Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Җанын өтә сугыш сагышы

Әфган сугышында үлем белән бер түгел, мең мәртәбә күзгә-күз очрашканнар бүген дә ул мәхшәрне төшләрендә күреп уяна. Әлеге батыр йөрәкле шәхесләр арабызда яши. Алар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Әлмәттә гомер кичерүче Сергей Иванович Шестаков шундый каһарманнарның берсе. 

- Фирганә өлкәсендә туып-үстем. Балачактан ук спортны үз иттем. Мәктәпне тәмамлагач, педагогия институтына укырга кердем – физкультура укытучысы булу иде исәбем.  Егерме яшькә кадәр велоспорт белән шөгыльләндем. Бу өлкәдә шактый зур уңышларга ирештем, спорт мастеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. 1982 елны, институтның беренче курсында белем алганда, мине армия сафларына хезмәт итәргә алдылар. Башта Ашхабадта 5 айлап өйрәнү курсларын узарга туры килде. Май аенда мине 150 ләп кеше белән бергә Кабулга җибәрделәр.  Шуннан 75 кешене сайлап алып Джелалабадка озаттылар. Алар арасында мин дә бар идем. Сайлаганда бик каты тикшерделәр инде – бары тик сәламәт, көчле  булганнарны һәм спортсменнарны гына аерып алдылар, шул рәвешле мин иптәшләрем белән  66 нчы бригаданың разведротасына эләктем.  Панджшер операциясендә, Ахмад Шах Масуд командалыгы астында булган Әфган маджохедларының кораллы формированиеләренә каршы бәрелешләрдә катнашырга туры килде. Төрле хәлләр булды инде – атышу, засадаларда утыру, кишлакларны дошманнардан чистарту. Барысын да сөйләп бетерү генә түгел, искә алуы да бик авыр... Беләсезме, мин үземнең исән-имин булуымда командирыбыз Александр Гассанның роле зур булды дияр идем. Бу шәхес шул дәрәҗәдә хәрбиләрчә оста җитди фикер йөртә белә иде, ул безне төрле авыр хәлләрдән дә исән-имин алып чыга алды. Мин бүген дә бик рәхмәтле аңа. Лагман провинциясен азат итүгә бәйле вакыйгаларны бүген дә зур тетрәнү белән искә алам.

Дошманнарга каршы бәрелешләр вакытында ике танкның дөге басуында батып калганлыгы билгеле булды. Без үзебезнең БМПларда аларга тиз арада ярдәмгә килдек. Сугыш вакытында минутлар түгел, секундлар хәл иткәнлеген дә аңларга кирәк. Бик оператив булды ул ярдәм. Гранатометлардан атып бара-бара, егетләрне коткарып, техниканы басудан исән-имин чыгара алдык. Безгә, 18-20 яшьлек егетләргә, чит-ят җирләрдә булу, әлбәттә, башта кызык тоелды. Соңыннан менә шундый үлем белән яшәү арасындагы халәткә кергәч кенә кая килгәнебезне аңладык. Тик барыбер, вакыт узган саен бар нәрсәгә күнегәсең икән. Көндезге кызу көннең  дерелдәтә торган суыкларга алышынып торуына да өйрәндек, ләкин курку барыбер бетмәде, безгә даими сак булырга кирәк иде. Җирле халык арасыннан без Әфган сугышчылары белән аралаштык. Алар хәрбиләр түгел, шул кишлакларда яшәүчеләрдән оешкан җирле армия генә инде. Без үзебез кишлакларны дошманнардан чистартуга еш чыга идек. Кызганыч, ләкин менә шул заданиеләр вакытында бик күп дусларны югалтырга туры килде. Якын дустым - Башкортстан егете  Фәнис Гәрәев тә нәкъ менә шулай хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Аның үлеме шулкадәрле аянычлы булды инде... Разведчиклар кишлакка кергәнче, аларның алдыннан һәрвакыт саперлар бара иде, ә бу очракта ни өчендер алар саперларны алмаганнар булып чыкты. Фәнүс капканы тибеп тә ачкан, дошманнар анда мина куйган булганнар, ул шартлап, дустымның аякларын  өзгән. Көчле егет, үзе боксчы... Берара әле ул исән иде, Кабулга вертолет белән алып киткәндә дә аңында яткан, тик язмышы шул булгандыр инде - юлда җан биргән булып чыкты. Авыр, бик авыр иде инде дусларны югалту... БМПда барганда үзебезне дә шартлатканнар иде, бәхеткә, мин контузия белән генә котылып калдым. 1984 елны инде хезмәтемне тәмамлап, туган якларга да юл тоттым. Кайту белән бар теләгем институтны тәмамлау, укытучы булып чыгу иде. 1989 елда читтән торып булса да уку йортын тәмамладым һәм мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башладым. Өйләндем, кызыбыз туды. Ә инде 1994 елны гаиләбез белән Әлмәткә күченеп кайттык. Биредә инде мин УТТ-1 оешмасына каравылга эшкә урнаштым, аннан слесарь да булдым. Шушы оешмадан фатир алдым. Бүгенге тормышым бик яхшы. Мин инде бабай кеше, бер оныгым бар. Әле дә эшлим, «Хәрби туганлык» оешмасында әгъза булып торам. Элеккеге кебек спорт белән бик актив шөгыльләнмәсәм дә, җәяү атлап йөрүгә өстенлек бирәм. Шул рәвешле хәрәкәттә булырга, үземне тонуста тотарга  тырышам, - дип тәмамлады сүзен Әфган ветераны. 

Сергей Шестаков авыр шартларда Ватан мәнфәгатьләрен яклап, хәрбиләрчә югары профессионализм, ныклык һәм рух көче күрсәткән шәхес, ул бүгенге үсеп килүче буын өчен өлге булып тора. Алга таба да шулай булсын, каһарманнарның исемнәрен онытырга хакыбыз юк. 
 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса