Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Авылны үстерүдә шәхеснең роле: Илдус хәзрәт Маликов традицияләрне торгыза

Салкын Алан авылы гомер буе гүзәл табигате белән генә түгел, үзенчәлекле кешеләре белән дә аерылып торган. Миңлекамалларга, Нури Сибгатуллиннарга алмашка бүген Илдус Маликов бар Салкын Аланда.

Суы, табигате, һавасы шундыйдыр анда. Тормышны, яшәүне, матурлыкны, кешеләрне ярату яши, алар хуҗа табигатьнең бу гүзәл почмагына. Узган ел үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән авылда элек ничек кунакчыл халык яшәгән булса, бүген дә шул матур традиция дәвам итә. Аннан кеше өзелеп тормый. Чөнки аның «җаны», «үзәге» булган кеше – Илдус хәзрәт Маликов барысын барлап, оештырып, җыйнап, тәртипләп тора.

Гомумән, халыкча, татарча, авылча әйтсәк, бер «Аллаһ бәндәсе» инде ул. Кемнәрдер өчен хәтта сәер дә күренергә мөмкин аның кылган гамәлләре. Хәзер бит күп кеше яхшылыктан, матурлыктан курка башлады. Берсе дә болай, тик торганнан, бушка булмас дип шикләнәләр. Ә менә ул болай гына, Аллаһ ризалыгы өчен, җаны, күңеле кушканга шулай яши. Үзенчә, башкаларны кабатламыйча... Кабатламыйча дип дөрес әйтмимдер, яхшылык, изгелек гомер буе булган һәм булачак. Ул бары тик аңа заман сулышы өреп тора.

Мин еш кына Салкын Аланны гөлләр бизи дип уйлап йөри идем, ә чынлыкта Салкын Алан гөлләрне бизи. Юкка гына Гомәр ага Бәширов «Урман буенда бер бакча» әсәрен Салкын Алан хуҗалык бакчасында ижат итмәгәндер.

Фәндәс ага Сафиуллин да мәчет ачылгач Салкын Аланга еш килә иде. Ул да бакчага килгәч, «Илдус дус, мине шушы гүзәл җирдә калдыр әле, күптән чәчәкләргә күмелеп яткан юк», дип әйткән иде.

Монда чыннан да чәчәк, җиләк, дару үләннәр диңгезе. Җәннәт бакчасы нәкъ менә шундыйдыр, дип уйлап куясың бу матурлыкны күргәч.

Разим абый Вәлиуллин авылга чишмә ачарга килгәч, Такташ аганы искә төшереп, бу матурлыкка сокланып, «Чәчәк үстерербез айда да» диде. Гомумән, Салкын Аланда җаннарын чәчәкләр жылыткангамы, рәссамнәр килеп ике атна дәвамында авылның гүзәллеген киндергә төшерделәр. Авылның осталары тимер полосадан чәчәк төшкән рәшәткәләр, чардуганнар, баскычлар, капкалар ясадылар, агачтан чәчәкләр кисеп мебельләр, сандыклар, кәрнизләр, тәрәзә кашагалары иҗат иттеләр. Туй күлмәкләрендә, читекләрдә, бәйләгән шәлләрдә булган, төбәккә хас бизәкләрне тектеләр, чиктеләр, – ди ул елмаеп та, горурланып та.

Илдус хәзрәт китап сүзе, взгазь сөйләп, бәлеш ашап йөрүчеләрдән түгел. Ул матурлыкны үз куллары белән тудыра, шул матурлыкны аңлый, булдыра, саклый торган балалар тәрбияли. Аларны эшкә өйрәтә. Юк, нидер кушып, боерык биреп түгел, җаен, тәртибен, хикмәтен белеп эшли ул.

Еш кына Аксакаллар яшьләр, балалар белән эшләми бит дип борчылган фикерләр ишеттерәләр. Хакыйкатьтә Аксакаллар, Ак әбиләр 100 яшьтән алып 1,5 яшькә хәтле яшәүчеләр белән тәрбия үрнәкләре алып бара. Ишек алдында балалар печән җыя, тамырларны кисә, футбол уйный, актив яши, ди ул, тыйнак кына елмаеп.

Әйе, ул табигать белән бер булып яшәргә күнеккән. Үзен шуңа көйләгән, өйрәткән. Җанына да, тәненә дә шифаны Җир-анабыз биргән табигый нигъмәттән ала.

Беркөнне базарда әби-бабайлар янына барып әзрәк кукы, кәҗә сакалы, бадьян үләне, юа, кузгалаклар, сарана юкмы дип сораган идем. Табиблар яз көне шушы үләннәрне, каен суын ешрак кулланырга кушалар. «Эх дустым! Авокадо, манго, помелло бар, ә син сораганнар күптән юк. Үзең урман буена чыгып жыйсаң гына», диделәр.

Кайчакта бабайлар килеп: «Илдус хәзрәт, Җомга вәгазе тыңлыйсы килә бит, мәчеткә керергә читенсенәбез, тәһарәт бозыла, бәвел эләгә. Памперска житкереп булмый, ярдәм итә алмассызмы, бер чарасын күрергә иде», – диләр. Миңа калса, чарасы гади, язгы кычытканны җыеп, мунча ягып пешереп, миллек ясап, хуш исле үләннәр кушып, бер ярты сәгать чабынасың. Әрекмән тамыры, шайтан таягын, сары тузганакны, сары мәтрүшкәне кайнатып эчеп жибәрәсең. Кеше йөрми торган җирдә әрекмән яфрагы белән капланып табигать кочагында 25 минут йөрисең, Аятел көрсине укып мәчеттән чыгасың килми.

Йөргәндә ялгыш егылып тез башларын авырттырсагыз, хафаланырга ашыкмагыз, сездән бер-ике метр гына подорожник үсеп утыра, җайлап кына өзеп алып, җылы суда чайкап, авырткан җиргә ябыштырыгыз, ник килгәнегезне онытырсыз, – дип киңәш бирде Илдус хәзрәт.

Болар берсе дә буш сүзләр түгел. Хәзрәт аларны үзе укып, өйрәнеп, еллар аша сыналган булуыннан, бабаларыбыз, әбиләребездән калган мирас буларак киңәш итә. Чөнки сәламәт тәндә генә сәламәт акыл булуын ул инде башкаларга гына түгел, үзенә-үзе дәлилләгән кеше.

Ул бервакытта да тукталып кала торган кеше түгел. Һәрвакыт хәрәкәттә, оештыруда. Ул һәрвакыт нәрсә дә булса эшли, уйлап чыгара.

«Хикмәт ияләре» Аксакаллар, Ак әбиләр һәрвакыттагыча үз дулкыннарында. Әле менә Корбан гаетен үткәрделәр. Гадәттәгечә бәйрәм кунакларын Әлмәт районы Иҗтимагый Шурасы рәисе Раушания ханым Нәҗметдинова, Яңа Никольск авыл шурасы рәисе Ришат әфәнде Фазлыев, Әлмәт районы Ветераннар шурасыннан Клара ханым Минһаҗева, Татарстан Республикасының «Шәрәфле Ак әбисе» Алсу ханым Хәсәнова һ.б. котладылар. Котлаулар вәгазьләр, хөтбәләр, намазлар, догалар, ниятләр белән үрелеп барды.

Икенче көнне мәчеткә классташлар җыелып, очрашу мәҗлесе үткәрделәр. Коръән укылды, догалар кылып, кайчандыр Салкын Алан мәктәбен тәмамлаган сабакташлар төрле районнарда яшәсәләр дә, яшьлек хатирәләрен, ак булып, саф булып  сакланган хисләрен, ак алъяпкычларга таккан ак канат шикелле ничә еллар очып йөреп үз яшьлегенә кайтып, яңа куәт алып таралдылар.

Өченче көн дин һәм тормыш бәйләнеп барганын раслаган төсле Мамадыш, Зәй, Саба якларыннан килеп, Әлмәт, Актанышта туганнар өмә оештырып, Сабан туе ясап, печән чабып, утын кисеп ял иттеләр.

Әйе, бар бит дөньяда яши белеп, эштән тәм табып, булганына сөенә, булмаганын булдырып яши белүчеләр. Илдус хәзрәт Маликов шундыйлардан. Һәр дәвердә иҗат кешеләрен илһамландырган Салкын Алан авылын бизәп гомер итә ул.  

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса