Яңа Нәдердән булган Ренат Нәфыйков өчен маллар тормыш яме, яшәү тәме
Бүгенге язмабызны Яңа Нәдер авылында туып-үскән, тормышын, язмышын туган авылы белән бәйләгән Ренат Нәфыйковка багышларга булдык.
Хәзерге заманда һәр кеше, кайда гына яшәмәсен һәм нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, заманына туры китереп, җитеш тормышта гомер кичерергә тырыша.
Авыл җирлекләре буйлап сәяхәт кылганда безгә андый уңган-булган кешеләр байтак очрый. Зур хуҗалык тотучы һәм бернәрсәгә дә зарланмыйча гомер кичерүче тырыш һәм бик тә ягымлы ир-егет Ренат Нәфыйков.
– Авылда төпләнеп, күпләп мал асрау теләге күптән бар иде инде ул. Мәктәпне бетереп, армиядә хезмәт итеп кайткач, янгын частенда эшләп, пенсиягә чыктым һәм, ниһаять, күңелемдә йөрткән хыялымны чынга ашыра алдым. Шул рәвешле биш ел элек биш колын алдым, хәзер инде мал санын утызга җиткердем. Бүген инде тагын утыз башлап сыер да асрыйм. Утарда кәҗә-сарыклар да бар. Терлекләрне гади карау гына җитми, аларны яратырга кирәк. Маллар үзләренә булган мөнәсәбәтне бик яхшы сиземли бит алар. Әгәр син аларны күңелеңне биреп тәрбиялисең икән, рәхмәт әйтәләр, иң мөһиме – көр һәм сәламәт булалар. Сыер белән чагыштырып караганда, әлбәттә, ат асрау, күпкә җиңелрәк. Мөгезле эре терлекләрне, сарык-кәҗәләрне мин шул үзебезнең тирәләрдән алып кайтуга өстенлек бирдем. Әллә кайлардан, чит җирләрдән мал кертүгә сак карыйм. Лениногорск, Азнакай терлекләре миндә. Һәрберсенә прививка ясатып, каннарын алып, даими тикшерүләр үткәртеп торабыз, бар да Аллага шөкер. Туганым Радик та маллар үрчетә. Кирәк чакта бер-беребезгә терәк, ярдәмче без.
Гаиләм дә түгәрәк, 1995 елны өйләнгән идем, тормыш иптәшем белән бергә җир участогы сатып алып, башта бәләкәйрәк кенә өй бетереп, башлы-күзле булдык дигәндәй. Аннан соң инде шул ук урында зурысын төзеп кердек. Өч балабыз бар. Улларым Равил һәм Илдар, кызым Аделя – минем ышанычлы ярдәмчеләрем, шушы зур хуҗалыкны алып барырга бик булышалар. Шул үз көчебез белән тырышып-тырмашып эшлибез, хезмәтебезнең куанычын күреп, матур гына гомер кичерәбез. Гаилә белән эшләмәсәң булмый инде ул. Бер уйда, бер теләктә булу кирәк. Хәзерге вакытта малларга азык әзерлибез. Техника да сатып алдык. Ике улыма ике трактор, печәнне тюкларга пресс-подборщигы да бар, эшләсеннәр генә. Минем үземнең 15 гектарлап җирем бар, аннан соң арендага да алып үлән чәчәбез. Балалар, хатыным ярдәм итмәсә, алай үзем генә ерып чыга торган түгел инде эшләрне. Өстәмә азыкны күрше-тирә фермерлардан сатып алам. Кышкы чорда малларны асрарга дип үзебезнең колхоздан калган бер сараен да арендага алдым әле. Анда бик җайлы, бик рәхәт булды терлек тоту. Шул хуҗалыкның биналарын саткан очракта миңа шушы сарайны үземә калдырып, алышырга ярдәм итсәләр иде, дип телим инде. Ничек тә булса булганны сакларга иде бит. Нәдердә минем кебек күпләп мал тотучы юк дисәм дә була, – диде Ренат Нәфыйков.
Чыннан да, соңгы елларда күпләп мал тотучылар авыл җирлекләрендә бармак белән генә санарлык калды шул. Элегрәк авыл дигәч абзар тулы мал-туар, көтү тулы сыер күз алдына килә иде. Хәзер инде «сыер исе килә, асрамыйбыз» дип борын чөерүчеләр заманы китте. Мал-туар, кош-корт асрамагач, бәрәңге утыртмагач, мәктәпләрне, балалар бакчаларын бетергәч, авыл җирлеге ничек үсәргә тиештер инде ул анысы – билгесез.
– Башкалар турында әйтә алмыйм, ләкин мин малларны бик яратып карыйм. Мал-туар асрауга субсидия-фәлән алганым булмаса да, быел савым сыерларына акча булачак дип ышандырдылар, шуңа өметләнеп торам әле. Ә болай сөтне без үзебез өчен генә савабыз. Сөт артып калган очракта аны бәләкәй бозауларга эчертәбез. Сыерларны бозаулатканда участок ветеринары – Алмазга мөрәҗәгать итәбез, бик зур рәхмәт инде аңа. Авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаевка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Кайчан булмасын, сүзебезне тыңлап, кирәк булганда булышып тора, исәнлек-саулык телим аңа да, – дигән теләкләрен җиткерде Яңа Нәдер уңганы.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкальне девиз итеп яши кебек Нәфыйковлар. Эш юк, акча юк дип утыра торганнардан түгел алар. Ренатның тормыш иптәше дә уңган хуҗабикә. Ирен тәм-томнар пешереп кенә каршы ала. Өйдә һәрвакыт чисталык һәм тәртип. Икесе дә бер дулкында булгангадыр, бик тату итеп, күркәм дөнья көтә алар.
Менә шулай тормыш авырлыгына салышмый, үз көче, үз тырышлыгы белән яши Нәфыйковлар гаиләсе. Ренат кебек тырыш, булдыклы егетләр күбрәк булса, авылларның да киләчәге якты, өметле булачак. Хезмәтегезнең бәрәкәтен күреп, мул тормышта исән-сау булып гомер кичерергә язсын сезгә, Яңа Нәдер уңганнары.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia