Җан җылысы
Һәр авыл халкының игътибар үзәгендә яшәгән, хөрмәт иткән күренекле кешесе була.
Безнең Елховой авылында алар күбрәк тә. "Аккан сулар"ымда мин сельпода хисапчы булып эшләгән елларда сельпо рәисе Фатих абзый Гариповны якыннан белүем турында искә алган идем. Бүген исә сүзем аның хәләле Миннегөл апа турында.
Миннегөл апа... Юк, ул гади авыл хатыны гына түгел, ә чын фәрештә җанлы кеше ул! Мин гомерем буе аның турында нәрсә дә булса язарга омтылып яшәдем. Ләкин, әйбәт яза алмам дип, үземне җыеп килдем.
Ә Фатих абзый... Аны мин дәһшәтле сугыш еллларының берсе - кырык өчтән үк белә идем. Сугыштан бер аягын гарипләтеп кайтканнан соң, аксап-туксап, без укыган башлангыч мәктәпкә "Совет әдәбияты" (хәзер "Казан утлары") журналлары тотып керде ул. Укытучылар арасында тарату өчен почта бүлегеннән биреп җибәргәннәр икән аларны - бу турыда мин әнә шул сельпода эшләгәндә белдем. Фатих абзыйга ул вакытта унтугыз гына яшь булган.
Озакламй аны клуб мөдире итеп куйдылар. Авыл нәшатлыларын - укытучыларны,яшьләрне туплап, клуб сәхнәсендә концертлар, спектакльләр куела башлаганын да яхшы хәтерлим, чөнки без, авылның олысы да, кечесе дә, клубта уздырылган чаралардан беркайчан да читтә калмый идек.
Бераздан Фатих абзый авылыбыздагы ике кибетнең берсендә сатучы булып эшли башлады.
Аның сугыштан яра алып, исән-имин әйләнеп кайтуы, алты балалы олы гаиләнең бәхетеннән булгандыр. Тик ул чорның һәр анасы кебек уңган-булган, тырыш әниләре Закирә абыстай гына шушы бәхетне татып озак яши алмады - ул кырык бишенче ел кышында суык тидереп кырык бер яшендә кинәт кенә үлеп китте.
Нәкъ менә шушы хәлдән соң өй тулы эбер-чебер туганнарының хәлен азмы-күпме җиңеләйтү теләге белән өйләнергә карар кыла. Тик аларга җан җылысын бирә алырдай, үзенә исә гомерлек сөекле яр булырдай кәләш табасы гына кала. Авылыбыз зур. Һәм анда ул елларда андый кызлар булмый калмагандыр. Тик бер очраклылык Фатих абзыйга бәхетне унике чакрымдагы Туймәт авылыннан табып бирә. Район үзәге Чирмешәннән кайту уңаенда ул әлеге авылдагы туганнарына хәл белергә дип керә һәм сүз артыннан сүз китеп, өйләнергә уйлаган егеткә күршедә генә яшәгән гаҗәеп акыллы, искиткеч сөйкемле, башка күркәм сыйфатлары белән дә башка авыл кызларыннан күпкә аерылып торган Миннегөл атлы кыз барлыгын җиткерәләр.
Очрашу-танышу озакка сузылмый. Һәм, ни гаҗәп, егет белән кыз бер-берсен ошаталар һәм сүз-ниятләрендә уртаклык табалар.
Әнә шулай Туймәт авылының әле революциягә чаклы ук старостасы булып торган, коллективлашу дигән хәтәр ыгы-зыгы чорында авылда беренче булып колхозга керергә ризалашкан Шакир һәм аның күндәм хатыны Сәмига гаиләсендә туып-үскән күркәм холыклы, тыйнак һәм ягымлы Миннегөл, бар булган бирнәсен төйнәп, Елховойга килеп төшә.
Ә биредә... Ызба тулы ятим балалар. Арыклар, өс-башлары сәләмә. Салкыннан күшегеп утыралар, чөнки ул елларда март айларында да атнага сузылган кар бураннары котыра торган иде.
Миннегөл башта мичне ягып җибәрә, су җылытып идәнне юып ала. Аннары бәрәңге кырып, зур чуен кайнар мичкә тыга. Үзе белән алып килгән бодай онын туглап, табада коймак пешереп ала. Мондый затлы ризыкны инде күптән күрмәгән балалар өчен үзенә күрә бер бәйрәм була аның килен булып төшкән әлеге көне.
- Габделәхәт абзый сугышта югалгач, әти белән әнинең бердәнбер балалары булып калган идем, - дип сөйли Миннөгел апа. - Кияү аларга да бик ошады. Алар фатихасы белән чыктым Фатихка һәм тормышым, чорына күрә бик үк җиңел булмаса да, һич кенә дә үкенүле дип әйтә алмыйм. Фатих тормышчан һәм кайгыртучан, булдыклы һәм тырыш иде. Киңәш-уңаш итешеп, аңлашып, бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Ә сеңлесе Сәгыйдә минем ахирәтем, энеләре Исмәгыйль, Ибраһим, Җәмил һәм Мәҗит исә туганнарым кебек булдылар, мине бик яраттылар. Чөнки мин үзем дә алар турында даими кайгыртып яшәдем. Фатих абзыйлары малайларга карата кырысрак иде. Мин аларга бер дә кул тидертмәдем, "Тотынма, тимә!" - дип гел яклап тора идем.
Аларның тормыш башлап җибәргән еллары - сугыштан соң котырган ачлык, хәерчелек белән истә саклана безнең буын кешеләре хәтерендә. Миннегөл апа да шуларны йөрәк әрнеше белән искә ала:
- Малайларның өс киемнәрен юып, ямап бару - минем өчен иң төп эш иде. Ә кием җитешми. Аларны ямаганда янымда көтеп утыралар. Бер көнне Туймәткә китеп, малайларга Габделәхәт абзыйдан калган, әтидән арткан бар булган киемнәрне алып кайттым: кемгә күлмәк, кемгә чалбар, кемгә фуфайка... әй, малайларның шатланганнары! Әти белән әни безнең ишле гаиләгә гел ярдәм итеп яшәделәр - урыннары оҗмахта булсын! Әти вафат булгач, әнине Елховойга алып кайттык. Тугыз ел бездә яшәде ул. Фатих абзыең бик хөрмәт итә иде әнине. Кая гына бармасын, аңа атап күчтәнәч алып кайта, сөендерә торган иде әнине...
Миннегөл апа хатирәләргә бирелгәндә мин дә ул гаиләдәге хәлләрне искә алам, чөнки бер авыл кешеләре, бер тирәдә әвәрә килеп, ачлык-ялангачлыкны да бергә кичердек ич. Исмәгыйль абзый 1929 елгы иде. Миннегөл апаның сүзләренә караганда, ул малайлар арасында аерым бер йомшак күңелле булган. Мин дә аның әйбәт, ачык йөзле егет булып үскәнен хәтерлим.
- Мин беренче балам Минәхмәтне күтәргән чагым, - дип дәвам итә Миннегөл апа. - Азык-төлеккә бик кытлык вакыт. Үзенә тигән аз-маз ризыкны: "Апа, мә, аша әле, синең бәбәйгә сөтең күбрәк төшәр," - дип мине гаҗәпкә калдыра иде. Югыйсә үзе дә ач бит. Шундый кайгыртучан, нечкә күңелле иде. Гомере генә озын булмады балакайның...
Әйе шул, кыска гомерле булды Исмәгыйльабзый. Ул авыр елларда баш калкыткан егет-җилән тормышын аз-маз көйләү ниятеннән читкә китәргә тырыша иде. Исмәгыль абзый да, уналты яшен тутырыр-тутырмас, Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәренә китеп барды. Бер елдан ул ак күлмәк, куе зәңгәрсу шахтер формасында, хром итекләр киеп авылга кайтып берничә көн кунган булды, кызлар җыелган аулак өйләргә йөрде һәм кабат Осинникигә юнәлде. Озакламый аннан, авыл халкын тетрәндереп, фаҗигале хәбәр кайтып иреште: Исмәгыйль абзый суүткәргеч салганда траншея җимерелеп, шул җир астында калып һәлак булган. Аңа бары унҗиде яшь иде. Мин аны гел матур киенеп Осинникидән кайтканын искә алам. Үзе дә шәп егет иде.
Сәгыйдә апаның да гомере озын булмады. Ул авылыбызның сугыш утын кичеп кайткан Хөсәен абзый Гыйззәтуллинга тормышка чыккан иде. Тыныч кына яшәп, дөньяга өч бала китергәч, Сәгыйдә апа да әнисе Закирә абыстай язмышына юлыкты - суык тидереп, кыска гына вакыт эчендә 36 яшьтә вафат булды. Хәзер инде аның игезәкләре Рафик белән Рафика да дөньяда юк. Олы кызы Җәмилә исән-сау, шөкер, алтмыш яшь икән инде.
Сиксән җидесен тутырган Миннегөл апа, ходай биргән озын гомергә шөкерана кылып, табып үстергән биш баласының, ун оныгының, алардан да туган тагын сигез бәләкәчнең сау-сәламәт яшәүләренә куанып яши бирә. Ә куанырга җирлек, шөкер, юк түгел. Олы улы Минәхмәт Әлмәттә төрле оешмаларда фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Икенче улы Ниаз да ялда. Ул озак еллар нефть мәйданнарында эшләде. Бүген Ниаз һәм аның хәләле Нәфисә төп йортта Миннегөл апаның төп ышынычы, тәрбиячеләре булып яшиләр. Өченче улы Минзаһит белән аның хәләл җефетендә дә өч бала үсә, алар да гадел хезмәт кешеләре. Кызы Талиянең дә үз белгечлеге, үз шөгыле, хезмәте.
Ә менә кече улы Дамир барысыннан да уздырды бугай белеме белән дә, тормышта яулаган үрләре белән дә. Миннегөл апа моңа ниндидер эчке канәгатьләнү хисе, горурлык белән яши. Иң кече улы - иң олы дәрәҗәле кеше булып үсеп бара. Бүген ул Әлмәт шәһәр һәм район эчке эшләр идарәсе җитәкчесе, полковник. Зур абруйлы - үз даирәсендәге җитәкчеләр аңа олы хөрмәт белән яшиләр. Ул килгәч тә калабызда да, районда да ныклы тәртип урнашып бара. Моны әлмәтлеләр үзләре дә яхшы сизә. Фатих абзый да кече улына өмет баглап яши, исән булса ул да улы белән горурланыр иде. Буыннары да ныгырга өлгермәгән килеш унҗиде яшеннән сугыш утына кереп, озак та үтми аягын җимертеп, катлаулы операцияләр кичергән авылдашым җитмеш яшьне узып яши алуына ихлас күңелдән риза булуын әйткән иде миңа бер очрашуыбыз вакытында. Андый чакларда Фатих абзыйның сөйләшеп сүзе бетми иде.
- Әсгать энем, авыл тарихын язып калдыр әле. Синнән башка аны эшләүче булмас, - дия иде ул миңа. Авыл тарихын күзаллап, кызыксынып, күп нәрсә турында белеп, ишетеп яши иде ул. Нәкъ әнә шул Фтих абзый һәм башка авылдашларымның гозерен үтәү йөзеннән 2003 елда Елховой һәм Түбән Абдул авыллары тарихын эченә алган "Баграш токымы" дигән китабымны бастырып чыгардым. Кызганыч, бу вакытты Фтих абзый юк иде инде. Шулай да, мин аның рухы шат булгандыр, дип уйлыйм.
Инде кабат Миннегөл апа турында шуны җиткерим: ул безнең авылга килен булып төшкәч, авыл халкы өчен үз кешегә әверелде. Бүген дә аны Елховойлар бик яраталар. Шулар арасында аның үзе аякка бастырышырга булышкан каен энеләре Ибраһим абзый, Җәлил дустым һәм Мәҗит тә бар. Яшьлегебездә Җәлил белән Лашман урта мәктәбендә укып йөрдек, бер фатирда яшәдек. Бары - бергә, югы - уртак иде ул елларда безнең өчен. Армиядә бер үк елларда хезмәт иттек, хатлар алыштык. Бүген ул хәләл җефете һәм балалары белән Лениногорскида яши. Сәламәтлеге шәптән түгел, ләкин күңел көрлегенә килгәндә - соклангыч кеше! Шундый сыйфат барыбызда да булсын иде.
Авылымда сирәк булсам да, аның сулышы, яшәеше, халыкның тормышы белән даими кызыксынып, уйланып яшим. Миннегөл апа белән дә кабат очрашып, иркенләп бер сөләшеп, чәй эчеп утыру минем өчен бер мәртәбә булды. Килене Нәфисә:
- Без аның балалары, киленнәре, оныклары, аларның да балалары барыбыз да әнинең киңәшләренә колак салып, аның сүзләрен үгет-нәсихәтен тыңлап, аның җан җылысын тоеп яшибез, - диде шул чакта - гомере генә озын булсын...
- Мин дә шул фикердә. Мең яшә, Миннегөл апа!
Әсгать Салах, язучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа