Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Лениногорскидан Кәшергә кадәр җәяү кайткан кыз ул

Ландыш Нигъмәт кызы 40 ел мәктәптә балаларга белем бирә.


«Мондый бала-чагалар үземдә дә җитәрлек», – дип мәктәп директоры кире борган кыз – Ландыш Нигъмәт кызы, 40 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирә
Аны үзен дә, эшен дә районда гына түгел, бөтен Татарстанда беләләр. Ул гомере буе шулай эшләде. Чөнки башкача эшләү аның холкына ят сыйфат.
Һәр бала бу дөньяга иман белән туган кебек, һәркайсы билгеле бер сәләт белән килә бу якты дөньяга. Берәүгә тәмле итеп икмәк пешерү сәләтен, икенчегә дәвалау сәләтен бирә. Өченче берәүгә белем һәм тәрбия бирүне йөкли. Үзенең бар булганын онытып, чит балаларны үзенеке кебек күреп (бу һич кенә дә үзенекеләрен читкә кую бәрабәренә түгел), яратып, аларны бәхетле итәргә тырышып яшәүне аерым бер сәләт итеп бирә табигать. Дөньяның чәчәккә, җиләккә күмелгән көннәрендә үзенең 80 нче (әйтсәң берәү дә ышанмый инде) җәен каршы алган Ландыш Нигъмәт кызы Зариповага шундый өлеш, шундый сәләт насыйп булган.
Туган авылы Бикәсазда җидееллык мәктәпне тәмам-лаганнан соң ул укуын Яңа Кәшер мәктәбендә дәвам итә. Кайда гына укымасын, ул әти-әнисенең дә, укыган мәктәбенең дә йөзенә кызыллык китерми. Кәшер мәктәбендә укыганда Лениногорск шәһәрендә чаңгы ярышында катнаша. Яше җитмәү сәбәпле, үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк кызның комсомол билеты белән теркәлә һәм җиңү яулый. Шушы ук ярыштан ул аркасына чаңгы асып Лениногорскидан Кәшергә кадәр җәяү кайта. 
Максатчан, тырыш, яхшы укыган һәм оештыру сәләтенә ия Ландыш инде шул вакытта ук үзен укытучы итеп күрә. Юллары аны Чистайга, укытучылар әзерләү курсларына илтә. Кулына «укытучы» дигән документ тотып кайткан 17 яшьлек белгечне РОНО җитәкчесе Кәшер интернат мәктәбенә эшкә җибәрә. Ләкин, мәктәп директоры «мондый бала-чагалар үземдә дә җитәрлек» дип, аны кире бора. Кемне кире борганын ул вакыттагы директор белгән булса...
Азнакай районы Әсәй мәктә-бендә аны кире бормыйлар. Өч ел математика һәм немец теле укыткан Ландыш Нигъмәт кызын укучылары әле хәзер дә сагынып искә алалар. Алай гына да түгел, берничә ел элек, яшь ягыннан үзеннән әллә ни аерылмаган бер төркем укучылары укытучылары янына хәлен белергә килеп киткәннәр. Моның нинди зур шатлык, олы бәхет икәнен бары тик укытучы булып туган укытучы гына аңлый ала. Аны башкаларга аңлатып та булмыйдыр, мөгаен.
1966 елда Иске Михайловка сигезьеллык мәктәбенә күче-релә. Читтән торып Алабуга педагогия институтына укырга керә. Аннары юллар аны Зәй районы Чубыклы мәктәбенә китерә. Боларны хәзер генә санап, язып утырырга җиңел. Ул вакытта төрлесе булгандыр. Тик яшьлек һәрвакытта да ак өметләр, нык хыяллар белән алга йөгерә. Ул яшьлек мәңге үтмәс, бер дә китмәс кебек тоела. 
1971 елда куына диплом алган яшь белгечне Бишмунча урта мәктәбенә математика укытырга җибәрәләр һәм ул шунда гомерлеккә төпләнеп кала.
1972 елда авылның бер дигән егете Әкъдәс белән гаилә корып җибәрә һәм тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Лилия – авылдагы мәдәни-әдәби эшләрнең үзәгендә кайный. Җанын-тәнен биреп туган авылым дип яши. Кечеләре Эльмира чирек гасыр шәһәрнең мәдәният идарәсендә эшләде. Ул вакытларның шәһәрдәге милли мәдәни йөзен бик күпләр сагынып искә алалар. Хәзер исә ул Ф.Яруллин исемендәге музыка көллиятендә директор урынбасары. Гомумән. Ландыш апа әни буларак та, укытучы, мәктәп директоры буларак та балаларына дөрес тәрбия биреп, милләт җанлы итеп үстергән. Бүгенге көндә өч оныгы бар.  
– Әнинең бөтен тормышы матурлык тудырудан гыйбарәт. Ул һәрвакыт чиста, пөхтә булды, бакчаларны без кечкенә чакта ничек утап, эшкәртеп өлгергәндер. Чәчәкләр дә бик күп үстерә иде, хәзер дә бакчадан керми. Такта белән төрелгән өйне дә ел саен буяп торды, җәй көне идәннәрне дә иртә - кич юа торган иде, әтине дә эшкә якасы каткан күлмәк белән беркайчан да җибәрмәде. Әти эштән кайтмыйча кичке ашка утыртмады. Кул арасына керә башлагач бөтен эш бергә булды безнең: әни белән бергә мал карыйбыз, ашарга әзерлибез, чөгендер утыйбыз, печән әзерлибез, утын ташыйбыз. Әти эштә. «Эштән кайтасы кешегә эш калдырмагыз» дия иде әби. Әйтерсең әни уеннан кайткан?! Кышын безгә чаңгыларны да үзе майлады, «башыгыз ял итсен» дип мәҗбүри уйнарга чыгарып җибәрә иде, – дип искә алалар бүген Ландыш апаның кызлары.
Укытучы, бигрәк тә директор баласы булу бик рәхәт нәрсә түгел шул ул. Һәр рәхәтнең үз михнәте булмый калмый. Кайвакыт кеше балаларына җаныңны ярып бирә-бирә, үзеңнекеләргә аның чите генә калырга да мөмкин. Тик, бар эшен дә дөрес итеп бүлеп, үз вакытында җиренә җиткереп башкарырга күнеккән Ландыш Нәгъмәт кызы монда да алтын урталыкны дөрес билгели. 
– Әнинең йөзенә кызыллык китермәс өчен тырышып укыдык, «Партия» кушканны эшләдек. Бервакытта да үзебезне директор кызлары итеп тоймадык. Әнинең таләпчәнлеге һәм яратуы нәтиҗәсе безнең бүгенгебез. Ул бүген дә булдыра алганча кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Туры сүзе дә үзе белән, – диләр кызлары. 
Бишмучада мөгаллимлек иткән 41 елның 20 сен ул директор буларак хезмәт куя. Каяндыр килеп дан казану, минемчә, күпкә җиңелрәк. Бездә бит халык килгән кешене күккә чөяргә ярата. Ә менә үз авылыңда игелекле килен, яхшы хатын, бер дигән укытучы, оста җитәкче «Ландыш апа», «Ландыш Нигъмәтовна» булыр өчен никадәр тырышлык, көч киткәнен үзеннән башка берәү дә белмидер. «Тарадым да үрдем, кара чәчләремне. Үзем генә белдем, күрсәтмичә йөрдем кайнар яшьләремне», «Сыгылмаска, сынмаска» дигән минутлар әз булгандыр дисезме?
Ул акылы, көче, белеме, сабырлыгы белән яулап алган дәрәҗәсенә тап төшермичә, сабыр, тыйнак кына гомер итә. Һаман заман белән бергә атлый. Бу аның канына сеңгән. 
Үткен, чая, ачык йөзле, тәмле телле, төпле акыл белән фикер йөртүче яшь коммунист белгечне күпме генә Әлмәткә эшкә чакырсалар да, ул укыткан укучыларын якынрак күрә. Ул җитәкләгән Бишмунча урта мәктәбе районда белем, тәрбия бирү, район һәм республикакүләм олимпиада нәтиҗәләре буенча һәрчак алдынгылар сафында булды.
60 яше тулганнан соң да тик кенә өйдә утырмый. Ике ай җитәкчесез торган мәдәният йортына директор итеп чакыралар аны. Шулай итеп 9 ел мәдәният өлкәсен җитәкли, аннан соңгы 5 елы музей экспонатларын саклаучы, барлаучы булып эштә үтә. Ләкин кайда, нинди вазифа башкармасын, ул беренче чиратта укытучы булып кала. Шәһәр һәм район, республика, Россия күләмендә укыту-тәрбия эшләре буенча ирешелгән казанышлар, спорт ярышларында җиңгән һәм сәнгать өлкәсендә яулаган бихисап җиңүләр өчен күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Түрә булганы да, булмаганы да баш иеп рәхмәт әйтә торган һөнәр бар. Ул – укытучы. Әни дәрәҗәсендә йөрергә, зур хөрмәткә лаек булырга тиешле кешеләр. Моның шулай икәнлеген Ландыш Нигъмәт кызы Зарипованың туган көненә җыелган укучылары дәлилләде. Бу «укытучылар бәрәңге ашыйлармы икән?» дип үскән буын өчен генә шулай булмасын иде. Мин моның алга таба да шулай булып калуын бик тә теләр идем. 

 

Белешмә. 1945 елда Әлмәт районы Бикәсаз авылында ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 75 яше тулганчы халыкка хезмәт итә һәм 57 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга китә. «Югары дәрәҗәле җитәкче» (1995), «Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе (2005), «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2014) белән бүләкләнгән.

Мәктәп тормышыннан
Бер укучы төн эчендә теркәлмәгән рекорд куя: Ньютон Биномы теоремасын өйрәнеп килергә сүз бирә һәм сүзендә тора да – Мөбаракшин Морат 

Бүгенге көндә тулы бер оештыру комитеты әзерли торган чараларны ул вакытта икесе генә әзерләп, юбилярга бары тик расларга бирүче, бөтен эшне башлап йөрүчеләр – Гөлира Газизова (Мостафина) һәм Дания Вафина (Гәбдрәкыйпова)

    Класска кереп, балаларны күз белән барлап чыкканнан соң, бер укучысын югалта – Бриллиант Гәләветдинова (Сафуанова) чәчен буяп килгән була.

    Кислород заводына экскурсиягә баргач әздән генә бәхетсезлек булмый кала – укучы Дамир Шакиров аздан гына бармагын кислородка тыкмый кала. 

 

Ландыш Нигъмәт кызы Зарипова турында
кызыклы 7 факт

1. Ландыш ханым туган көнен елына өч тапкыр бәйрәм итә:
24 июль (паспорт буенча);
24 август (туу турында таныклык буенча);
 19 август (әтисенең үз кулы белән таныклыкка керткән төзәтмәсе буенча).

2. Энҗе чәчәк – Ландыш исемен аңа әтисе куша һәм биш бала арасында ул «әти кызы» булып үсә.

3. Кукуруз үстерүдә актив катнашканы һәм югары күрсәткечләре өчен мактау грамотасы белән бүләкләнә. Бикәсаз мәктәбендә укыганда һәр гектардан 
485 тонна яшел масса алуга ирешә.  

4. Район күләмендә мылтыктан ату ярышларында кызлар арасында чемпион исемен яулый.

5. Юбиляр киңәше буенча укучылары үз парларын читтән эзләми: өч егет һәм өч кыз үз ярларын классташлары арасында таба. Шулай итеп, 1976 елгы чыгарылыш сыйныфынннан өч гаилә барлыкка килә.

6. Ландыш Нигъмәтовна узган гасырда ук үз дәресләрендә Сингапур методын куллана. Ләкин аны аңламыйлар, киресенчә, «алай ярамый» дип шелтә-лиләр.

7. Ул үз гомерендә бер генә тапкыр шифаханәдә була. Анысы да аңа бирелгән юллама буенча түгел, сеңлесенә «иптәш» буларак кына.

8. Яңа Кәшер мәктәбендә укыган чорда класс җитәкчеләре яңа өй салып керә, ә ихатада капка әле булмый. Иртән торып чыксалар – койма арасында капка утыра. Баксаң, укучы балалар класслары белән сыйныф җитәкчесенә «сюрприз» ясарга булалар һәм күрше әбинең капкасын укытучыларының ихатасына илтеп куялар.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса