Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Традицияләрне югалтмасыннар иде

Үз вакытында шәһәрдә милли күтәрелешнең үзәгендә кайнаган Самдун Фәрхетдиновны күпләр хәтерлидер.

 

Әлмәт төбәгендә милли мәнфәгатләрне кайгыртып яшәүче әлеге мөхтәрәм шәхес үзенең бөтен булмышын милләткә, халыкка хезмәт итүгә багышлады.

Сәнгать фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фуад кызы Сөләйманова якташыбыз Самдун Фәрхетдинов белән әңгәмә корган була. Ул вакытта инде Самдун әфәнде шактый каты авырый. Шулай булса да, аның бүгенге укучыларга ирештерер теләкләре, акыллы фикерләре була. Бүген без укучыларга шуны тәкъдим итәбез

- Самдун әфәнде, Сез үзегез нәрсә әйтергә телисез, үзегезнең тормыш турында сөйләгез әле.

- Мин Ризаэддин хәзрәт эзләре буйлап йөргән вакытта бик күп тарихи шәхесләр ачыкланды. Моңа хәтле безгә мәгълүм булмаган бик күп әйберләр табылды. Шакир Рәмиев, Закир Рәмиевләр, Фатих Кәримиләр, Ризаэддин хәзрәтләр бергә бәйле, бергә эшләгәннәр. Аларның эзләре буйлап бик күп йөрергә туры килде. Чөнки өстән-өстән генә йөреп булмый. Аларны белми торып, галимнәр белән берничек тә үзара ярышып булмый. Тарихны, ул шәхесләрне бик әйбәт белергә, өйрәнергә кирәк. Әйтик, мин академик янына барып, теге яки бу кеше турында сөйләгәндә, академик дәрәҗәсеннән торып сөйләшергә кирәк. Шунсыз бер нәрсә дә ала алмыйсың. Гади белем белән генә булмый. Чөнки элгәреге укыган тарихлар, элгәреге өйрәнгәннәр, элгәреге аяклы тарихлар - исәнчеләр. Ризаэддин хәзрәт чордашларының күбесен күреп белү, күбесенең өенә бару, очрашулар бик нык ярдәм итте. Габдулла Тукай белән бергә эшләгән Вафа Бәхтияровны бу төбәктән бер мин генә күрдем, бүтән күргән кеше юк аны. Мин күрдем, аның белән сөйләштем. Менә шуның ише шәхесләр белән күп очрашырга туры килде. Кабат-кабат барасың, чөнки Ризаэддин хәзрәтнең чордашларының күбесе гыйлемле, шул чор өчен яраклы кешеләр. Ә бүгенге дин кешеләре аларны белми.

Аннары үзеңнең кая барганыңны, нәрсә эшләгәнеңне белеп барырга кирәк.

 - Тагын нинди зур нәтиҗәләргә ирештегез?

- Бар инде. Менә Оренбургны гына алыйк. Анда бөтен булган әйбер сакланган, җимерелмәгән. Ә кайбер урыннарда татар куштаннары бөтенесен дә җимергәннәр. «Ул буржуй булган инде, я булмаса капиталист булган, я булмаса әнә шундый халык җилкәсеннән файдаланган» дип төрле ялган уйдырмалар белән үзләре үк җимергәннәр, бетергәннәр. Оренбургта менә алты-җиде мәчет, барысы да эшли, исән. Шунысы кызганыч, безнең күренекле шәхесләрнең исемнәре берсенә дә кушылмаган. Бер урам исеме дә юк. Казанда да юк иде ул хәтта. Менә артыннан йөреп куштык, монда бар инде, ярар. Оренбургта да, Уфада да юк, югыйсә ничаклы галим эшли. Ә бит исемнәрен куярга кирәк. Әллә нинди кирәкмәгән исемнәр бар. Ә безнең күпме шәхесләребез нидә, эт типкесендә йөри.

- Сезгә кайсы елларны читен булды эшләргә? Кайчан читенлекләр булды?

- Барысы да диярлек инде, чөнки мин бит энәдә (шикәр чире турында сүз). Шул, проблема булды миңа. Авыр булды бик. Баргач инде, кешеләрне күрергә кирәк. Машина табу проблемасы. Ну, күбрәк үземә ышанып йөрдем, үз акчама. Үз ялымны алдым. Мин хөкүмәтнең сукыр бер тиенен дә алганым булмады. Аларга әйтмәдем дә, бер сүз дә, бер нәрсә сорашмадым да.

- Шундый күп әйберләр эшләргә, мәчетләр төзергә каян көч алдыгыз?

- Ничек дип, кешедә бер омтылыш була бит. Тегене булдырасы килә, моны булдырасы килә. Тегесе булгач, монысы да булсын дип. Менә шундый омтылыш, энтузиазм, күрәсең, мәҗбүр иткәндер инде.

- Ә сез үзегезнең шул әсәрләргә үрнәкләр каян алдыгыз? Борынгы мәчетләргә карапмы, орнаментларны ничек каян алдыгыз?

- Менә бу бизәү, матурлау әйберләрен үзебезнең халыкка кайтару теләге көчле иде. Чөнки аны берсе дә белми, эшли алмыйлар. Ничек инде, мин үзем шуларны белә торып, эшләмәскә?

- Сез аларны каян белдегез соң?

- Менә шулай йөреп өйрәнергә туры килде инде. Мин бит инде Казанда тордым дигәч тә, тегендә-монда барып ашап-эчеп йөрмәдем. Архивларда, төрле борынгы корылмаларда булдым, аннары соң инде ял вакытларында чит илләргә чыгып (Урта Көнчыгыш, Якын Көнчыгыш, Көнбатыш илләр) өйрәндем. Шуннан күреп, шуларның йогынтысы булгандыр инде.

 - Китаплардан да өйрәндегезме?

- Иске китапларны бик күп җыядыр идем мин, андагы борынгы иске әйберләрне, кабатланмый торганны. Җыйганнарымны ике тапкыр макулатурага тапшырдылар. Берсендә таныклыклар китте. Җәфаланып беттек документларсыз. Бер сыбызгы өчен шуларны шунда тапшырганнар бит. Мин үзем юк чакта. Ә мин инде җыеп йөрим шуларны.

- Кем аны эшләгән?

- Авылда шул мохтаҗлык эшләткәндер инде. Бала-чагага сыбызгы кирәк бит инде.

- Ә сез үзебезнең татар халкына нинди васыять әйтер идегез?

- Үзебезнең элгәреге традицияләрне югалтмасыннар иде. Телебезне бигрәк тә. Чөнки сөйләшә белми күбесе. Әйтик, берәр тарихи әйберме, китапмы, я булмаса сирәк очрый торган рәсем булса, шуның ишеләргә игътибар итсеннәр иде, җыйсыннар иде шуларны. Музейларга тапшырсыннар. Аннары соң инде балаларына сөйләсеннәр, шушылай-шушылай яшәгәнбез, менә шулай булган дип.

 

Белешмә. Самдун Җамалетдин улы Фәрхетдинов 1937 елның 2 февралендә Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. 2000 елның 23 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Мәскәү сәнгать университетының музыка (1961), журналистика (1972) факультетын тәмамлый. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музейга нигез салучыларның берсе, төбәк тарихчысы, фотограф. журналист, музыкант, һәвәскәр рәссам, скульптор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреты.

.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса