Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Күңеленә илһам алып яши

Остакуллар Әлмәт җирлегендә байтак. Алар белән очрашып сөйләшү үзенә күрә җанга рәхәтлек бирә, кызыксыну уята. Эльвира Рафис кызы Смолькова шундыйларның берсе.

Кул эшләренә хирыслык - зур бәхет инде ул. Кием-салым тегәсеңме, бәйлисеңме яки чигәсеңме, төрле эшләнмәләр ясыйсыңмы... 

Күпләр менә шул турыда хыяллана, әмма эшли белми. Мондый эшкә теләк кенә җитми шул, сәләтле һәм маһир булу кирәк. Эльвира үзе шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда эшли. Беренче тапкыр без әлеге яшь, булдыклы ханым белән быелгы шәһәр Сабантуенда таныштык. Музей хезмәткәре милли бәйрәмгә экспонатлар белән берлектә үзенең сокландыргыч матур кул эшләрен дә алып чыккан иде. Әлеге остакул белән якыннан танышу максатыннан без Эльвираны үзебезнең редакциягә кунакка чакырдык. Эше бик тыгыз булу сәбәпле аның белән очрашу мөмкинлеге шушы көннәрдә генә насыйп булды. Редакциядә узган җылы, дустанә әңгәмәдән соң Эльвира Смолькова сумканың бер төре - шоппер бизәү буенча мастер-класс та уздырды. 

Эльвира Лениногорскида дизайнерлыкка укыган, аннан соң «вакытлыча гына» дигән уйлар белән Әлмәт Туган якны өйрәнү музеена килеп эшкә урнашкан. Вакытлыча дип килгән эшкә баш-аягы белән кереп чумгач, аның бар нечкәлекләренә төшенгәч, Эльвира бүген үзен бу һөнәреннән башка күз алдына да китерми булып чыкты. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Кәләй станциясендә яши, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.

  
- Башта эшем турында сөйлим әле. Музей кыйммәтләрен саклаучы буларак, миңа экспонатлар белән күп эшләргә туры килә, без аларны халыктан да кабул итеп алабыз бит, белешмәләрне федераль каталогка кертеп барабыз. Музей фондында 11655 экспонат исәпләнә. Музей экспозицияләрендә аларның аз өлешен генә күрергә була. Бу аңлашыла да, чөнки барлык экспонатны бер бинада урнаштырып бетерү мөмкин түгел. Эшемне бик яратып башкарам. Шушы музейда эшләгәндә кияүгә дә чыктым, балалар да таптым, гомумән, тормышыбыз вакыйгаларга бик бай. Әле менә йорт салу эшләре белән кайныйбыз, хәзер инде өйнең эчке ягын, стеналарын эшләү белән мәшгульбез. Кул эшләре белән дә мин шул декрет ялында утырганда мавыгып киттем. Интернеттан блогерларны карап, эшләнмәләрнең ничек ясалганын өйрәндем, полимер балчыктан ясаган әйберләрем дә бар, крючок һәм энәләр белән бәйләгән, чиккән кул эшләрем дә байтак. Кул эшләренә тартылуым гаиләдән дә киләдер, мөгаен. Әтием дә, әнием дә оста итеп рәсем ясыйлар, әни инде ул балалар бакчасында эшләгәндә дә бөтен эшләнмәләрне үзе иҗат итә иде. Чиккәндә һәм рәсем ясаганда интернеттан орнаментларны карап, сайлап алам. Орнамент ошаса – тулысы белән шуны өлге итеп алам. Ә болай гадәттә мин катнаш элементларга өстенлек бирәм. Әлбәттә, бар нәрсә дә тематикага карап, күңел халәтен эшкә җигеп башкарыла. Чиккәндә мулине җепләрен, ә тукымаларга рәсем ясаганда махсус ручкалар, буяулар, иҗат иткәндә синтетик кисточка кулланам. Аларны заказ белән кайтартам. Эшләремне күреп, «миңа да ясап бир әле» диючеләр булганда, иренмим, танышларыма ясап бирәм. Киемнәргә, сумкаларга чигүләр чигеп бирергә яки рәсем төшерергә кушучылар шактый. Беләсезме, менә бу кул эшләре белән утыруым мине тынычландыра, сабыр булырга да өйрәтә. Эшем буенча төрле чараларда күп катнашырга туры килә. Әле менә күптән түгел генә Грозныйдагы Сабантуйда булып кайттык. Минем гомумән чит җирләргә чыгып йөргәнем булмаганлыктан, шулкадәрле зур вакыйга булды инде ул. Ә инде кеше биеклеге итеп ясап, үзем тегеп, чигеп алып барган милли киемле казымны чечен халкы да, килгән кунаклар да шулкадәрле үз иттеләр, бу минем күңелемне тагын да яңа иҗат эшләренә җилкендереп җибәрде. 

Әлеге казны ясау идеясен музей директоры Айдар Нияз улы үзе тәкъдим итте. Әлеге каз әлмәтлеләргә мурал буларак та билгеле бит әле. Гомумән, җитәкчебезнең алдынгы фикерле булуы һәм тырышлыгы белән без, музей хезмәткәрләре, Әлмәт җирлегендәге милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне халыкка үзенчәлекле рәвештә җиткерергә тырышабыз. Чечняга баргач та, андагы халыкның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән якыннан танышырга тырыштык. Чечен халкының бик дини булуына аеруча игътибар иттем, чөнки намаз вакыты җиткәч, бәйрәмне туктатып тордылар һәм бары тик намаз укылганнан соң гына Сабантуй кабат дәвам итте. Анда хатын-кызлар барысы да ябык киемнән, бездә бит алай түгел, - дип Грозныйдагы Сабантуйдан алган тәэсирләре белән уртаклашты Эльвира Рафис кызы.

Безне һәрвакыттагыча кунагыбызның алдагы иҗат планнары да кызыксындырды. 

- Минем әле башлап, шул килеш ярты юлда ташлап калдырган эшләнмәләрем дә байтак, аларны җиренә җиткереп бетерәсе бар. Озакламый отпускыга китәм. Менә шул чорда минем өчен яңа алым булган ботаник барельефны үзләштерергә уйлап торам. Скульптур пластилинга нинди дә булса төр чәчәкне батырып алганнан соң, аңа гипс агызу техникасы белән башкарылган эшләнмәләр ясау ул. Барып чыгар дип уйлыйм, - дип уртаклашты остакул. 

Һичшиксез, барып чыгачак. Эльвира Смольковага илһам чишмәсенең саекмавын, эшендә дә, иҗатында да яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.
 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса