Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Илгиз Хәйдәров: “Эшләп ял итәм”

Бүген авылларның киләчәге өчен үзе шунда туып-үскән, авыл чишмәсенең суын эчеп, болыннарында уйнап, тәгәрәп үскән һәм тормышын туган җире, авыл хуҗалыгы белән бәйләгән кешеләрдән дә ныграк борчылучы бармы икән?

Юктыр. Андый шәхесләр белән очрашып, сөйләшү үзе бер рәхәт, күңелгә дәва. Күптән түгел без тагын юлга чыктык. Бу юлы Яңа Нәдер авылына барып,  Илгиз Могыйн улы Хәйдәровта кунакта булдык. Үзмәшгуль безне чын хуҗаларча ачык йөз, чәй табыны белән каршы алды. Кайчандыр данлыклы «Зәй» колхозының ташландык хәлгә килгән яшелчә бакчасын эшкәртә башлап, тәртипкә китергән хуҗаның бүген дә биләмәләре ялт итеп тора, басулары, җимеш агачлары, яшелчә түтәлләре сокландыргыч матур. Елга буен да тәртипкә китереп, ял урыны ясап куйган әле ул.  Кырык елга якын фермерлык тәҗрибәсе булган,  яшелчәчелек белән шөгыльләнүче бу үзмәшгульнең  дөньяга, тормышка карашы аерым игътибарга лаек. Илгиз Хәйдәров – җир кешесе, ул үзенең эшеннән тәм табып, матур итеп, рәхәт итеп яши белә торган фидакарь шәхес.

- Нәселебез чылбырының башы шушы Нәдер авылыннан булса, мин – шуның дәвамчысы инде. Туган авылымнан читкә китүне күз алдына да китерә алмыйм. Шул берәр кая кунакка барып кайтсам гына инде (көлә). Сигез классны Нәдер мәктәбендә бетердем, тугыз белән унны Кәшердә укыдым. Аннан соң Минзәлә техникумына юл тоттым, аны тәмамладым да авылга кайтып, ике еллап хуҗалыкта бригадир булып эшләп алдым. Ул вакытта яшелчә бакчасының гөрләп торган чагы – рассадасын да, кыярын, кәбестәсен, помидорын мулдан үстердек. Күпмедер эшләп алгач, “Нефтяник” совхозына киттем. Биредә ун елга якын хезмәт куйдым. Читтән торып институтны да бетердем. Әлмәт зонасы  буенча фәнни хезмәткәр итеп тә билгеләп куйдылар.  Зәй, Бөгелмә, Лениногорск районнары да минем җаваплылыкта иде. 1991 елларда фермерлык эшчәнлегенең башланып киткән чоры мине дә үз дулкынына ияртеп алып кереп китте. Үз эшемне булдырып, эшләп, үз ашымның тәмен тоеп яшисем килү теләге бик көчле иде ул вакытта. Сабый чактан ук әнигә ияреп яшелчә бакчасына йөргәнлектән, аннан соң үзем дә шушында эшләгәнгә күрә, бакчаның ташландык хәлгә килүенә күптән йөрәгем әрни иде инде. Җае чыккач, ике дә уйламадым шушы яшелчә бакчасын үз карамагыма алып, рәткә китерә дә башладым. Әле ул акытта техникам да юк иде бит, тракторлап сорап алып, тракторчыларын табып, җирнең алабутасын, билчәнен суктырып чыгарга туры килде. Шулай тырыша торгач, 1992 елны беренче тапкыр чәчү чәчтек. Ул вакытларда күпләп шикәр чөгендере үстердек, мул уңыш җыеп алдык. Шуны да әйтми булдыра алмыйм, ул вакытта хөкүмәтебез бик нык ярдәм итте бит. Бизнес-планнар төзеп тапшырганнан соң, безгә түбән процент белән кредит бирделәр. Әлеге акчаларга культиваторлар, тырмалар алдым. Шулар белән әкрен генә эшләп киттем. Алга таба кишер, кызыл чөгендер үстерә башладык, аннан соң арпа, бодай, үлән  чәчтек. 1997 елны “Зәй” колхозын бүлделәр. Авыл буенча биш фермер җыелып, һәрберебезгә хуҗалыкның булган мөлкәтен өләштеләр. Минем үземә 25 башлап сыер, 7-8 бозау, 3 ат бирделәр. Шулай итеп гөрләтеп эш башлап җибәрдек. Сыер сава башладык. Шулай яхшы гына эшләп киткән идек, 1999 елда район вәкилләре килеп, малларны кабат бездән алдылар. Бу инде “Зәй” хуҗалыгын яңадан торгызу белән бәйле булды. Башта авыррак булды инде, шулай да күпмедер вакыттан соң тотрыклыланып киттек. Шулай да зернога бәяләр кими, ә техника запчастьларына бәяләр арта башлагач, эшкә башкачарак караш ташларга туры килде. 2015 елның язы иде, ул вакыттагы район башлыгы Айрат Ринат улы Хәйруллин безне, фермерларны җыеп, җиләк кластеры булдыру хакында семинар уздырды. Без, районның өч фермеры, җиләк үстерергә ризалык бирдек. Шулай итеп әлеге идея белән янып китеп, иң беренчеләрдән булып яңа тармакка нигез салдык дисәм дә була. Шушы яшелчә бакчасы биләмәләрендә сугару җайланмалары көйләп, үсентеләр кайтартып, җиләк үстерә башладым. Ун елга якын бу өлкәдә хезмәт куйдым – бөтен системасын, автоматикасын булдырдым.  Менә әле күптән түгел генә  җиләкне туктатырга карар кылдым. Шулай итеп, беренче ел гына җиләксез мин. Яшем олыгая бит, миңа хәзер артыгы кирәкми дә, булганы җитә. Бүген инде бодай, арпа, яшелчә үстерүгә өстенлек бирәм, умарта тотам, тавык, бройлерлар үрчетәм, - дип эшчәнлеге белән таныштырды үзмәшгуль. 

Илгиз Хәйдәровка тормышында ачысын да төчесен дә күп татырга туры килгән. 
- 29 ел бергә иңгә-иң куеп гомер кичергән тормыш иптәшемне югалту авыр булды. Аның вафатына да биш ел узды инде. Бик рәхәт яшәдек, дүрт бала тәрбияләп үстердек.  Бер малаем да каты авырудан соң үлеп китте. Нишлисең инде... Шулай да тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк. Аллага шөкер, бүген 9 оныгым бар. Алар өчен куанып бетә алмыйм. ННәрсә генә димәсеннәр, үземнең яшәешемне дөрес юлдан алып барам дип уйлыйм. Баштан ук дөрес юнәлеш алганга күрә шулайдыр ул дип уйлыйм. Эшләмичә тора алмыйм, тик ятсам мин Илгиз булмыйм аннары. Тормыштан тәм һәм рәхәт табып яшим. Гомер буе әнием кебек  үз көчем белән яшәдем һәм Ходайның рәхмәте белән яшим әле. Ул кадәрле байлык җыйдым дип әйтә алмыйм, тик бүген миңа нәрсә кирәк икән, мин аны сатып алу мөмкинлегенә ия. Авылга, авылдашларга да ярдәм итәргә тырышам. Авыл хуҗалыгы – тәвәккәллек сорый торган тармак. Кара җиргә орлык чәчкәч, уңышы булырмы-юкмы аның, билгесез.  Мин бу тармакны  сайлаганмын икән, димәк, мин үзем дә тәвәккәл кеше.  Яшәргә генә түгел, яшьнәргә, тулы көч белән тормыш итәргә кирәк, - дип тәмамлады әңгәмәбезне Илгиз Хәйдәров.

Менә шулай, Яңа Нәдер  авылы уңганы белән аралашып, аның тормышына  сөенеп, үзебез дә илһамланып кайттык әле. Иң мөһиме – мондый уңганнар булганда авыл бетмәячәк әле дигән фикеребез ныгыды.


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса