Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Солдат чагы – хәтер-уйларында

Әлмәт җирлегендә Әфган, Чечня сугышларында катнашкан егетләр байтак

Алар башларыннан ниләр кичергәннәрен сөйләргә бик яратмыйлар. Барлык хатирәләрне дә күңелләрендә бер төен итеп саклый бирәләр.

Каһарманнар белән очрашып, сөйләшеп утырганда бу аеруча нык сизелә. Шушы көннәрдә шундый шәхесләрнең берсе – Сахманов Эдуард Леонидович белән әңгәмә корырга туры килде. Ул Лениногорскида туып-үскән, мәктәпне тәмамлагач, нефть техникумына укырга кергән. Дипломын яклаганнан соң курсташлары белән бергә армия сафларына хезмәт итәргә китә.

– Шәһәрдән безне – ике егетне чик буе спецназына дип аерым сайлап алганнар иде, команда озак булмый торгач, түзмәдем, хәрби комиссариатка үзем барып кайтырга булдым. Аннан повестка алып та кайттым. Яшь чак, дәртле чак бит инде, әле кайтып әниләргә куана-куана армиягә китәчәгемне әйткәнем бүгенгедәй хәтеремдә (көлә). Армиягә мине 28 гыйнвар көнне озаттылар, Казанда распределение буенча Калининградка десант-штурм батальонына эләккәнемне белдем. Миңа барыбер иде, ләкин теләгем, әлбәттә, ничек тә булса үземнең иптәшләрем белән бергә хезмәт итү булды. Бу турыда штабка да кереп әйткәч, үтенечемне кире какмадылар. Шулай итеп иптәшләрем белән бергә бер частька Волгоградка хезмәт итәргә юллама алдым. Анда инде разведбатальонга барасың диделәр. Анда баргач, тагын төрле җирләргә бүлә, шоферларны, спортчыларны аера башладылар. Мин үзем балачактан ук спорт белән шөгыльләндем, төрле өлкәләрдә казанышларым күп иде – көрәш буенча, чаңгы шууда һәм башкаларда. Нәтиҗәдә зенит-ракета бригадасына эләктем. Хезмәт итә дә башладык. 1994 елның декабрендә өйгә отпускыга да кайтып килдем. Мин ялдан частька кайтып төшкәч, расположениедә инде иптәшләремнең булмавын күреп аптырадым. Сержантлардан «Егетләр кая китте соң?» дип сорагач, «Бөтен команда белән Чечняга киттеләр» дип җавап бирде тегеләр. Менә сиңа мә! Ике дә уйламый рота командиры урынбасары янына йөгереп кердем. «Мин дә иптәшләрем янына Чечняга китәм, җибәрегез мине» дип сорадым. Ул алай каршы килмәде, киресенчә, хуплады гына. Әти-әниләргә әйтмәдем Чечняга киткәнемне, тик алар соңыннан барыбер белделәр.

Минем әни – Валентина Александровна республикада иң беренчеләрдән булып солдат аналары комитеты оештырган кеше дә бит әле. Татарстан егетләрен Чечнядан алып чыгу өчен күп тырышлык куйды ул. Аның эшен алга таба дәвам итүчеләр табылды. Монысы аерым әйтелгән мәгълүмат, ләкин ул барыбер минем тормыш истәлекләрем белән бәйле.

Хатирәләремне дәвам итәм. Шул бер атна вакыт узганнан соң разведбатальон составында эшелоннарга төялеп Моздокка юл алдык. Безне «Северный» аэропортына алып килделәр. Анда Грозныйга колонналар формалаштыра башладылар. Аэродромда 3-4 көн кунганнан соң, Грозныйга кузгалдык. Мин ГАЗ-66 нчы штаб машинасына утырып рация өчен җаваплы буларак бардым. Алдан БТР бара, аннан соң безнең машина, артта калган техника. Әле дә хәтердә, мин ГАЗ-66 ның ишеген ачтым, утырдым, тәмәке кабыздым – карыйм, арттан бара торган танкның люгы ачылды, аннан бер егет башын тыкты да «Эдик, синме бу?» ди. Карасам, Лениногорскидан таныш малай. Күңел күтәрелеп китте хәтта аны күргәч. Рәхәтләнеп, озак сөйләшеп бардык шулай. Моздоктан ун километрлап кына юл узган идек, БТР ватылды. Алга таба инде сопровождениедән башка гына хәрәкәт итәргә туры килде. Шул рәвешле Кабардино-Балкарияне үттек, Грозныйга кергәндә уң яктан Толстой-Юрт авылы урнашкан, ә сул якта инде Төньяк Кавказ хәрби округының 58 нче армиясе формалашып маташа. Безнең машина Толстой-Юртка килеп керсә, башкалар туктап тормыйча турыдан-туры Грозныйга баруларын дәвам итте. Озакламый иптәшләрем белән очраштым да, командирдан сорап аларга килеп кушылдым. Дусларым мине күргәч башта аптырадылар, араларында «Их, юкка килдең син, монда мәхшәр» диючеләр дә булды. Комбат белән дә сөйләшеп алдык. Менә шулай, хезмәтем тагын алга дәвам итте. Безнең группировка белән искиткеч акыллы, тәҗрибәле генерал-лейтенант Рохлин командалык итте. Аның кул астында хезмәт иттек. Бу шәхесне бүген дә зур хөрмәт белән искә алам әле. Әлбәттә, бездә, яшь егетләрдә, канкойгыч сугыш тирән тәэсирләр калдырды. Шуңа да карамастан иптәшләреңнең янәшәдә булуы ничектер әлеге мәхшәрне ерып чыгарга көч бирә иде. Чечняның үз халкы белән дә еш аралаша идек. Толстой-Юртта булганда миңа ополчение ротасы командиры белән якыннан танышырга туры килде. Федераль гаскәрләрне Чечняга керткәнчегә кадәр үк Дудаев режимына каршы көрәш алып барган бик билгеле кеше булып чыкты ул. Чечняда сугыш башланганчы Чебоксардагы милиция мәктәбендә кул сугышы күнекмәләре буенча дәресләр алып барган булган. Аның өендә дә кунак булырга, хәтта исем куштыру йоласында да катнашырга туры килде. Шунысына игътибар иттем – кунакчыл кешенең чиксез зур йортында Грозныйдан качып килгән утызлап рус кешесе дә сыену тапкан иде. Киң күңелле кешенең шушындый игелекле гамәле барыбызда да соклану уятты. Февраль аенда Грозныйдагы штурм вакытында күп кенә егетләребез яраланды, һәлак булучылар да булды. 11 е көнне инде безне Новосибирскидан килгән полк алыштырачак икәнен белдек. Полигоннары бездән ерак түгел – аларны инде атарга һәм башка хәрби күнекмәләргә өйрәткәннәрен үзебез күреп тордык. Күпмедер вакыттан соң безгә үзебезнең хәрби кирәк-яракларыбызны тапшырырга боердылар. Коралларны да калдырырга куштылар. Боерыкка каршы килеп булмый, калдырырга туры килде. Моздокка исән-имин кайтып кердек. 13 февральдә инде плацкарт вагоннарга төяп Волгоградка озаттылар. Анда төнге бердә безне оркестрлар белән бик тантаналы шартларда каршы алдылар. Хәрби частька килеп кергәч, ашаттылар, эчерттеләр дә казармаларга кертеп өстән бикләп тә куйдылар. Нишләргә белмибез – ишек ябык, коры тимер караватларда хәтта матрас та юк. Төн җиткән иде – казармага табиблар килеп керделәр һәм безне тикшерә дә башладылар, барыбызда да бет таптылар, кырынырга, юынырга куштылар, санобработка ясадылар. Кеше рәтенә килгәч, иртәнге якта әйбәтләп ашаттылар. Алга таба гадәти армия хезмәте көннәре башланды. Июнь аенда инде мин демобилизацияләндем.

Лениногорскига кайткач, иптәшләрем белән бергәләп читтән торып институтка керәбез дигән карарга килдек һәм сигезләп егет Мәскәүгә юл тоттык. Бардык, кердек. Мин үзем химия-технология факультетын сайладым, дусларым механикага укыдылар. Укыдык та, параллель рәвештә эшләдек тә. Мин «Лениногорскнефть» идарәсенә оператор булып эшкә урнаштым. Институтны тәмамлап кайткач инде «Геотех» компаниясенә мастер итеп чакырдылар, шунда күчтем. 2006 елда бүлек начальнигы итеп куйдылар. 2009 елны компаниябез «Шешмаойл» җәмгыяте белән берләштерелде һәм мине анда күчерделәр. Шул рәвешле 2010 елда гаиләм белән Әлмәткә күченеп килергә туры килде. Бүгенге көндә мин биредә производство буенча баш инженер урынбасары булып эшлим. Шулай, тормыш дәвам итә. Тик, вакыт узса да, Чечнядагы истәлекләр генә хәтердән җуелмый. Иң көчле тәэсир калдырган вакыйгадан мәңге арына алмамдыр, мөгаен. Грозныйдан Моздокка баручы «Груз 200» дигән тамга куелган тентлы КамАЗ машинасыннан аккан канлы елга һәм машина эчендәге гәүдәләр әле дә күз алдымда... Нәрсә генә дисәләр дә, беренче Чечня сугышы авыр, катлаулы һәм буталчык булды. Безгә, дүрт егеткә, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнәчәгебез турында әйттеләр. Бүләкләрегезне хәрби комиссариатта алырсыз, диделәр. Ике егетебезгә тапшырдылар, мин һәм тагын беребез алмады, медальләр никтер килеп ирешмәде. Үкенечле булды инде, тик нишлисең.., - дип тәмамлады истәлекләрен Эдуард Сахманов.

Әлбәттә, бик үкенечле. Тик ничек кенә булмасын, Эдуард Леонидович бүген дә үз кыйбласына тугры шәхес. Тәҗрибәле, төпле җитәкче булуы өстенә МХО зонасында булган якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда һәм әзерләп тапшыруда актив катнашучы меценат та әле. Моннан тыш ул төрле патриотик чараларны оештыруда да үзеннән зур өлеш кертә. Эдуард Сахманов кебек тынгы белмәс, олы йөрәкле шәхесләр булуы Әлмәт җирлеге өчен зур горурлык. Игелекле гамәлләрегез дәвамлы, эшләрегез уңышлы гына була күрсен, Эдуард Леонидович.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса