Иртәрәк иде бит әле, Нәфисә...
Ул җиңелеп түгел, ә җиңүче булып күчте мәңгелеккә
Үзенә үлчәп бирелгән гомернең кадерен, матурлыгын тоеп, башкаларга күрсәтеп, чын мәгънәсендә калганнар җанында «кояш» булып китте.
Нәрсәдән башларга соң әле... Бушлыкны нәрсә белән тутырырга? Диндә әҗәлне һәркемгә үз вакыты белән килә, иртә дә түгел, соңга да калмый, диелә. Бәхәсләшмим... Ләкин кайвакыт ашыгыбрак килә кебек. Нәфисәбез ашыкмаса да, әҗәл ашыкты.
Мәшһүр якташыбыз Р.Фәх-реддиннең «Яши белеп яшәү бер хәл, үлә белеп үләргә кирәк» дигән гыйбрәтле сүзе әйтерсең безнең Нәфисә турында. Чөнки ул кешеләрне яратып яшәде. Алга планнар корды. Бөтен кеше куркып торган яман чирнең йөзенә басып, аңардан өстен була алды.
Моның шулай икәнен тагын бер кат искә төшереп, укучылар хозурына аның белән моннан ел ярым элек булган әңгәмәне тәкъдим итәм. Гадәттә без кеше исән чагында артык игътибарга алмаган нәрсәләрне, үзеннән соң башкачарак аңлап, дөресрәк кабул итәбез. Әлеге әңгәмәдән сез бәлки җаныгыз белән Нәфисәнең тавышын ишетерсез.
Исән булыйк әле, исән булыйк
Гомер йомгагы тәгәри генә. Әйе, ул һәркемнеке дә тәгәри инде. Хикмәт аның тәгәрәвендә түгел, ә ничек тәгәрәвендә.
– Нәфисә, син үзеңне бик тә көчле ханым, көчле шагыйрә буларак күрсәттең. Бүгенге халәтең ничек?
– Көчле дип, төрле чак була. Әле менә күптән түгел генә санаторийда ял итеп кайттым. Кәефем дә, сәламәтлегем дә Аллаһка шөкер, әлхәмдүлиллаһ.
– Авыр вакытларда кайдан көч алдың? Үзеңдәге бу көчне нәселдән килгән дип әйтә аласыңмы?
– Авыр чакларда төрлечә кыланып карыйсың инде. Авырлык килгәндә, гадәттә, аның сәбәбен белергә, аңларга тырыша башлыйсың. Ни өчен ул болай, ни өчен синең белән шундый хәл һ.б. Шуның ише кирәкмәгән сораулар белән үзеңнең башыңны катыра башлыйсың. Шушыны аңласам минем хәлем җиңеләер төсле. Юк, бу нәкъ киресенчә була. Чөнки синең болай да юк энергияң үзең белән «разборкага» сарыф ителеп бетә. Һәр ситуацияне ничек бар, шулай кабул иткәннән соң гына шул ситуациядән чыгу юлы табыла. Шундый вакытта бер акыллы кеше әйткән иде миңа: «Әгәр син ул ситуацияне үзгәртә алмыйсың икән, син ул ситуациягә мөнәсәбәтеңне үзгәрт», – дип. Нәкъ шулай. Аннан үзеңне сөенә, елмая белергә өйрәтергә кирәк. Нәкъ менә үзеңне үзең өйрәтергә. Мин аны болай итеп эшлим, үз-үземә сорау бирәм: «Нәфисә, сиңа нәрсәләр ошый әле», – дим дә, тезеп китәм, уйда. Яки кайвакытта гел язып куям. Мәсәлән, тәмле итеп чәй эчү, тәнгә рәхәт тукымадан кием кию. Тәрәзәдән караганда күзгә рәхәтлек бирә торган матур күренеш ачылса, шундый тәрәзәләрне яратам. Шулар ошый дип үземә үзем рәхәтлек ала торган программа төзим. Адәм баласының эчке энергиясе, яшәү көче, егәре бик зур бит ул. Ләкин без аны я куллана белмибез, я юкка-барга сарыф итәбез. Безнең бәла шушында. Әлбәттә, авыр вакытларда миңа дингә, Аллаһка якынаю бик ярдәм итте. Тынычландырды, көч, ышаныч бирде. Ә инде менә нәселдән килгәнме дигәндә, әлбәттә, ихтыяр көче, холык, ныклык, үҗәтлек, эчке энергия, яшәү көче – болар барысы да каннан, нәселдән күчә дип уйлыйм. Мондый холык нәселдән киләдер.

– Әйдә, иҗат турында сөйләшүгә күчик әле. Хатын-кыз шигърияте ир-ат шигъриятеннән аерыламы? Ничек уйлыйсың?
– Һәрбер шәхес үзенә генә хас уникаль була бит инде ул. Миңа калса, аны хатын-кызларга һәм ирләргә бүлеп карау да дөрес түгелдер. Һәркемнең үзенә генә хас иҗади алымнары була. Минемчә, хатын-кыз шәхси эмоцияләренә, хисләренә таяныбрак иҗат иткән кебек. Ә ир-ат күбрәк реаль ситуациягә, чынбарлыкка игътибар иткән шикелле. Логик яктан да камил, фәлсәфи яктан да көчлерәк фикер йөрә алар. Шәхсән үзем интуиция белән генә эш итә торган кешемен. Иҗатта да, тормышта да интуициягә ышанам һәм ул миндә бик көчле.
– Интернетка күз салсаң, бөтен кеше шигырь яза. Чын шагыйрь графоманнардан нәрсәсе белән аерыла?
– Чын шагыйрь, минемчә, укымышлы, грамоталы, тыйнак, үзенә тәнкыйть күзлегеннән карый торган була. Аның язган әсәрләре бөтен кагыйдәләргә туры килә. Ягъни шигырь үлчәме сакланган, рифма тапталмаган, фикер кабатланмаган, темалары югары хисләргә корылган. Менә шундый иҗат кешесе чын шагыйрь була. Ә графоманнарда үзтәнкыйть юк, амбицияләре көчле, темалары сай. Менә шундый кешеләрне графоманнар дип әйтергә буладыр дип уйлыйм. Ләкин Ходай биргән талант белән бик яхшы шагыйрь булып була. Ә әдәбият теориясе буенча югары белем алган профессиональ язучы, шагыйрь дә талантсыз булырга мөмкин. Ул ягы да бар.
– Шагыйрә булу җиңелме? Сиңа нинди темалар якын?
– Шагыйрә булу җиңел димәс идем. Бигрәк тә миңа, физмат тәмамлаган кешегә. Вакытында, яшь чакта тиешле әдәбиятны укымаганлыгым нык сиздерә. Шуңа да үземне актив иҗат итүчеләр рәтенә кертә алмыйм инде мин. Аннан үзтәнкыйть тә бик көчле миндә. Бәлки бик тә яхшыдыр ул шигырь. Әмма дә ләкин мин аны бракка чыгара алам. Менә шундый хәлләр еш була минем белән. Әлеге дә баягы физматлык – минем өчен зур комплекс. Ә инде темаларга килгәндә, шул ук мәхәббәт, туган як, тормыш фәлсәфәсе, хатын-кыз, әни, хәзер инде әби хисләре.
– Заман хатын-кызы хисси шигъри дөнья белән тормы-көнкүреш мәшәкатьләре «прозасын» ничек берләштерә ала?
– Хис белән, дөньясы белән тормыш прозасы ул хәзер шулкадәр нык берләшкән, хәтта аларны аерып тора торган чик тә юк кебек. Чөнки тормышы да әкияткә әйләнде, хисләре дә прозалашты. Ә заман хатын-кызына дигәндә, заман хатын-кызына зерә рәхәт хәзер. Беренчедән, аның мәшәкатьләре күпкә кимеде, дөресрәге, җайланды. Күп эшебезне техника эшли. Шуңа буш вакыт җитәрлек. «Вакыт юк» дигән сүз ул, гомумән, дежур сүз генә хәзер. Теләгән кешегә әллә нинди иҗатлар белән шөгыльләнергә мөмкин. Бу очракта тормыш мәшәкате киртә түгел. Аңа бары бер генә каршылык бар – ялкаулык. Әлбәттә инде, кәеф булу кирәк, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы.
– Нәфисә Сабирҗанова киләчәккә нинди планнар белән яши?
– Киләчәккә планнар... Исән-сау, сәламәт булып яшәргә иде әле. Тамирлан оныгымның туенда түр башында утырырга иде әле ак әби булып, акыл өйрәтеп, теләк теләп, дога кылып. Ә якын киләчәктә, күптән тупланган шигырьләр җыентыгым ята, дөнья күрмичә. Шуны китап итеп чыгарырга иде. Планнар вак-төяк бар инде ул. Исән булыйк әле, исән булыйк.
– Укучыларга ниләр әйтер идегез?
– Газета укучыларга иң изге теләкләрем. Сәламәт булсыннар, Аллаһ ташламасын. Дөньяларда тәртип урнашып, җаннар тынычланып, сугышларсыз бәхетле яшәргә язсын!
.png)
Акыл белән күңел бик сирәк килешәләр. Бүген шундый вакыт: Нәфисәнең киткәнен акыл белән аңласак та, күңел аның дөреслегенә ышанмый. Бу әле озак шулай булыр. «Кояш»сыз яшәргә өйрәнү тиз генә була алмас.
Без, барлык газета укучылар исеменнән, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урының Фирдәвес җәннәтләрендә булсын, Нәфисә! Бу дөньяда синең урын бик озак буш торыр.
Рәфкать Шаһиев
Фото: Нәфисә Сабирҗанованың шәхси архивыннан
Бу дөньяны югалтырга иртә әле
Нәфисә Сабирҗанова
Хәерлесен биргән өчен
Булганына шөкер итәм һәрбер кичтә,
Олыгая барган саен һаман яшем,
Кызыктыргыч ниләр тулы бу дөньяда
Кунак кына икәнемне белеп яшим.
Аллаһыма рәхмәт укыйм һәрбер таңда:
Һәр мизгелдә минем җанга кергән өчен,
Һәр теләгән теләгемне кабул итми
Хәерлесен генә миңа биргән өчен.
***
Яшим, яшим!
Яшәр өчен җай җитәрлек.
Сүземне дә, үземне дә бар көтәрлек
Кешеләрем, төгәллисе зур эшләрем.
Юкка булмас сынауларда көрәшләрем.
Яшәү яме һәр мизгелдә, һәр тарафта,
Очыраган таныш түгел бер карашта,
Узып китте. Яктылыгы йогып калды,
Елмаюы нур бөртеген җанга салды.
Кояш. Күкләр. Ак болытлар өем-өем,
Ниндидер кош әкрен генә көйли көен,
Җәйнең җиләс җиле битне иркәләде…
Бу дөньяны югалтырга иртә әле.
Яшим, яшим.
Яшәр өчен күп сәбәпләр,
Кабатланмас бу мизгелләр, бу сәгатьләр.
«Җиңсен!» диеп дога кылган кешеләрем
Кичермәсләр, акламасам өметләрен.
Сурәтләр барлаганда
Күңелемне аңлый алмыйм бүген,
Кәефе дә әллә нишләгән.
Утырамын альбом актарып мин,
Эзләп табып түрге киштәдән.
Сурәтләргә ияреп хатирәләр
Бер-бер артлы искә төшәләр.
Яшәү – мизгел, бәхет бер төш икән,
Кунак икән җирдә кешеләр.
Эш коралы тоткан әткәем дә
Безгә сынап карый сурәттән.
Хезмәт сөяргә дә балаларын
Әрләп түгел, мактап өйрәткән.
Әнкәй карый елмайгандай итеп,
Ирексездән кайнар яшь чыкты.
Зәңгәр күзләр, кара озын толым –
Чибәр булган әнкәй яшь чакта.
Бала вакыт, үсеп килгән чаклар,
Яшьлек еллар китә тезелеп.
Кем тормышның нигез ташын сала,
Кемнекедер беткән төзелеп.
Кайнар җәй
Әй кыздыра! Кояш тырыша, тырыша
Нурын мулдан җиргә төшерә.
Ирен кипкән, маңгайдан тир тама,
Аякларны асфальт пешерә.
Ул ишекләр ничек чыдый диген,
Бертуктаусыз ябып ачуга?
Елмаюны оныткан бу халык,
Кайсы кая һаман ашыга.
Кара төтен, тузан күтәрелә
Машиналар тыз-быз узудан.
Ник бер болыт булсын, яңгыр тамсын?!,
Зыңлап тора шәһәр кызудан.
Ә кайдадыр җәй тәкыя киеп,
Көйләп атынадыр таганда.
Кошлар җырлаганы, урман шавы
Аңа кушыладыр тагын да.
Кайдадыр җәй шаян дулкын булып
Йөгереп киләдер дә ярларга,
Шаярадыр, тамчыларын чәчеп
Яратышкан гашыйк парларга.
Кыска төнен озынайтыйм диеп,
Йөридер җәй, бәлки, ашыгып.
Йолдыз булып җиргә атыладыр,
Хыялларны чынга ашырып.
Башка түзә алмыйм, шәһәремә:
«Сау бул!»- диеп, чыгып китәм дә,
Җиләс җилле, җиләк тулы илле
Җәйгә барып җитәм иртәгә.
Ул минеке генә!
(шаяру катыш)
Назларыннан, иркә сүзләреннән
Мин аңладым сөю барлыкны.
Җаваплылык тоеп күтәрәм мин
«Хәләл җефет» дигән ярлыкны.
Кулны сораганда йөрәкне дә
Төреп бирдем сөю хакына.
Шатлыктан ул күккә күтәрелде,
Шул көннән мин аның хатыны.
Без икебез бер камырдан хәзер,
Тормыш әвәләде... ни әйтим.
Кәефеннән аңлыйм кичерешен,
Күзләреннән укыйм ниятен.
Ул китерә, мин җиткерә торам,
Җитмәсә дә артык аһ ормыйм.
Юрганыма карап аяк сузам,
Чынга ашмас планнар кормыйм.
Ул – сыналган, йөз кат тикшерелгән,
Ышанам, дип өндәү куялам.
Татлы уйлар белән йоклап китәм,
Тыныч күңел белән уянам.
Ул җитәкләп алып барган юлның
Ташлысы да булды, төзе дә.
Бергә узган гомеребез өчен
Үкенмәсә иде үзе дә.
Без бер җырның ике сүзе кебек –
Бер җырныкы, бер үк көйнеке.
Миңа башка беркем кирәк түгел,
Ул – минеке генә. Минеке!
Сакла
Җылы сүзең җанны кочакласын,
Җанны шулай җилдән капласын.
Күңелемә күптән кирәк булган
Хисләр белән мине сакла син.
Яман күздән, кырын карашлардан
Ходай безне үзе якласын.
Кеше күзе төшми торган, серле
Урыныңда мине сакла син.
Сөю утың мәңге янсын, димим,
Бүгенгесе чынлап аклансын.
Уйласам да кабатлана торган
Бәхет белән мине сакла син.
Тәмле тамак
Тәмле тамак булып бетәм инде,
Мавыгырга болай ярамас:
Татлы, баллы ризыкларны җыеп
Барысын да ашыйм... Һаман аз!
Тәмнүшкәләр күрсәм – кул сузыла,
Уйлап тормый ятсынуын да.
Фигураңны эзләп табып кара,
Мондый ашау рационында?!
Көн үткәрәм, кәеф күтәрәм дип,
Тагын барып тәм-том кабасың.
Бу туклыклы «перспектива» белән
Каян килеп матур буласың?
Үч иткәндәй яңа тәмле рецепт
Чыгып тора сине үртәргә.
Үз-үземә кабат вәгъдә бирәм:
Диетага күчәм иртәгә.
Нәфисә Сабирҗанова 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районының Шәрип авылында туа. 1987 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 12 ел Актаныш, Алабуга һәм Әлмәт районнары мәктәпләрендә математика һәм физика укытучысы булып эшли.
Студент елларында ук шигырьләр яза башлый. 2007 елда беренче шигырьләр китабы — «Кузгалуы кирәк күңелнең» (2007 ел, Казан, «Рухият») дөнья күрә. 2008 елда әлеге шигырьләр җыентыгы һәм «югары дәрәҗәдә телетапшырулар әзерләгәне һәм алып барганы» өчен ул Р. Төхфәтуллин исем. премия белән бүләкләнә.
2013 елдан Н.Сабирҗанова ТР Язучылар берлеге әгъзасы. 100гә якын җыры татар эстрадасының чын хитларына әверелде. 2010 елда «Ел хатын-кызы» конкурсының «Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият» номинациясендә дипломга ия була. 2012 елда аңа «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Озакка сузылган каты авырудан соң, 2026 елның 20 июлендә вафат булды. Шагыйрә Әлмәт районы Шарлама авылы зиратына, улы Айдар кабере янына җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia