән югары исемгә лаек була. 

Тынгысыз холыклы Расиха Җәмиковна вакытларузуга социаль мәсьәләләрне хәл итү белән тыгыз шөгыльләнә башлый. Һәм берничә елдан идарә коллективында гамәлдә булган социаль ташламаларбуенча эшләнмәләр «Татнефть»нең коллектив килешүенә дә кертелә.

Халыкта чын кеше һәрнәрсәдә - фикер йөртүдә дә, эш-гамәлләрендә дә, үз эшчәнлек даирәсендә дәэзлекле, төпле булырга тиеш диләр. Ул менә нәкъ шундый иде - нәтиҗәлелеккә ирешү юлында армый-талмый хезмәт куйды. Лаеклы ялга чыккач та, «Әлмәтнефть» идарәсенең ветераннар оешмасында лидер буларак, 2600 пенсионерны үз тирәсенә туплап, идарә ветераннарын шәһәрдә генә түгел, республика масштабында да алдынгылыккачыгара алды.

Ветераннар советы рәисе Р.Җ. Җәләтова җитәкчелегендә безнең коллективта эзлекле рәвештә пенсионерлар белән эшләүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү буенча республика семинарлары үткәрелеп килде. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге бәрабәренә аның ярдәме белән күп кенә яңалыклар кертелде һәм һәр пенсионерга аерым индивидуаль якын килү методикасы эшләнде.Ярдәмчел кеше буларак, ул өлкән яшьтәгеләрнең мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсен беренче урынга куйды. Ветераннар белән план нигезендә эшләүгә иреште. Һәм Расиха Җәмиковнаның турыдан-туры катнашы белән компьютер программасын эшләү бәрабәренә ветераннар хәрәкәте тарихында беренче тапкыр нефть компаниясендә һәр сугыш һәм хезмәт ветераны турында мәгълүмат базасы булдырылды. Бу аның шәхси җиңүе иде. Һәм соңгысы да түгел.

Шәхсән аның инициативасы белән 2005 елның 1 февралендә үзешчән сәнгать смотрларында катнашу тәҗрибәсе булган 15 ветеран идарәнең актлар залында җыелып, анда Р.Җ. Җәләтова җыр жанрын яратучыларга «Әлмәтнефть» идарәсендә«Ветеран» хоры булдыру кирәклеге турында аңлатты. Менә шул көннән аның тормышында яңаэшчәнлек өлкәсе башланды, һәм ул зур теләк белән, рәхәтләнеп анда баш-аягы белән чумды. Баштагы чорда сәхнә костюмнарын тектерү, музыка кораллары белән тәэмин ителеш, репетицияләр үткәрү өчен бина бүлеп бирү һәм башкалар белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү җиңел булмады. Тора-бара «Ветеран» хоры өлкәннәргә канат куйды - алар кабаттан яшьлекләренә әйләнеп кайттылар. Ничә яшьтә һәм нинди һөнәр ияләре булуларына да карамастан, аларны җыр-моңга булган мәхәббәт берләштерде, мавыктырды, рухландырды. 18 ел дәвамында алар зур җиңүләр яуладылар. Шәһәр, республика һәм россиякүләм конкурсларда һәм фестивальләрдә лауреатлар булдылар, ике ел рәттән хор «Татнефть» ААҖнең үзешчән сәнгать смотры лауреаты булып танылды, ике тапкыр «Фольклор» номинациясендә диплом белән бүләкләнде, РФ күләмендә уздырылган «Спас ярминкәсе»ндә шулай ук дипломга ия булды. ТНВ-Яңа гасыр телеканалындагы «Җырлыйк әле»тапшыруында чыгыш ясады. Нефтьчеләр тормышындагы һәр бәйрәмнең үзәгендә торучы әлеге коллектив һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Расиха Җәләтова тормыш юлыннан җыр белән бергә атлады һәм әйләнә-тирәдәгеләрне дә шуңа әйди алды.

Тик... тәкъдиреңә язылганнан узып булмый, диләр. Эше белән дә, күңеле белән дә гүзәл, мәрхәмәтлелек һәм изгелек өлгесе булган, алиһә кебек күркәм ханымга - Расиха Җәмикъ кызына да, димәк, узган ел апрельнең 26 сы көнне бакыйлыкка күчү язган булгандыр, күрәсең. Андый хәл булырга мөмкин икәнлеген башыбызга да китермичә, без бит әле аның белән нефть компаниясендә хор хәрәкәтен үстерүгә багышланган «Нефтяник» дип аталган китап чыгарырга планлаштырган идек. Бөтен нәрсә әзер иде - текстлар да, фотолар да, хорда катнашучылар турында зарисовкалар да һ.б.Кызганычка каршы, финанс җитмәү сәбәпле ел дәвамында аңа хыялларын, теләкләрен тормышка ашыру насыйп булмады. Бик аяныч... 

Бүген Расиха Җәмиковна безнең арада булмаса да, үзенең рухи матурлыгы һәм аналарча юмартлыгы, кайгыртучанлыгы белән гаиләсе, туганнары, дуслары хәтерендә яши. Аның башлаган эшләрен без горурлык белән дәвам итәбез һәм ул бәхетле чорны һич кенә дә онытмыйбыз. «Бакыйлыкка күчсә дә, безнең күңелләрдә ул һаман да исән!» - дибез.  Чөнки безнең өчен ул мәңгегә йөрәкләребездә яшәячәк кеше булып калды.

Луиза Подъячева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса