Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Армия күп нәрсәгә өйрәтте

15 нче янгын бүлегендә эшләүче Илгиз Гыйтиятуллин шулай ди.

Тумышы белән ул Әлмәт районының Мәмәт авылыннан. Күп балалы гаиләдә олысына һәм кечесенә хөрмәт сабый чактан тәрбияләнә, шуна күрә дә дус яшиләр, бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торалар.

"Сәламәт тәндә - сәламәт рух" - Илгизнең тормыш девизы. Ул гомер буе спорт белән шөгыльләнә. Яраткан спорт төрләре: волейбол, чаңгы һәм авыр атлетика. Физик яктан чыныккан егеткә солдат хезмәтен узу да кыен булмый. "Армия төрле шартларда яшәргә, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтте, ин мөһиме, киләчәк язмышымны билгеләде", - дип искә ала Илгиз Миннегәрәевич.

Беренче остазы - таләпчән,үз эшен бик яхшы белүче Николай Макаровтан күп нәрсәгә өйрәнә. Бүлек белән Ю.А.Норкин җитәкчелек иткәндә Илгиз янгын спорты белән актив шөгыльләнә башлый. Даими рәвештә профессиональ күнекмәләрен камилләштереп, югары нәтиҗәләргә ирешә, призлы урыннар яулый.

Янгын сагында 11 ел эшләгәннән сон Розалия исемле сөйкемле кыз белән гаилә кора. Бер елдан кызлары Лилия дөньяга аваз сала. Үземне ул вакытта дөньяда ин бәхетле кеше итеп хис иттем, ди Илгиз.

Узган ел Илгиз Гыйтиятуллин федераль янгынга каршы службаның икенче номерлы отряды тармаклары арасында үткәрелгән "Ин яхшы бүлекчә командиры" бәйгесендә катнаша. Анда аңа тиңнәр булмый. Беренче урын яулап, икенче этапка - республика ярышларына әзерләнә. Биредә югары янгын спорты буенча физик әзерлектән тыш, ныклы теоретик белемнәр дә таләп ителә. Спорт залында берничә сәгатькә сузылган тренировкалар, теория буенча көндәлек тестлар Казанда лидерлык позициясен саклап калырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә ул икенче урын ала. Бу һич тә начар күрсәткеч түгел. Без коллективыбызда шундый профессионал булуы белән горурланабыз.

15 нче бүлекнең икенче каравыл коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса