Көчле, максатчан, хыялый да
Җилкәннәрен җилләр екканда да яңадан күтәрелергә көч табучылар аз түгел.
Язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр.
Альберт Ринат улы Вилданов – шундый күркәм шәхесләрнең берсе. Үзенең оптимизмы, идеяләре белән башкаларны да үзенә җәлеп итә торган бик максатчан һәм чиксез булдыклы кеше дияр идем мин аны.
– Альберт – безнең әйдаманыбыз, аңарда оештыру сәләте шулкадәрле зур, – дип тә өстәде Әлмәт инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Розалия Локманова.
Альберт Вилданов Әлмәттә туып-үскән егет. Ул шулкадәрле тыйнак, үзе турында озын-озак итеп сөйләргә яратмый. Шулай да сораулар бирә торгач, гаиләләре белән Түбән Мактамага күченүләрен, егетнең 1 нче мәктәптә укып белем алганын белдек. 15 яше тулганда шушы чибәр, акыллы яшүсмергә язмыш зур сынау әзерләгән булган – бистәгә күченеп яши башлаганнарына бер ел вакыт узганнан соң Альберт әти-әниләре белән бергә юл фаҗигасенә эләгә.
– Авариядә алган травма шактый катлаулы булды – 15 яшемнән коляскада мин. 18 яшем тулгач «Ока» машинасы руле артына утырдым. Мондый машиналарны физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзе бүлеп бирде. Чыннан да, ул вакытта күпме кеше машиналы булды, бу бит үзенә күрә инвалидларга нинди зур игътибар булганны күрсәтә. Менә шул вакыттан башлап минем тормышым активлашып китте дисәм дә була. Ландыш исемле чибәр кыз белән гаилә кордык, хәзер менә ике матур кыз үстереп ятабыз. Ландыш минем өчен маяк, тормыш мәгънәсе, илһам чишмәсе дип тә өстәр идем, чөнки ул мине шушындый килеш яратты, кайгыртты һәм хәзер дә шул халәттә яши. Ул бит минем сыйныфташым да әле. Шунысы мөһим, без аның белән мин травма алгач очраша башладык, ә бу үзенә күрә тирән мәгънәгә ия. Нинди генә эшкә алынсам да, иң беренче чиратта аның белән киңәшләшәм, аның фикерен сорыйм. Шулай, тормышыбыз матур гына алга таба тәгәри. Мин үзем башта бераз таксида да эшләп алдым, аннан инде Мактамада азык-төлек кибете ачып, үз эшебезне башлап җибәрдек. Аннан соң таксидан китәргә туры килде, кибетне дә ябып, арендага тапшырдык. Бүген инде инвалидлар җәмгыятендә хезмәт куям. Алга таба планнар байтак – мәдәни-массакүләм чаралар уздыру мәйданын киңәйтергә уйлап торабыз. Хәзерге вакытта Яшьләр үзәгендә узачак бәйрәмгә әзерләнәбез, анда үзем биергә дә җыенам әле (көлә).
Агачтан, тимердән эшләнмәләр дә ясыйм. Столярка, слесарка – миңа гына куш инде. Үземнең остаханәм бар. Заманында әти үзе исән чагында минем өчен дип төзеп калдырган иде аны. Ә гаражны инде мин үземә җайлаштырып куйдым. Биредә шул вак-төяк йорт җиһазлары, пычаклар, савыт-сабалар, мебель ясыйм. Әле менә бизнесны үстерү буенча Грант та алдым. Аңа кирәкле җиһазлар сатып алдым. Шулай да бүген төп игътибарны инвалидлар җәмгыятендәге эшчәнлекне җайга салуга юнәлтергә уйлыйм. Бар нәрсәгә дә акча кирәк бит, шуңа күрә дә бу өлкәдә бераз тотрыклылык булдыру өстендә эшлибез, инвалид коляскаларын ремонтлау, аларны арендага бирү эшен җайга салырга планлаштырабыз. Алга таба шулай ук бу юнәлештә Грант алуны максат итеп куйдык. Аннан инде бинаны әзерләү, җиһазлар сатып алу һәм үзебезнең коллективтан берничә кешене эшкә урнаштыру турында да уйларга була. Сөйләгәндә бар да җиңел кебек инде ул, тик менә эшләргә тотынгач кына бүтәнчә (көлә). Башта әллә нинди хыяллар кайный, тик аларны тормышка ашырырга барыбер тәвәккәллек җитми кала. Бер мин генә шулайдырмы, белмим. Идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итүче, җилкәсен куярдай кешеләр булсын иде дә ул менә, – дип киләчәккә булган планнары, уй-фикерләре белән уртаклашты Альберт Ринат улы.
Монда инде ихтыяр көче зур булган ир-егеткә бары тик уңышлар гына теләп каласы килә. Альбертның хыяллары матур – йөргән юллары да сикәлтәсез булсын, ә теләкләре Аллаһының «амин» дигән вакытына туры килсен.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа