Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Туган авылы өчен җан атучы

Авыл җирлекләре буйлап сәяхәт иткәндә торак пунктларны карап, кайгыртып торучы кешеләр белән очрашу – җан рәхәте.


Авыл җирлекләре буйлап сәяхәт иткәндә торак пунктларны карап, кайгыртып торучы кешеләр белән очрашу – җан рәхәте
Фидакарьләрнең тырышлыгы сокландыра. 
Шушы көннәрдә генә без Мәмәт авыл җирлегенә караган Чупай авылында кунакта булып кайттык. Керә-керешкә үк авыл урамнарындагы юлларда күпләп техника эшләгәнен күрдек. Совет урамындагы юлга исә яңа асфальт җәелгәнен, суүткәргеч торбаларын да алыштыра башлаганнарын абайлап алдык. Авыл тулыканлы тормыш белән яши, димәк, биредә чын хуҗалар, эшчән, булдыклы кешеләр гомер кичерә. Чупай борынгыдан ук умартачылары белән дә дан тоткан авыл бит әле ул. Шуларның берсе булган Гамир ага Идрисовны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гамир аганың улы Дамир да туган авылы өчен янып-көеп йөри торган шәхесләрнең берсе. Аның белән дә очрашып, бераз әңгәмә корып алдык.
– Бөтен нәселебез шушы авылдан чыккан безнең. Бабам да, әтием дә гомер-гомергә авылның актив кешеләре булдылар, авыл тормышы өчен дип яшәделәр. Мин үзем дә аларга ияреп, балаларымны да игелекле гамәлләргә җәлеп итеп гомер кичерәбез. Олы малаем да эшемне дәвам итеп, авылда машиналар ремонтлау буенча сервис ачып җибәрде. Раил политехник техникумны тәмамлаган егет. Аның эшләгәнен яратып күрше авыллардан, Әлмәттән, Лениногорскидан да киләләр. Двигательләр, коробкалар ремонтлый, эшен җиренә җиткереп, яхшы итеп башкара, шуңа яраталар. Ул да авылда яши, эшли. Әтинең бар теләге – безне, үзенең балаларын, авылда калдыру иде. Теләге кабул булды. Апалар да йорт бетереп биредә яшиләр. Аларның оныклары да шушында. Абыйлар да йорт алып монда кайттылар. Шулай итеп бер зур, тату гаилә булып, матур гына гомер кичерәбез. Мин үзем Әлмәттә укыдым, муниципаль институтны бетердем. Өйләнгәч әле бер еллап шәһәрдә торырга туры килде,  тик кала тормышы минем өчен түгел икәнен тиз аңладым. Шуннан инде тормыш иптәшем белән бергәләп Чупайга кайтып төпләндек, йорт бетереп кердек, өч балабыз бар, әлхәмдүлилләһ, – дип үзе белән таныштырды Дамир Идрисов.
Алдан әйтеп узганча, Чупай үзенең умартачылары белән дан тота. Биредә ел да август аенда бал ярминкәләре уза. Әлеге чараны башлап җибәрүчеләр дә шул Идрисовлар үзләре булып чыкты. 
– Әйе, 2015 елны уйга килгән иде мондый ярминкәне оештыру. Ул вакытта мин клуб директоры булып эшли идем. Безнең колхозның да умарталары күп булган, халык та умартачылык белән бик яратып шөгыльләнгән. Бүген инде унлап умартачының алтысы бик көчле умартачылар дип әйтер идем. Бал ярминкәсен уздыруны хәзерге клуб эшчеләре дәвам итә. Хәзер инде ярминкәгә Мәмәттән дә, Миңлебайдан да киләләр. Үзебез яшәгән авыл җирлеген карап, төзекләндерүгә өлеш кертеп, авылдашларыма кулдан килгәнчә ярдәм итеп гомер кичерү үзе бер куаныч бит ул. Авылда ниндидер бер зур эш эшләргә кирәк булса, аны шулай берләшеп башкарабыз. Мәчеттә ифтарлар уздырабыз, зиратта өмәләр оештырабыз. Әле менә тарихи йорт – Әхмәт бай йортын карап, төзекләндердек, киләчәктә анда музей булдырырга дип уйлап торабыз, – дип таныштырды авыл тормышы белән Дамир Гамир улы.
Уңганнан бар да була, диләр. Үзләренең йорт тирәсендә Идрисовлар самавырлы-коелы искиткеч матур ял урыны да ясап куйганнар.
– Хәзер бит авылда су һәрбер йортка кергән. Без бәләкәй чакта урамда коелар, колонкалар бар иде – хәзер инде алар юк. Урамда уйнап талчыккан бала-чаганың кайчак су эчәсе, ә олыгайган абый-апаларның кая да булса барганда бераз утырып ял итәселәре килә. Авыл халкының күңеле булсын әле дип, үзебезнең балачакны да искә алып, шушындый рәхәт, күңелле урын ясап куйдык менә. Ял да итәләр, суын да эчеп китәләр, бик уңайлы. Әле биредә эш тәмамланмаган, планда бу урынны бераз киңәйтеп төзекләндерү. Уй-хыялларга килгәндә, алар байтак инде. Без бит әле җәйге чорда үзебезнең һәм күрше-тирә авыллардагы иллеләп бала өчен палаткалы лагерьлар да оештырып килдек. Шәһәрдән килүчеләр дә булды. Аларны тарихи урыннарга алып чыгып, бик матур һәм эчтәлекле итеп ял иттерә идек. Быел янгын куркынычы чоры озакка сузылды, урманнарга керергә, учак ягарга ярамады, шуңа да әлеге эшне туктатып торырга туры килде, – диде Чупай уңганы.
Дамир сөйләгәннәргә өстәп шуны да әйтәсе килә, бүген Чупай авылын тирә-якка танытуда, нәсел җепләре шушыннан булганнарга туган нигезләрен барлауда социаль челтәрдәге «Чупай туган» аккаунты да зур өлеш кертә. Аны Дамир Идрисов үзе алып бара икән.
– Әйе, бераз блогерлык һөнәрен дә үзләштерергә туры килде әле. Моны да бик яратып башкарам. Авыл вакыйгаларын, авыл кешеләренең тормыш мизгелләрен тарихка кертеп калдыра алуым миңа шатлык кына китерә. Алга таба да авылдашларым белән шулай күмәк булып, бердәм, тату итеп яшәргә язсын иде, – дигән теләкләрен дә юллады Дамир Идрисов.

Амин, шулай булсын. Туган авылын кайгыртып яшәүче мондый шәхесләр тагын да күбрәк булса иде.
 
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса