Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Без туган телебезне онытырга тиеш түгел

Яз белән кыш бер-берсенә баш бирмичә тарткалашып яткан көннәрнең берсендә - 18 мартта яраткан шагыйрәбез Клара Булатова туган көнен билгеләп үтә.

Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучы-шагыйрә, Әлмәт, Сарман районнарының мактаулы гражданы Клара Гариф кызы Булатова белән Россия Ислам институты студенты Фирүзә Әхмәтшина сөйләште.

Һәр җөмләсен, һәр фикерен шигъри калыпка салып сөйләүче шагыйрә Клара апа белән Нәфис абыйларда кунакта булдым. Очрашу турында телефон аша алдан килешеп куйсак та, бик дулкынланып бардым. Ул бит үзе - Клара Булатова! 

- Клара апа, сез әле хәзер дә иҗатыгызны дәвам итәсез, бу эштә сезгә булышучылар кемнәр?
- Әлбәттә, иң мөһиме - иҗат итү, анысы минем өстемдә. Ләкин моңа карамастан минем төп булышучым, «уң» кулым - ул минем иптәшем, Нәфис. Кайбер вакытларда шигырьләрне күчереп язгаларга туры килә, бу эштә миңа социаль хезмәткәр - Нәфисә ярдәм итә.

- Яшь вакытта әйтергә теләп тә әйтеп бетерә алмаган сүзләрегез бармы?
- Бар шул, балам. Шуңа күрә мин үземнең яшәвемне дә дәвам итәм. Мин гомер буе татар теле өчен көрәштем, аны саклап калыр өчен күпме көч түктем. Яшь вакыттан бирле балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, зур мәдә-ният сарайларында татар телен үстерү өчен хезмәт иттем. 90 нчы елларда да Татар иҗтимагый үзәгендә бюро әгъзасы булдым, анда көне-төне эшләдем. Әлмәт шәһәрендә татар гимназиясе ачылуына мин йогынты ясадым, ул мәктәпнең гимнын да яздым. 

Өч ел элек, 85 яшем уңаеннан иптәшем белән бергә бер ел эчендә кырыкка якын очрашулар уздырдык. Алар барысы да татар телен үстерү максатыннан оештырылды. Дөресен генә әйткәндә, менә шушы татар теле өчен көрәш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

- Минем уйлавымча, хә-зерге вакытта сез бик күп яшьләр өчен үрнәк булып, илһам чыганагы булып торасыз, бу хакта үзегезнең фикерегез ничек?
- Минем үземнең илһам чыганагым, минем иң зур бүләгем - ул минем иптәшем, Нәфис. Гомер буе иҗат итеп, күпме көч түгеп, барысын да без бергә булдырдык. 
Үз шигырьләремне мин халыкчан эчтәлекле, үзенчәлекле итеп яздым, шуңа күрә хәзерге вакытта яшьләр, кем булуына карамастан, минем иҗатыма карата битараф кала алмыйлар дип уйлыйм.

- Соңгы вакытта сезнең иҗатыгызда Аллаһ белән бәйле шигырьләрегез ешрак очрый. Моңа игътибар итүегезнең сәбәбе нәрсәдә?
- Күреп торабыз, хәзер заманалар үзгәрде. Элеккеге вакытта дин мәсьәләсен күтәрү каралмый иде. Минем күңелемдә Аллаһ белән элемтә, иман һәм дин һәр-вакыт яшәде. Дөресен генә әйткәндә, хөкүмәт тарафыннан мөмкинлекләр туу белән, мин дин белән бәйле уйларымны үз иҗатымда белдерә башладым.

- Бүгенге көндә иҗа-тыгызга бәйле булган, үзегезне борчый торган мәсьәләләр бармы?
- Әлбәттә, бар. Бүгенге көндә хөкүмәт тарафыннан мәктәпләрдә, гомумән Татарстанда татар телен бетерү бара. Саф татар балалары рус телендә сөйләшәләр. Балалар бакчасында, мәктәпләрдә чиста татар телендә сөйләшә торган балалар саны бик аз. Без туган телебезне онытырга тиеш түгел. Аның яшьләр тарафыннан дөрес бәяләнмәве, югалып баруы мине иң борчый торган хәл. Бик исемдә калды, 90 нчы елларда татар мәктәбенә үз теләкләре белән килгән кешеләрне татар телендә язарга, сөйләшергә өйрәтү өстендә эшләдем. Хәзер инде андый кешеләр бик аз.

- Алга таба иҗатыгызны нинди юнәлештә дәвам итәргә телисез? Киләчәккә бәйле яңа уйларыгыз, фи-керләрегез бармы?
- Дөресен генә әйткәндә, мин үземнең хатирәләр китабы бастыру турында уйлыйм. Үземнең үткән тормыш юлымны яктырту өстендә эшлисем килә. Гомер буе мин аерым көндәлекләр алып бардым. Аларны бергә берләштереп, тормыш юлымны күрсәтәсем килә.

Авылдашым булса да, шушындый дәрәҗәле шагыйрә белән мондый  очрашу тәүге тапкыр иде. Курку катыш читенсенеп кенә барган җиремнән алар миңа канатлар куеп  кайтардылар. Клара ападагы җор тел, сүз байлыгы, Нәфис абыйның игътибары, ихтирамы  кешелек дөньясына башка күз белән карарга сабак бирде.

Менә кайда ул ихтыяр көче, яшәүнең мәгънәсе, газиз туган телебезгә аек караш, чын мәхәббәт! Шушындый татар шагыйрәсе белән якты, истәлекле очрашуга мин бик рәхмәтле.

 

Әңгәмәдәш Фирүзә Әхмәтшина


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса