Түбән Мактаманың мәдәният йортында үз эшен яраткан, аңа чын күңелдән бирелгән шәхес эшли
Авыл җирлекләре буйлап сәяхәт иткәндә иң башта әлеге торак пунктның мәдәният йортына керә торган гадәт бар. Тормышның иң кайнап торган урыны шушында бит.
Мәдәни чаралары белән генә түгел, МХО зонасында илебез иминлеген яклаучыларга гуманитар ярдәм әзерләү үзәге буларак та үзенә тартып тора бит ул бүген. Биредә үз эшен яраткан, аңа чын күңелдән бирелгән, тормышын шушы шөгыленнән башка күз алдына да китермәгән, шуннан ямь, мәгънә тапкан, иң фидакарь кешеләр эшли.
Шундый фидакарьләрнең берсе Түбән Мактама бистәсенең мәдәният йортында хезмәт куя. Рәйсә Зыя кызы Баһаветдинова (Әхмәтҗанова) үзенең 30 елдан артык гомерен мәдәни-агарту эшенә багышлаган күркәм шәхес. Рәйсә ханым белән очрашу Әниләр көне алдыннан узганга күрә, мин әңгәмәбезне гаиләгә, ана күзлегеннән булган тәрбиягә караш белән бәйле темалардан башлап җибәрергә булдым. Шул ук вакытта героемның ягымлы, интеллигент булуына һәм матур сөйләменә игътибар иттем. Рәйсә Зыя кызы тумышы белән Лениногорск районы Алтай авылыннан булып чыкты. Әтиләре Әлмәткә килеп геологлар конторасына топограф-геодезист булып эшкә урнашкач, гаиләсен дә үз янына чакыртып алган.
– 1957 елларда әле бөтен Мактама тоташ бараклардан гына тора иде, бу клуб та юк иде әле ул чорда. Әнием биш баласы белән Түбән Мактамага әтием янына күченеп килә. Ул вакытта миңа дүрт кенә яшь, ләкин мин барысын да хәтерлим. Хәзер инде мин үземне төп Мактама кешесе дип саныйм, чөнки үсүем дә, укуым да, эшләвем дә, яшәвем дә шушында бит. Бүгенге көндә тормыш иптәшем, кызым Резеда, киявем, өч оныгым – бергә бик матур итеп яшибез. Әнием каты авырудан соң яшьләй үлде. Мәрхүм әтием гомере буе актив кеше булды, кызымны да үстерешергә булышты. Йорт төзеп чыктык. Оныкларым барысы да спорт белән шөгыльләнәләр. Алар өчен янып-көеп торам инде, әлбәттә, тәрбия эшенә дә игътибар бирергә тырышам, ансыз булмый. Кызымның бер тапкыр да алдаганы булмады, чөнки ул минем карашымнан бераз курка иде. “Синең күзләрең мине үтәли күрә кебек” дип әйтә торган иде (көлә). Шәхси йортта эш күп. Мин тегә, бәйли белмәсәм дә, пешеренергә яратам. Балалар торганчы дип иртүк уянам, чәйләп алам да, тәм-том пешерергә керешәм. Киявебез хәләл ризык ашый, эчми, тартмый, гаиләсен бик ярата, бик итәгатьле бала. Гаиләбездә кычкырышу юк, нинди дә булса кыенлык килеп чыкса, утырып сөйләшү дә җитә. Кеше алдында җырлауга караганда, ялгызым моңланырга яратам. Гомерем буе китап укырга яраттым, хәзер дә шулай. Шул китап яратуым мине Алабуга культура-агарту училищесына алып килде дә инде. Биредә китапханә бүлегенә укырга кердем. 1972 елны китапханәче дипломы белән Мактамага әйләнеп кайттым. Китапханәдә, аннан соң клубта эшләдем. Башта балаларны биергә, җырларга өйрәттем, ул вакытта СПК лар да бар иде бит әле – бу үзенә күрә бик күңелле еллар булып истә калган. Мин депутат буларак бистә советында җитәкче урынбасары булып 16 еллап хезмәт куйдым, биш еллап читтән торып Ленинградта югары профсоюз мәктәбендә дә укыдым. Пенсиягә чыкканчы “Нефтегазтранс” җәмгыятендә кадрлар белән эшләдем. Ялга чыгу белән мәдәният йортына кабат чакырып алдылар. Аллага шөкер, тырышып эшләдек, эшлибез, 15 ләп коллективыбыз бар. “Ивушка” халык хоры - зур горурлыгыбыз. Ветераннар коллективы 2013 елдан бирле халык исемен өч тапкыр аклады, бу зур дәрәҗә инде. Шуны да әйтәсем килә, Түбән Мактаманың мәдәният йортын 1964 елны 6 нчы төзелеш-монтажлау тресты төзегән иде. Үзләре өчен дип, яхшы итеп, ныклы итеп эшләделәр. Биредә шул чордан бирле бер дә капиталь ремонт булмады. Бинага төзекләндерү булсын иде инде дип өметләнәбез. Без үз чиратыбызда бу уңайдан күп тырыштык, күп кайгырттык, өметләндерүчеләр дә күп булды, көтәбез инде. Бүген тормыш-мәшәкатьләрнең иге-чиге юк. МХО башланган көннән бирле солдатларыбызга гуманитар ярдәм әзерләп озатабыз. Баштарак бит без җылы әйберләр, азык-төлек җыйдык, аннан окоп шәмнәре ясап озата башладык. Кыш беткәнче ясаячакбыз инде. Әле Рамил Әкрам улы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, ул да бүген МХО зонасында бит. Тормыш бара, без әле дә сафта, эшлибез, тырышабыз, – дип тәмамлады сүзен Рәйсә ханым. Амин, шулай эшләп, янып-көеп яшәргә язсын. Без дә сезгә игелекле озын гомер, иҗат юлында яңадан-яңа җиңүләр, якыннарыгызның сезне сөендереп яшәвен телибез!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia