Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Нәдернең уңган Гөлүсәсе

Дөньяда шундый кешеләр була, аларга тузан да кунмый, кырау да төшми. Алар кешеләр күңелен матурайтып гомер итәләр. Гөлүсә Вафина шуларның берсе.

Авылларда почтальоннар юк дип зарланган бер вакытта ул Нәдер авылыннан үз теләге белән авылдашларына «Әлмәт таңнары» газетасын яздырып, тарату эшенә алына.

Дөньяны игелекле кешеләр тотып тора. Матурлыкны күрә белүчеләр, изге гамәл кылып, аны башкаларга өләшеп, тормыштан тәм табучылар. Сер түгел, бүген телефон, интернет заманында почта хезмәтләре үзләренең төп функцияләрен үзгәртеп, сәүдә нокталарына гына әйләнеп бара. Бу исә безнең өчен, милли басма өчен бер дә файдага түгел.

- Шушы хәлләрне җаны-тәне белән аңлап, Сез үз теләгегез белән авылдашларыгызга элек җырларда җырланган «почтальон» хезмәтен күрсәтергә алындыгыз. Нәрсә этәрде бу эшкә?

- Әдәбиятны, газетаны яратуым. Элек эшемдә дә матбугатны яратып, һәрбер битен укып, кирәкләрен кисеп алып куя идем.

- Бу эшегезне авыл халкы ничек кабул итте? Ник кирәк бу сиңа, нишләп йөрисең димәделәрме?

- Авыл халкы бер дә гаҗәпләнмәде, шатландылар гына. Чөнки газета өйгә килә, почта тартмасына салына. Алар аны көтеп алалар. Газетаны яшьләр дә, өлкәннәр дә ала. Иң өлкән газета алучым 85 яшендә. Яратып, көтеп алып укый. Нәдер мәктәбенең барлык укытучылары да яратып укыйлар. Кирәк вакытта газета материалларын кулланабыз диләр.

Гарифуллин Илшатка газетага языласыңмы дигәч: «Язылам, әлбәттә. Иң беренче «Әлмәт таңнары»на. Аны яшәтергә кирәк. Без дә язылмасак, кем языла, безнеке бит ул. Ничек аны алмаска мөмкин. Почта тартмасында газета булу синең зыялылыгыңны күрсәтә торган әйбер ул», - диде.

- Өйдәгеләр нәрсә диделәр?

- Өйдәгеләр уңай карашта. Бик ерак торган язылучыма ирем машина белән илтеп кайта. Газетаны вакытында тапшырырга яратам.

- «Әлмәт таңнары»н алып килгәнне көтәләрме? Газета укучыларның фикерләре ниндирәк?

- Әлмәт, район яңалыклары белән танышып чыгабыз диләр. Эчтәлеге әйбәт. Әдәби әсәрләрне, язмаларны көтеп алалар. Кроссвордларны бик яраталар. Намаз вакытларын бирү бик ошый авылдашларыма. Яңа елга кергәндә стена календаре булса бик яхшы булыр иде, диләр.

- Тормышта ниләр белән шөгыльләнергә яратасыз?

- Пенсиядә өйдә утырганчы авылдашлар белән аралашу җанга рәхәт, җәяү йөрү үзе бер сәламәтлек. Тормышта аш-су әзерләргә, кунаклар сыйларга бик яратам. Яшебез җитмешкә якынлашса да,  без әле бик күтәренке кәефле кешеләр. Мәчетебезгә дин сабаклары өйрәнергә йөрим. Хуҗалыгыбызда үзебез өчен (ит өчен) терлекләр тотабыз. Каз, үрдәк, тавыклар үрчетәбез. Аларны үзебез чыгарабыз.

- Бала чакта Сезне нәрсә сокландыра иде?

- Бала чактан ук мин татарча итеп, яулыкларын таратып бәйләгән әбиләрне ярата идем. Минем үземнең әби дә, әтиемнең әнисе, мулла кызы булган. Ул гел «дога укысаң йокың тыныч була, теләкләрең кабул була» дип әйтә торган иде. Гарәп хәрефләре белән язылган китапларын кадерләп саклады, Пәйгамбәрләр хакында сөйли иде. «Йосыф белән Зөләйха»ны яттан белә иде.

- Әгәр дә сез бүген Нәдер урамында үзегезне - кечкенә Гөлүсәне очратсагыз, аңа нәрсә әйтер идегез, нәрсә турында сөйләр идегез?

- Урамда газета таратканда һәрвакыт бала-чага очрый. Хәзерге чорда туган балалар акыллы, тәртипле. Аларны үземнең кечкенә чагым белән чагыштырам. Алар белән татарча, дустанә сөйләшергә яратам. Олы чагыңны кече яшьтән әзерлә дияр идем. Тукайның «Эшкә өндәү» шигыре бар бит:

«Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел».

- Тормышыгызда «Эх, менә моны бөтенләй онытырга иде» дигән вакыйга бармы?

- Булды инде, тормыш бит бу. Ләкин, Аллаһының рәхмәте белән, сабыр итеп барын да җиңеп чыга алдык.

- Татарстан Республикасы Рәисеннән нәрсә турында сорар идегез?

- Бераз гына пенсияләрне арттыра алмассызмы икән, дияр идем.

- Бала чактагы нинди хыялларыгыз тормышка ашты?

- Минем тормышымда гел яхшы укытучылар, яхшы җитәкчеләр, яхшы дуслар очрады. Кечкенәдән китапка гашыйк идем. Кечкенәдән акыллы кешеләр тирәсендә булырга яраттым. Теләкләрем, уйларым рас килде дип әйтә алам. Инде хәзер байтактан лаеклы ялда. Журналистикага барасым килде, ләкин тормыш син уйлаганча гына булмый шул. Ревизор-бухгалтер булдым. Аннан үзебезнең авылда кибетче булмагач, авыл советы кибеткә эшкә чакырды. Кибеттә эшләгәндә «театр уйныйсың», актер булырга кирәк. Һәр кешенең җаен табып сөйләшергә. Бу заманда бигрәк тә. Ун ел бухгалтер, ун ел талон вакытында кибетче булып эшләдем. Бик катлаулы операция кичерергә туры килде. Шуннан соң 26 ел Нәдер авылы китапханәсендә мөдир булып эшләдем. Әлбәттә, анда кул кушырып, китап биреп кенә утырмадым. Нефтьчеләр белән берлектә «Яңа Нәдер» китабын яздык. Нефтьче-классташларым Илдар Әхтәмов, Рәфис Бәдретдинов, Илшат Хәмидуллиннарга бик рәхмәтле мин. Китапханәгә бик зур матди ярдәм иттеләр.

Гөлүсә ханым дөньясын онытып авылдашларын мактый. Алар турында сөйләп җанына рәхәтлек алганы йөзендә чыга. Ул авылның тын алышын, һәр сулышын тоеп тора. Шулай булмаса, ул ничә еллар буена авылда «Илһам» халык театры оештырып, авылны «гөр китереп яши» алыр идемени. Менә финанс мәсьәләләренә бәйле авылның музеен оештыру эшенең тукталып калуына җаны әрни. Алла теләсә, булыр, дигән өметен өзми.

Халык арасында авылым, телем, динем, милләтем дип янып яшәүче Гөлүсә Зәки кызы кебек кешеләр булганда «Әлмәт таңнары» да яшәр, укучылар кулына вакытында барып ирешер дип ышанып калабыз.

Гөлүсә ханым тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Тормышына шөкер итеп яшәве күзләреннән күренеп тора. Чөнки алар балалар, оныклар бәхетенә, туганнары, якыннары шатлыгына куана беләләр.

Ирем белән без классташлар. Бүгенге көнгә кадәр ул «әйе» дисә, мин «ярар» дип яшибез, диде. Бәхетнең иң олысы шушы түгелмени?!

 

 

 

 

 

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса