Теләк һәм иҗат дәртен эшкә җиккәндә
Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр һәркемдә соклану уята.
Нәрсә генә иҗат итми алар – бәйлиләр, тегәләр, агачтан һәм башка материаллардан төрле эшләнмәләр ясыйлар. Соңгы вакытта остакуллар арасында ясалма ротангтан кәрзиннәр үрү белән мавыгучыларны да очратырга була. Альбина Төхбәтуллина – шундыйларның берсе. Күптән түгел без әлеге ханым янында кунакта булып кайттык һәм ротангтан кәрзин үрү серләренә төшенергә тырыштык.
Керә-керешкә үк бүлмәдәге ротангтан үреп, заманча зәвык белән ясалган кашпо-кәрзиннәргә, сыннарга, җиһазларга, сумкаларга күзебез төште. Алар барысы да төрле төстә һәм күз явын алырлык. Альбинаның үзен әлеге шөгыльгә әнисе өйрәткән булып чыкты.
– Әнием үзе исән булганда мине гел иҗатка рухландырып торды. Ул үзе тумышы белән Азнакай районыннан. Әнием чәчәкләр ярата иде. Аларны төсләре буенча аерып, төрле формаларга кертеп, оста итеп урнаштыра да белә иде. Әниемнең бер иптәш кызы ротангтан кашполар үрү белән мавыгып китеп, әлеге эшкә аның үзен дә өйрәтте. Аларга мин дә килеп кушылдым. Бу шөгыль мине чын-чынлап үзенә әсир итте, күңелемә нык хуш килде. Еллар дәвамында бу өлкәдәге һөнәр алымнарымны камилләштерә бардым. Ирем дә ошатты бу эшне. Башта кашполар үрдек, аннан инде аның белән бергәләп сандыклар, пуфиклар, йорт җиһазлары, кәнәфиләр, өстәлләр, чыршы астына куя торган «юбкалар»га кадәр ясый башладык. Чималны турыдан-туры җитештерүчеләрдән кайтартабыз. Халык бик яратып алганлыктан, хәзер ротангның ассортименты зур, ул төрле төсләрдә сатыла. Ротангтан савытлар үрү алай авыр һәм катлаулы дип әйтә алмыйм – кашпо, кәрзиннәр төрле размерларда булганлыктан, бер савытка күпме материал китәсен алдан билгеләргә генә кирәк. Моның өчен метр кулланабыз, савытның күләме, биеклеге, ничә миллиметрлы ротанг куллану исәпкә алына. Үрү төрлечә була, чылбыр рәвешендә дә, толым кебек итеп тә үрергә мөмкин, иң мөһиме – каркас әзерләү. Савытка алдан тишекләр ясап, аннан стойкалар кидереп чыгарга кирәк. Үреп утыру авыр түгел, үзенә күрә җанга бер рәхәтлек тә бирә. Бер кашпоны ясарга, иркенләп утырган очракта, 3-4 сәгать вакыт җитә. Тиз эшләгәндә, берьярым сәгатькә дә сыешасың. Өйрәнер өчен, әлбәттә, укырга, практика узарга кирәк. Йорт җиһазлары, шул ук кәнәфиләр ясаганда мендәрләр кирәк булганлыктан, аларны да тегәргә өйрәндем әле. Теләк булганда, фантазияне эшкә җиккәндә, бар да килеп чыга икән. Безне еш кына күргәзмәләрдә катнашырга да чакыралар, мөмкинлек булганда барабыз, – ди остакул.
Альбинага ротангтан эшләнмәләр ясауда гаиләсе бик булыша булып чыкты. Ул әтисе белән әнисе турында аеруча хөрмәтләп сөйләде.
– Әтием Башкортстанда туып-үскән. Әнием белән алар Себердә Ханты-Мансийск якларында эшләгәндә танышкан булганнар, гаилә корганнар. Шулай итеп гаиләбез белән миңа 16 яшь тулганчыга кадәр Себердә яшәдек. 2001 елда Әлмәткә килеп төпләндек. Шуннан бирле матур гына гомер кичерәбез. Мин үзем дә кияүгә чыктым, ирем белән өч бала үстерәбез. Гомер буе төзелеш компанияләрендә, ТЗБда эшләдем. Әлегә декрет ялында булганлыктан, вакытымны файдалы итеп уздырырга тырышам. Таныш-белешләргә, туганнарга, дусларга барганда бүләк итеп шушы эшләнмәләремне алып барам – алар көтә инде. Ирем дә, үзем дә табигатьне бик яратабыз, бәлки шуңа күрәдер дә шулай иҗат эшенә мөкиббән китәбездер. Урманга гөмбә җыярга, балалар белән сәяхәт итәргә безгә генә куш инде (көлә). Аннан балаларыбыз үзләре дә иҗат итәргә яраталар. Кызларымның берсе дизайнерлыкка укый, икенчесе бик оста рәсем ясый. Төпчек улыбыз балалар бакчасына йөри, шулай да мин аны төзүче булыр дип уйлыйм әле – краннар, машиналар белән бик оста уйный, – дип елмайды Альбина Төхбәтуллина.
Төп эшләреннән, йорт мәшәкатьләреннән бушаган арада күңелләренә хуш килгән шөгыль белән мавыгуларына Альбина да, ире дә чиксез шат. Остакулларга яңадан-яңа иҗат уңышлары, гаиләләренә исәнлек-саулык, иминлек теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа