Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Язмабызның герое – Рафис Фатыйх улы Вәлиевны Әлмәттә күпләр белә

Әлмәт җирлеге үзенең күркәм шәхесләре белән дан тота.

 

Хезмәт юлын данлыклы «Радиоприбор» заводына багышлаган бу кешенең исеме Әлмәт тарихында үз урынын алып тора. Рафис Вәлиев заводта автоматлар наладчигы, алга таба производство начальнигы, аннан соң партия оешмасы секретаре булып эшли. Ә инде 1986 елны әлеге заводка директор итеп билгеләнә. Бу вазифада ул 2008 елга кадәр эшли һәм соңыннан КАИның Әлмәт филиалы укыту үзәген җитәкли. Чиксез акыллы, сабыр холыклы, төсе-кыяфәте белән чибәр җитәкчене заводка экскурсиягә килгәч минем үземнең берничә тапкыр күргәнем, аның белән сөйләшкәнем булды.

Рафис Фатыйх улының гаиләсе үзе шикелле ипле, тату икәнен дә белә идем. Тормыш иптәше Рәшидә ханым белән алар ике бала – бер ул, бер кыз  тәрбияләп үстерделәр. Күптән түгел май бәйрәмнәре башланыр алдыннан аларның кызлары Эльвира ханым белән сөйләшеп алырга туры килде. Ул истәлекләргә бирелеп, әтисе белән әнисенең ничек танышканнарын, энесе Ренат белән бергә узган балачагы турында сөйләде.

– Әти әни белән җит-мешенче еллар башында танышкан. Шушы ук елның июлендә алар гаилә корганнар. Шунысы исемдә – безне балачактан ук тату, бер-беребезгә кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә өйрәттеләр. Шуның белән беррәттән без күп итеп китаплар укый, театрга спектакльләр карарга, концертка йөри идек. Әниебез безнең тормышны җиңеләйтү өчен һәрдаим нәрсәләрдер уйлап чыгара. Бу аңлашыла да, чөнки ул гомере буе төзелештә инженер-экономист булып эшләде. Бер вакыйга истә калган. Мин үзем йөзәргә яратканлыктан, бассейнга йөрергә дип язылдым. Ул вакытта резин башлыклар кибеттә бик дефицит, ә шунсыз бассейнга кертмиләр. Шунда әнием ике дә уйламады, полиэтилен пакетны кисеп, аңа кереш тагып миңа башлык текте дә бирде (көлә). Ә еллар узгач нәкъ шундый «шапочкалар»ны кунакханәләрдә душ керү өчен куллана башладылар. Шул вакытны искә төшереп без әни белән «эх, теге вакытта ук безнекен патентлаштырасы калган» дип рәхәт итеп көлешә идек. Әти инде гомере буе заводта булды. Ул кайтканчы әни йорттагы бар эшне бетереп куя, тәмле итеп ашарга пешерә һәм йокламыйча төнгә кадәр әтине көтә. Ул кайткач, алар әкрен генә сөйләшә-сөйләшә чәй эчәләр иде. Әле дә хәтердә, әти гел Мәскәүгә, Казанга командировкаларга чыгып китә. Ул вакытта юллар ерак, озак барасы, шуңа да карамастан әти бер тәүлек эчендә әйләнеп кайтырга өлгерә. Әнинең «Рафис, син көн дә командировкаларга йөрсәң иде, эшкә караганда, болай иртәрәк кайтасың» дип шаяртканы әле дә колакта яңгырый. Шулай, әти гомере буе дәүләт кешесе булды, завод өчен, эшчеләре өчен дип янып-көеп йөрде. Әниебез 2021 елны коронавирустан соң тернәкләнә алмыйча бакыйлыкка күчте. Әтигә дә, безгә дә бик авыр булды инде. Шуңа да карамастан ул тормышка булган кызыксынуын югалтмады. «Мин яшим икән, Рәшидәм дә минем янымда яши кебек» ди ул. Әтинең иң яраткан җыры «Весна на Заречной улице» фильмыннан. Ул шул җырны еш тоташтырып тыңлый. Әле менә күптән түгел 9 май бәйрәме алдыннан Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чыгарылган бизәкле стакан савытларын телевизордан күреп алды да ике экземплярга заказ бирде. «Берсе – минеке, икенчесе – Рәшидәм өчен. Җиңү бәйрәмен дә, минем туган көнне дә шулай бергәләп каршы алырбыз», – диде. Заказ килде, хәзер ул аларны кадерләп саклый, – дип истәлекләре белән уртаклашты Эльвира ханым. Аны дәвам итеп, шуны да билгеләп узасым килә, Рафис Фатыйх улы Вәлиев 1945 елның маенда – дөньяга Бөек Җиңү килгән чорда туган шәхес. 20 май көнне ул үзенең олуг бәйрәмен – юбилейлы туган көнен билгеләп узачак. Әлеге уңайдан Әлмәтебезнең хөрмәтле кешесенә ныклы сәламәтлек, бәхет, имин
тормыш теләп каласыбыз килә.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса