Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Фоат Гайсин: «Киләчәге белән тормыш якты, үткәннәре белән кадерле»

Аның хакында «Нефть өлкәсендә иң актив журналист, журналистикада – оста нефтьче» диләр.

Сүзебез Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе, Р. Төхфәтуллин, И. Винокуров исемнәрендәге әдәби-публицистик премияләр лауреаты Фоат Гайсин турында. Журналистика өлкәсендәге 45 еллык стажы, нигездә, Әлмәт шәһәренә бәйле.

Соңгы вакытта тамашачылар аны бераз югалттылар төсле. «Экранда Фоат абыйның репортажлары нигә күренми?» – дип сораучылар бар.

Лаеклы ялда ветеран-журналист ничек яшәп ята? Микрофонына, каләменә тугры калганмы? Боларның һәммәсен тәҗрибәле шәхеснең үзеннән белештек. Өстәвенә моның өчен җитди сәбәп тә бар. Бу көннәрдә ул гомеренең сигезенче дистәсенә аяк баса.

– Фоат абый, сез тумышыгыз белән кайсы яктан?

– Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылыннан. Авылны шагыйрь Шәйхи Маннурның «Гайҗан бабай» поэмасы аша да беләләр. Әсәр герое –якташыбыз мәшһүр игенче булган. Аны аэропланда очыруны күреп торган өлкәннәр безгә горурланып сөйлиләр иде. Әнием Бәнат гомере буе башлангыч сыйныфларда укытты. Халык мәгарифе отличнигы иде. Әти Мәхмүт мулла нәселеннән. Хәзер буш йорт кына аларны искә төшереп тора. Нигезгә күз-колак булу Казанда яшәүче Рафаэль абый өстендә.

– Беренче каләм чарлау ничек башланды?

– Авылда язуга һәвәслек Гаффаровлар династиясеннән килә. Әхәт абый – танылган язучы, Ринат, Рәкыйп журналистика юлын сайладылар. Ул чорда газета битләрендә авылдашларның исем-фамилияләре күренү олы вакыйгага тиң иде. Бу шөгыль башкаларны да җәлеп итте. Редакция хезмәткәрләре хатлар җибәреп, темалар тәкъдим итә иде. Авыл халкы, бездә бер сыер савучыга ике журналист туры килә, дип шаяртырга яратты. Чыннан да, җирлегебездән унлап кеше КДУның журналистика бүлеген тәмамлады. Мин дә шунда укыдым.

Гомумән, без ул вакытта дәүләт тарафыннан якланган идек. Укыганнан соң һөнәребез буенча эшкә урнашачагыбызны алдан белдек. Вагон бушатып, төзелешләрдә катнашып акча эшләдек. Казан зоопаркында ике ел тирәсе төнге каравылда тордым. Хәтта ул хезмәт чоры пенсия стажыма керде. Тормыш сынауларын яшьли үткәнгәме, аякта ышанычлы басып торырга өйрәндек.

– Телевидение дөньясына ничек килдегез?

– Студент чагында ук «Татарстан» радиосына йөрдем. Яшьләр тапшырулары редакциясенә язмалар әзерләдем. Редактор Флүс абый Латыйпов радио хезмәте серләренә төшендерде. Соңгы курста «Татарстан яшьләре» газетасында эшләдем. «Сердәш» битен чыгару минем җаваплылыкта иде. Укып бетергәч, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Яңалыклар» бүлегенә билгеләндем. Әгъзам Фәйзрахманов, Наил Ганиев тәүге остазларым булды. Язмаларыбызны эфирда Иркә Сакаева, Абдулла Дубин, Рөстәм Нәбиуллин кебек атаклы дикторлар укыды. Барысы да бик таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел иде. Ул чорда кино материалларын тасмалы пленкаларга төшереп, проявкалар аша үткәреп, аерым магнитофонга тавыш яздырып әзерләдек.

– Фоат абый, сезнең офицер погоннары тагып, Совет армиясе сафларында хезмәт итүегез, капитан дәрәҗәсенә җитүегез хакында ишетеп беләбез...

– Университетта хәрби кафедра бар иде. Башта шунда белем алдык. Аннан соң кайберәүләрне, хезмәт урынын саклау шарты белән, офицер итеп армиягә чакыралар иде. Мондый сынау миңа да эләкте. Ерак Көнчыгышның Кытай янындагы чик буе гарнизонында аерым разведка батальонында хезмәт иттем. Башта – взвод командиры, аннан замполит ярдәмчесе булдым. Язу, фотога төшерү тәҗрибәсенең дә кирәге чыкты.

– Әлмәт шәһәренә ничек килеп төпләндегез?

  • Нефть төбәгенә кайту армия хезмәтенә бәйле. Ерак Көнчыгышта ук гаиләле булдым, аннан өч айлык сабый белән кайттык. Телерадиокомитет рәисе Илгиз Хәйруллин, хәлебезгә кереп, нефть төбәгендәге корреспондентлык пунктын җитәкләргә тәкъдим ясады. «Эшләрне җайга салгач кайтырсың», диде. Тормышымдагы иң озын иҗат командировкасы шулай башланды. Биредәге корреспондентлык пункты бай тарихлы, Лениногорск шәһәрендә төбәкара телевидение студиясе ябылгач оешкан. Миңа кадәр Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы В. Мальцев, танылган публицист И. Зарипов кебек олпат затлар эшләгән. Озак еллар тәҗрибәле Рифкать абый Сираев белән эшләдек. Аннан коллективка яшьләр килде. 40 елда нибары өч оператор алышынды. Әлмәттә миңа тәүге хәер-фатиха, төпле киңәшләр биргән кешеләр Фәрит Мөхәммәтшин, Ринат Галиев, Әнәс Гыйматдинов булды. Җитәкчелек белән турыдан-туры аралаштык. Бу – җаваплылыкны үстерде, мөстәкыйльлеккә өйрәтте.

Хәбәрләр әзерләүдән тыш эфирга «Түгәрәк өстәл артында», «Нефтьле туган як», «Тәрәзәләрдә нурлар» кебек тапшыруларны тамашачы хозурына тәкъдим иттек.

– Фоат абый, гадәттә, рәсми хезмәте урыныннан киткән кешенең яшәү рәвеше, шөгыльләре үзгәрә. Бу табигый халәтне ничек кичердегез? Ияләшү кыен булмадымы?

  • Миңа ияләшергә туры килмәде кебек. Журналистика язмышыңа тигән мәңгелек һөнәр. Иҗат кешесе гомер бакый каләменнән аерылмый инде ул.

Телевидениедән киткәч Шәфәгать Фахразович Тәхаветдинов тәкъдиме белән туган авылы Габдрахман турында тарихи-публицистик басма әзерләү эшенә алындым. Иҗат төркеме белән шактый материаллар туплап, танылган шәхесләрне барлап, китапны укучылар хозурына тапшыру бәхетенә ирештек.   

Басмада чагылыш тапкан чорларга, геройлар язмышына багышлап 20 дән артык видеоролик төшердек. Бу хезмәтләр аша авыл музеена нигез салуга, экспонатларын баетуга өлеш кертә алуыма сөенәм.

Танылган нефтьчеләр гаиләсенә багышланган бизәкле китабым дөнья күрде.

Тагын бер мөһим хезмәт кайчандыр Әлмәттә оештырылган «Поиск» киностудиясенә бәйле. Студия тарафыннан калабызның документаль мирасына тиң архив кинотасмалар тупланды. Заманында аңа тынгысыз шәхес, энтузиаст Дамир абый Садыйков нигез салган иде. Шунысын әйтү мәслихәттер, биредә һөнәри чирканчык алган егетләрнең шактые «Луч» телекомпаниясенең тәүге иҗади көчләре булдылар.

Ветеран тормышы тоташ һөнәри хезмәттән генә тормый, билгеле. Үз хуҗалыгы белән яшәгән кешегә көндәлек мәшәкатьләр еш туа. Җәй айларында бакча. Бигрәк тә чия, груша, боярышник җыярга яратам. Иргасын исә чыпчыклар миңа калдырмыйлар.

– Фоат абый, юбилей көннәрендә сөйләшәбез икән, гаиләгезне читләп узу да килешеп бетмәс төсле...

  • Хәләл җефетем Фирдания белән без бер авылдан. Уртак мәктәп баскычларыннан, балачак сукмакларыннан үтелгән. Ул химик-биолог. Нефть тармагында хезмәт куйды. Улыбыз Марсель – юрист, «Татнефть»нең хокук идарәсендә эшли. Киленебез Оксана – Әлмәт нефть институты белгече. Киләчәккә өмет-ышанычлар исә мәктәп яшендәге ике оныгыбыз – Реналь белән Арсланга бәйле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса