Әлмәтнең 1 гимназиясе директоры Фирүзә Вәлиуллина: Яраткан шөгыльгә вакыт – ул үз бәхетеңә һәм үсешеңә инвестиция
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль Фирүзә Җәвит кызы Вәлиуллинага бик тә туры килә, гәрчә ир-ат җенесеннән булмаса да.
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкаль Фирүзә Җәвит кызы Вәлиуллинага бик тә туры килә, гәрчә ир-ат җенесеннән булмаса да.
Хәер, татар телендә «егет» сүзенең мәгънәсе бик тирән, бик киң бит ул.
Әгәр кешедә нидер эшләргә, өйрәнергә теләк бар икән, ул аңа вакытын да, җаен да таба. Табигать бер кешене дә талантсыз итеп яратмаган. Җаның теләгән, күңел тарткан эшне эшләп карарга кирәк.
Фирүзә Җәвит кызының, беренче карашка, ротанг белән шөгыльләнеп утырырга һич кенә дә вакыты юктыр кебек. Ә бар икән. Чөнки ул аңа җан тынычлыгы, эчке рәхәтлек бирә. Кеше һәрвакыт үзенең көчен сынап карарга тырышып, мөмкинлекләрен белергә, үзен ачарга теләп яши.
Мин һәрвакыт нинди дә булса кул эшләре белән шөгыльләндем: тектем һәм бәйләдем, картиналар ясадым, сабыннан төрле фигуралар эшләдем. Инде тынычланырга да мөмкин кебек. Юк, ротанг белән үрүне дә үзләштерәсем килде. Яз башында мастер-класска барып кайттым. Соңыннан, шул ук көнне үземнең ясап карыйсым килде. Теоретик белемнәрне тизрәк практикада сынап карау теләге белән, кирәк булган барлык материаллар сатып алдым да эшли башладым. Аңлаганымны ныгытып, үземне ышандырасы килү булгандыр, мөгаен, ди Фирүзә ханым.
Әлбәттә, теләгән кешегә шөгылънең башка төрләре дә җитәрлек. Ротанг бит әле ул беркадәр физик көч тә, материаль чыгым да таләп итә торган мавыгу.
– Әлеге эш белән мавыгу ничек башланып китте, нәрсәсе белән җәлеп итте, – дидем мин, кызыксынуымны яшермичә.
– Бүген ротангтан үрү мебель, аксессуарлар һәм декоратив әйберләр җитештерүдә киң кулланыла. Ротангтан эшләнгән җиһазлар җиңеллеге, ныклыгы һәм экологик яктан чиста булуы белән аерылып тора. Ул бакчаларга, үз өйләре белән яши торганнарга бик тә яхшы туры килә.
Минем өчен ротанг белән үрү популяр хоббига әверелде, матурлык билгесенә әйләнде. Күп кенә осталар, махсус кораллар һәм материаллар кулланып, үз куллары белән декоратив элементлар тудыралар. Шул рәвешле, ротанг белән үрү – ул традицион һөнәр генә түгел, ә уникаль сәнгать һәм көнкүреш предметларын булдырырга мөмкинлек бирә торган заманча дизайн юнәлеше дә.
Күңелеңә ошаган эш булса, кеше аның турында күбрәк белә, ныграк өйрәнә. Чөнки бүгенге заман технологияләре андый мөмкинлекләр бирә. Фирүзә ханым белән сөйләшү барышында аның ротанг белән инде шактый нык таныш һәм инде шактый тәҗрибә туплаган булуы сизелде.
– Фирүзә ханым, сезнең вакыт болай да тыгыз, кайчан вакыт табасыз?
– Яраткан шөгыльгә вакыт табу өчен үз көн тәртибеңне яңадан карау һәм өстенлекләрне билгеләү мөһим. Шуңа да мин киләчәктә ниндидер эш белән шөгылъләнергә ниятләгән газета укучыларга берничә киңәш бирер идем. Алар сезгә күбрәк шатлык һәм канәгатьлек китерер һәм әлеге эшкә күбрәк вакыт бүлеп бирергә ярдәм итәчәк:
1. Көндәлек тәртибегезгә игътибар белән карагыз.
2. Өстенлекләр исемлеген төзегез.
3. Иртәнге сәгатьләрдән файдаланыгыз.
4. Яраткан шөгыльләрегез өчен уңайлы һәм илһамландыргыч урын булдырыгыз. Үзегезгә ирешерлек максатлар куеп, зур булмаган адымнардан башлагыз.
5. Охшаш кызыксынулары булган кешеләр белән аралашыгыз.
Күрәсең, укытучы кеше кайда да укытучы булып кала. Аның һәрвакыт әйтәсе сүзе, фикере, киңәше бар.
Иң кирәклесе ул теләк, – дип сүзен дәвам итте Фирүзә ханым. – Яраткан шөгыльгә вакыт – ул үз бәхетеңә һәм үсешеңә инвестиция. Шуны истә тотарга кирәк: зур булмаган адымнар зур нәтиҗәләргә китерә. Үзегезнең мавыгуларыгызга даими игътибар бирә башлагач, сез яңа мөмкинлекләр ачачаксыз һәм тормыш сыйфатын яхшыртачаксыз, – дип елмайды ул.
«Оясында ни күрсә – очканында шул була» диләр безнең халыкта. Гадәттә мондый кул эшләренә осталыкны кыз бала гаиләдә әбидән, әнидән күреп, өйрәнеп үсә. Нәкъ менә ротангтан үрү булмаса да, һөнәргә, кул эшенә маһирлык нәселдән булуы да бар.
– Кул эшләренә мәхәббәтне әни уятты. Эш барышында, бала үстергәндә үземнең дә сәләтләрем ачылды. Кызыксыну хисләре миндә бик көчле. Минем өчен бар да кызык, бар да кызыксындыра.
Шулайдыр, үзендә кызыксыну булмаса. Кушып эшләтә торган эш түгел. Чөнки аңа җан җылыңны, дөньяны, кешеләрне яратуны кушарга кирәк. Шуңа да эшләгән эшләрен Фирүзә ханым күбрәк бүләк итеп бирергә ярата. Сатып алучылар да бар. Аларның елмайган күзләрен, шат йөзләрен күрү аның өчен үзе бер бәхет. Димәк, синең хезмәтең кемгәдер кирәк, кемнедер сөендерә. Җирдә кешеләргә бәхет өләшеп яшәүгә ни җитә!
Белешмә: Вәлиуллина Фирүзә Җәвит кызы 1979 елда Башкортостан республикасы Октябрьский шәһәрендә туган. Мәгариф системасында 23 ел эшли. Шуның 14 елы – директор вазифасында. Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге беренче гимназия директоры.
Рәфкать Шаһиев
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа