Ул пешергән ризыкларда балачак тәме бар
Бүгенге язмам аш-су остасы, күпбалалы әни Илһамия Сафина турында.
Булганнан бар да була, диләр. Елховойда уңган халык яшәгәнен ишетеп-күреп белгәнлектән, әлеге авылда туып-үскән кешеләр һәрдаим соклану уята.
Агач осталары, эшмәкәрләр, төрле һөнәр ияләре, дәрә-җәле исемнәргә лаек булган дәүләт эшлеклеләре дә байтак алар арасында. Изге Рамазан ае барган көннәрдә Елховойда туып-үскән, хәзерге вакытта гаиләсе белән Әлмәттә яшәүче әлеге ханым янында кунакта булып, хинкали пешерергә өйрәнеп кайттык.
- Кичке ашка шушындый туклыклы, итле һәм хәләл ризык пешерергә тырышам. Тормыш иптәшем диндә, ураза тота. Кичке якта авыз ачканда аны төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйларга телим. Балалар да үзләренең нинди тәм-томнар ашарга теләүләрен әйтеп торалар. Алар өчен табын көйләп, гаиләмне төрле сый-нигъмәтләр белән куандырып тору үземә дә бик ошый. Инде хәзер таныш-белешләр дә «Илһамия, менә моны, яки тегене пешереп бир әле» дип сорый башладылар. Пешеренү эшенең мәшәкатьле булуын тоймыйм, чөнки мин үзем һөнәрем буенча пешекче бит. Аннан авылда эшкә өйрәнеп үстек. Гаиләдә өч бала идек, әни безне берүзе аякка бастырды дип тә әйтергә була. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң поварлыкка укып чыктым, башта сөт заводында, аннан соң медсанчастьта эшләдем. Медсанчастьтан «Татнефть-УРС»ка күчерделәр. Балалар кечкенә, көн дә эшкә чабам - вакыт җитми. Шунда ирем миңа өйдә утырырга киңәш итте. Өйдә тик кенә утырып буламы соң инде? Балаларның зурларын мәктәпкә озатам, төпчегебез әле өч яшьлек кенә. Аннан инде пешеренү-төшеренү эшләренә тотынам.
Аллага шөкер, таныш-белешләрем ризыкларымны сорап кына торалар. «Син пешергән тәм-томнарда саф авылча, балачак тәме бар. Сере нидә?» дип тә сорыйлар хәтта (көлә). Яшермим, чөнки аның сере бер генә: заказ бирүчеләргә ризыкны мин үз гаиләмә пешергән кебек әзерлим - итен дә, бәрәңгесен дә, башка эчлекләрен дә мулдан салам. Камырын да яратып, җиренә җиткереп ясыйм, басам. Әлбәттә, минем үземнең генә белә торган «фирменный» серләрем дә бар - аларын инде чишмим. Итләр барысы да хәләл, яшелчәләр үзебезнең бакчаныкы.
Аннан соң әле мин кул эшләре белән дә мавыгам. Табаны тире белән эшләнгән, өске өлеше бәйләнгән һәм чуклап ясалган башмакларымны кабат-кабат сорап килүчеләр күп булды.
Заманында чәчкә каптыра торган бантиклар, резинкалар да күп ясадым. Хәзер инде шул пешекчелеккә башым-аягым белән чумдым. Бәлешләр, мантый, пилмән, хинкали, голубцы, төрле эчлекләр белән вареник-лар, сырлы зразылар, котлетлар, пироглар, тортлар пешерәм, салатлар да ясыйм. Аллага шөкер, иң мөһиме - балалар янымда, караулы. Ирем миңа һәрьяклап ярдәм итеп тора. Ул үзе Спас районыннан, «Алнас» заводында эшли. Танышуыбыз бик кызык булды булуын. Без бит башта озак кына вакыт бер-беребезне күрмичә, телефон аша гына сөйләшеп йөрдек. Ә күрешкәннән соң, бер ай да узмады - өйләнешеп тә куйдык. Инде уналты ел матур гына яшәп ятабыз. Ике якны да тигез күреп гомер кичерәбез шулай. Авыл баласы һаман да шул авылга тартыла дигәндәй, барыбер авыл җирлегендә үз йортыбызны төзеп яшисебез килде. Мәмәт авылында җир участогы һәм иске генә бер йорт алдык. Анда да кайтып эшлибез, чәчәбез, уңыш җыябыз дигәндәй. Әни янына да барып, булышкалап торабыз.
Аннан шуны да әйтәсем килә, яшерен-батырын түгел, күп нәрсә гаиләдә хатын-кыздан тора бит. Ул - гаиләнең учагын сүндермичә саклап тотучы. Тормыш бик матур бит ул, алга таба да шулай рәхәт итеп, исән-сау яшәргә генә язсын инде барыбызга да, - дигән теләкләрен юллады пешекче ханым. Әйе, чыннан да, тормышның кадерен белеп, имин булып яшәргә язсын һәрберебезгә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа